Accessibility links

Русия Казакъстаннан гаскәрләрен чыгаруны төгәлләде


Русия хәрбиләрен Казакъстаннан чыгару 13 гыйнварда башланган иде, 19 гыйнварда Русия гаскәрләре утырган соңгы дүрт очкыч Нур-Солтан һәм Алматы һава аланнарыннан очып киткән.

Казакъстаннан Русия гаскәрләре утырган соңгы дүрт очкыч очып киткән, алар илгә Күмәк иминлек турындагы килешү (ОДКБ) миссиясе кысаларында килгән иде. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Очкычлар Нур-Солтан һәм Алматы һава аланнарыннан киткән. Бу очкычларда Казакъстаннан генерал-полковник, Русия һава-десант гаскәрләре белән идарә итүче Андрей Сердюков җитәкчелегендәге хәрбиләр дә очып киткән диелә.

Аның сүзләренчә, миссия уңышлы узган, Русия солдатларына карата "бернинди провокация булмаган".

Саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, Русия хәрбиләре Казакъстан хакимиятләренә Алматыдагы һава аланын күзәтү астына алырга булышкан. Алар шулай ук шәһәрдә урнашкан Русия баш консуллыгын һәм башка хакимият объектларын саклаган.

Русия хәрбиләрен Казакъстаннан чыгару 13 гыйнварда башланды. Аларның төгәл саны әйтелмәде. ОДКБ миссиясе кысаларында Казакъстанга Русиядән, Беларустан, Әрмәнстаннан, Таҗикстаннан һәм Кыргызстаннан барлыгы 2030 солдат һәм 250 берәмлек техника җибәрелде.

19 гыйнварда Казакъстан парламенты Мәҗлесе (түбән пулаты) депутатлары республиканың беренче президенты Нурсолтан Назарбаевның Иминлек шурасында һәм Казакъстанның халыклар ассамблеясендә гомерлек рәислеген гамәлдән чыгара торган канун төзәтмәләрен хуплады.

ОДКБ илләре хәрбиләре Казакъстанга 6 гыйнварда, илдәге тәртипсезлекләрнең дүртенче көнендә, президент Касым-Җомарт Токаев үтенече белән җибәрелде.

Ул шәһәрләрдә "террорчылар" эш итә дип белдерде һәм "тышкы агрессия" белән бәйле рәвештә ОДКБ илләренә хәрби ярдәм сорап мөрәҗәгать итте.

Протестлар Җаңаөзен шәһәрендә, ягулыкка бәя арту сәбәпле башланган иде. Берничә көн эчендә митинглар куәт оешмасы вәкилләре белән кораллы бәрелешләргә әйләнде. Нәтиҗәдә Алматыда мэрияне чолгап алдылар һәм яндырдылар.

Соңгы мәгълүматларга күрә, протестлар нәтиҗәсендә 225 кеше һәлак булган. Авыр һәм аеруча авыр маддәләр нигезендә 695 җинаять эше ачылган, 695 кеше кулга алынган, тагын 85 кеше шикләнүчеләр буларак тоткарланган. Казакъстанда барлыгы ун меңгә якын кеше тоткарланган диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG