Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстаннан ОДКБ миссиясе гаскәрләрен чыгару башланды  


Казакъстанда Русия хәрбиләре
Казакъстанда Русия хәрбиләре

ОДКБ гаскәрләре социаль әһәмияткә ия булган объектларны саклауны Казакъстанның хокук саклау оешмаларына тапшыра һәм, даими дислокацияләре пунктларына кире кайту өчен, хәрби-транспорт очкычларына техника һәм хәрби хезмәткәрләрне төяүгә әзерләнә диелә. 

Казакъстанның 14 төбәгендә террорчылыкның "кискен кызыл" куркыныч дәрәҗәсе гамәлдән чыгарылган. Бу хакта республиканың Дәүләт иминлеге комитеты хәбәр итә. Аерым алганда сүз илнең башкаласы Нур-Солтан һәм Шымкент шәһәре турында бара. Өч төбәктә - Алматыда, Алматы һәм Җамбыл өлкәләрендә куркыныч вазгыять саклануын дәвам итә. Анда әле дә "террорчыларны һәм киңкүләм тәртипсезлекләр чорында башка төрле җинаять эшчәнлегенә катнашы булган затларны" тоткарлаулар дәвам итә.

12 гыйнварда Казакъстанның мәгълүмат чаралары талауларда һәм бәрелешләрдә катнашуда шикләнелгән тагын 1700 кешенең тоткарлануы турында хәбәр итте. Шул рәвешле тоткарланучыларның гомуми саны 10 мең тирәсенә җитте.

Казакъстанның Баш прокуратурасы сайт эшләтеп җибәргән, анда кешеләр аноним рәвештә тәртипсезлекләр турындагы видеолар, фотолар һәм аудиоязмаларны йөкли ала.

2 гыйнварда Казакъстанның көнбатышындагы Җаңаөзен шәһәрендә башланган протестлар башта тыныч кына узды. Каршылык чараларында катнашучылар сыекланган газга бәяләр ике тапкырга артуга канәгатьсезлек белдерде.

Берничә көн эчендә протестлар сәясиләште, каршылык чараларында катнашучылар Казакъстанның беренче президенты Нурсолтан Назарбаевның сәясәттән китүен, ил президенты Касым-Җомарт Токаевның отставкасын һәм үз эченә яңа демократик сайлаулар уздыруны алган сәяси реформалар таләп итте.


5 гыйнвар кичендә, хөкүмәт көчләре Казакъстанның иң эре шәһәре Алматыда идарәне югалта башлаганнан соң, Токаев Күмәк иминлек турындагы килешү оешмасы (ОДКБ) илләреннә Казакъстанга хәрбиләрен җибәрү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

7 гыйнварда Казакъстанга ОДКБның биш иленнән гаскәрләр җибәрелде, аларның нигезен Русия хәрбиләре тәшкил итә.

11 гыйнварда Токаев ОДКБ миссиясенең төгәлләнүен белдерде.

Русиянең саклану министрлыгында хәбәр итүләренчә, ОДКБ гаскәрләре социаль әһәмияткә ия булган объектларны саклауны Казакъстанның хокук саклау оешмаларына тапшыра һәм, даими дислокацияләре пунктларына кире кайту өчен, Русия һава-галәм куәтләренең хәрби – транспорт очкычларына техника һәм хәрби хезмәткәрләрне төяүгә әзерләнә.
Алданрак гаскәрләрне һәм техниканы чыгару ун көннән дә озакка сузылмаячак дип хәбәр ителгән иде.

Казакъстанның элеккеге президенты Нурсолтан Назарбаевның кече кызы Алия Назарбаева 13 гыйнварда Instagram-да пост чыгарды, анда ул илдәге протестларга карата беренче тапкыр фикер белдерде. Ул булган хәлләрне "фаҗигале вакыйгалар" дип атаган һәм һәлак булучыларның гаиләләренең кайгысын уртаклашкан. "Тыныч вакытта кешеләрнең үлүе – дөрес әйбер түгел", дип язган Назарбаевның кызы.

Протестлар һәм тәртипсезлекләр вакытында Казакъстанда үлүчеләрнең саны турында рәсми мәгълүмат юк. Алданрак 164 кешенең үлүе хәбәр ителгән иде. Хакимиятләр чыгарылган статистиканы "техник хата" дип атады.

Президент Токаев Казакъстандагы протестларны һәм тәртипсезлекләрне дәүләт түнтәрелеше ясарга тырышу дип атады.

Токаев белдерүенчә, тәртипсезлекләрдә чит ил кешеләре дә катнашкан, аларны ул террорчылар дип атады. Тәгаен генә нинди чит илләр турында сүз баруын президент әйтмәде.

Протестлар вазгыятендә Токаев хөкүмәтне таратты һәм Назарбаевны илнең иминлек шурасы башлыгы вазифасыннан читләштерүе турында игълан итте.

Шул ук вакытта дәүләткә хыянәт эше нигезендә Дәүләт иминлек комитетының элеккеге җитәкчесе Кәрим Масимов тоткарланды, аны көч кулланып хакимиятне яулап алырга тырышуда шикләнделәр.
Масимов – Назарбаев идарә иткән соңгы елларда иң сүзе үтә торган сәясәтчеләрнең берсе иде. Ул ике мәртәбә Казакъстанның премьер-министры һәм президент хакимияте җитәкчесе булды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG