Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пандемия: кем отты, кем батты?


Казан күренеше, архив фотосы

2020 елга нәтиҗә ясауны дәвам итәбез. Декабрьнең соңгы көннәрендә эшмәкәрләр дә "чебешләрен" саный. Бу ел кемгәдер зур югалтулар алып килсә, икенчеләр яхшы уңышларга ирешкән икән. Азатлык төрле өлкәдә хезмәт куючылардан бу елның нәтиҗәләре хакында сорашты.

Татар эстрадасында иң популяр җырчыларның берсе Фирдүс Тямаев пандемия вакытында да эшсез ятмаган, хәзер авыллар буйлап концерт куеп йөри.

— Эшлим дигән кешегә һәрвакыт эш бар, ул үзенә һәрчак шөгыль таба. Ярты ел буе концерт куярга ярамаган чакта да тик ятмадык. Кулдан бер өй сатып алган идем, шуны сипләдек. Үземнең төркем шунда эшләде. Концерт булмавы шәхси эшләрне эшләргә яхшырак та булды әле ул. Ә менә хәзер Татарстанда концертлар белән йөрергә рөхсәт. Декабрьдә безнең 22 концерт: авылларда, районнарда йөрибез. Моңа кадәр авылларга барабыз дип вәгъдә итеп йөри идек, менә вакыты килеп җитте. Тамашачы курыкмыйча концертларга йөргәч, бу минем өчен зур бәхет. Төркемемне эштән туктатканым юк. Авылларда акчасы әзрәк керсә, хезмәт хакын әзрәк түлим – шул гына. Барыбер бот күтәреп яту түгел, – ди Фирдүс.

Ул финанс яктан да артык зур зыян күрмәвен әйтә. Зур шәһәрләрдә карантин башланыр алдыннан гына куелган концертлар җырчы өчен уңышлы булган.

Фирдүс Тямаев
Фирдүс Тямаев

— Керемнәр кимеде инде, сүз дә юк, әмма башкалар белән чагыштырганда алай ук зур зыян күрдем дип әйтә алмыйм. Мин бит иң зур концертларымны мартта куеп өлгердем: 10 көн – Казанда, 10 көн Чаллыда аншлаг белән концерт куйдык. Түбән Камада да булдым. Сентябрьдә концерт куярга ярый башлау белән иң беренче Татарстанда да, Башкортстанда да концертларны мин куйдым. Әле дә безне Башкортстанда дистәләгән концерт көтә. Билетлары сатылган һәм алар бүген дә кире кайтармый тотып тора. Әйе, быелгы "Ялгыз торна" програмы әле 70-80% татар дөньясында куелмаган, инде икенче сезонга яңа програм әзерләргә кирәк. Аны өлгертә аламмы, әллә Казан белән Чаллыда мартта буласы концертларны ноябрьгә күчерергәме – шуларны уйлыйм, - диде ул.

Фирдүс Инстаграм аккаунтында челтәрле маркетинг продукциясенә реклам да ясаган иде. Шул хакта сорагач, ул эшнең ояты булмавы, аның да өстәмә керем булуы турында сөйләде.

— Август аенда төркемем белән NL челтәрле маркетингында теркәлдек. Ипилек-тозлык булса да акча кереп бармасмы дигән идем, яхшы гына эшләп торалар, аннан да өстәмә керем бар. Эшнең ояты юк бит аның. Элек мин Инстаграм сәхифәмдә бөтенләй бернинди реