Accessibility links

Кайнар хәбәр

"45 яшьтән өлкәннәрнең кадере артты." Пандемия хезмәт базарын ничек үзгәртте


Пандемия хезмәт базарына ничек йогынты ясады? Кемнәр эшләрен югалтты, ә кемнәр өчен, киресенчә, ул үсеш һәм яңа һөнәр үзләштерү елы булды? Бу хакта "Татарча подкаст"та сөйләштек.

Халыкара хезмәт оешмасы дөньяда хезмәт базарындагы үзгәрешләр турында хисап чыгарды. Пандемия китергән эшсезлек дәрәҗәсе бераз кимесә дә, 2019 ел белән чагыштырганда 52 млн эш урыны кыскарган. Быел дөньяда 207 млн кеше рәсми рәвештә эшсез булып теркәләчәк дип фаразлана. Бу соңгы ике елдагы саннардан кимрәк, ләкин 2019 ел белән чагыштырганда 189 млнга күбрәк.

Шул ук вакытта илдән-илгә күрсәткечләр аерыла. Мәсәлән Британиядә, киресенчә, эшче куллар җитми. Анда эш бирүчеләр хезмәт хакларын күтәрергә мәҗбүр. Русиядә дә андый өлкәләр бик күп. Русиядәге хәлләрне халыкара хезмәт оешмасы башлыгы Гай Райдер демография белән бәйләп аңлата. Мәсәлән, быел эшкә яраклы яшьтәге кешеләр саны 2,7 процентка кыскарачак. Моңа мигрантлар санының да кимүе сәбәпче.

Зыянның иң зуры туризм, җәмәгать туктлануы, халыкара транспорт өлкәсенә тиде. Ә менә коммуникацияләр, IT-өлкәләрендә, киресенчә, эшче куллар җитми. Монда хезмәт хаклары да югары.

Пандемиянең тагын бер үзенчәлеге - ул югары квалификация таләп ителмәгән хезмәткәрләргә ихтыяҗ артты. Мәсәлән, курьерлар, йөкчеләр, такси йөртүчеләр һәм башкалар.

Head Hunter эш эзләү порталының аналитика департаменты җитәкчесе Наталья Данина сүзләренчә, курьерлар, яңа гына эшли башлаган IT белгеч дәрәҗәсендә хезмәт хакы ала.

Үзизоляциягә 30 хезмәткәр белән кердек, 70 кеше булып чыктык

"Татарча подкастта" катнашучы федераль күчемсез милек ширкәтенең Казандагы бүлеге мөдире Җәмилә Зарипова сүзләренчә, пандемия оешмага тискәре йогынты да ясаган, уңай яклары да булган.

Җәмилә Зарипова
Җәмилә Зарипова

"Килешүләр әзрәк булды, кешеләр фатир алырга дип беренче кертемгә җыйган акчаларын пандемия вакытында ашап бетерде. Ләкин без барыбер көчлерәк ширкәткә әйләндек. Үзизоляциягә 30 кешедән торган команда белән кердек, ә 70 кеше булып чыктык. Күп җирдә кыскартулар башланды, күп оешмалар хезмәт хакын түләмичә ял итүгә күчте. Без бу вакытта нишләдек? Бөтен бизнес-процессларны яңадан сүтеп кордык. Клиентлар белән онлайн эшләдек, онлайн киңәшләр бирдек, онлайн килешүләр төзедек, фатирларны онлайн күрсәттек. Команданы укытуны дәвам иттек. Ә иң мөһиме, риэлторлыкка укыту өчен онлайн курс төзедек. Күп итеп кеше җәлеп иттек. Атна саен яңа төркем укыттык. HR-белгече сәгать саен бер әңгәмә уздыра иде. Шулай итеп Zoom аша эшләргә өйрәттек. Үзизоляция бетәр, без укыткан кешеләр офиска чыгарлармы дигән курку бар иде. 100дән артык кешенең бөтенесе дә чыкмады, әмма 40 кеше чыкты. Мәдәният, мәгариф өлкәсеннән күп кеше килде", ди Зарипова.

Пандемия хезмәт базарына нинди йогынты ясады
please wait

No media source currently available

0:00 0:43:13 0:00

62 яшьлек элекке физкультура укытучысы - иң яхшы риэлтор

Җәмилә Зарипова сүзләренчә, хәзерге вакытта 5 ел университетта укып, аннары 30 ел мәктәптә яки заводта бер вазифада гына эшләү күренеше юкка чыгып бара. Дөнья үзгәрә. 45 яшьтән соң дә тормышларын үзгәртүчеләр бар һәм алар өчен мөмкинлекләр бар ди ул.

"Күп оешмалар шушы яшьтәге кешеләрне җәлеп итә, хәтта махсус эзли. Укыта, өйрәтә һәм эшкә чыгара. Мисал өчен, бездә Вячеслав Песков - Татарстанның атказанган укытучысы, физкультура укытучысы эшли, гомере буена сыйныф җитәкчесе булып эшләгән. Аңа 62 яшь һәм ул бүген шәп риэлтор. Безгә эшкә урнашканда без аны компьютер кабызырга, ватсап белән эшләргә өйрәттек, ә хәзер ул безнең махсус компьютер програмында рәхәтләнеп эшли, яшьләрне өйрәтә. 40-45 яшьтәге кешеләрнең тагын бер үзенчәлеге бар, әгәр ширкәт аларга яхшы мөнәсәбәттә була икән, аларны эшкә өйрәтергә әзер икән, бу кешеләр ширкәт эшенә дә җаваплы карый, рәхмәтле булып эшли. Өйрәтергә авыррак, ләкин соңыннан алардан да нәтиҗәлерәк кешеләр юк", дип сөйләде Җәмилә Зарипова.

Яшьләр эшкә ашкынып бармый

Җәмилә Зарипова сүзләренчә, күп яшьләр эшләргә атлыгып тормый. 90нчы елларда демографик чокыр булды, бүгенге көндә шушы вакансияләргә килергә тиешле 25-30 яшьлекләр, алар кешеләр тумый калды. Булган яшьләр үзләренең көчле якларын әйбәт аңлыйлар. Аларның төп өстенлеге — яшьлеге һәм энергиясе. Алар озын адаптация чорын узарга әзер түгел. Аларга бүген үк зур хезмәт хакы кирәк. Дөрес, барысы да андый түгел, әлбәттә.

Яшьләрне җәлеп итеп була, ләкин алар өчен заманча шартлар тудырырга кирәк. Аларның амбициоз мәсьәләләр хәл итәсе, проектлар җитәклисе килә, кыскасы, дөньяны коткарасылары килә. Әгәр оешма андый эш тәкъдим итә ала икән, бу бик шәп. Дөресен әйткәндә, мин андый яшьләр белән сокланам гына.

Нинди һөнәрләр югалачак, кайсылары үсеш алачак

SuperJob рекрутинг порталына нигез салучы һәм җитәкчесе Алексей Захаров IT белән бәйле бөтен һөнәрләр кирәк булачак дип саный. Ә менә хисапчы һөнәре югалырга мөмкин, чөнки документлар да электрон әйләнештә йөри башлады. "Бухгалтерия бизнеска кирәкми, ул хакимиятләргә кирәк. Баш бухгалтер - ул оешма салымнарны урламасын өчен дәүләт тарафыннан куелган шымчы. Хәзер дәүләт мәгълүмати технологияләр ярдәмендә бөтен оешмаларны күзәтеп бара ала. Финанс менеджемнт беркая да китмәячәк, ә хисапчы китәчәк", ди Захаров.

Җәмилә Зарипова сүзләренчә, әлеге булган һөнәрләрнең күбесе әле озак вакыт калачак. Әгәр ниндидер яңа һөнәр барлыкка килә икән, без аңа әзер булачакбыз. Ген инжнериясе белгечләре, галәмне өйрәнүчеләр, кеше гомерен озынайтуга һәм тормыш сыйфатын арттыруга, экологияне саклауга бәйле һөнәрләргә ихытяҗ булачак. Иң мөһиме фундаменталь белемле белгечләр, табиблар, инженерлар һәрвакыт кирәк. Ләкин soft skills да фундаменталь белем кебек үк тигез дәрәҗәдә кирәк. Эмоциональ интеллекты үсештә булган, яхшы сөйләшә белүче, стресска каршы торучан кешеләр һәрвакыт кирәк.

Шулай ук кешеләргә ярдәм итү белән бәйле һөнәрләр дә юкка чыкмаячак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG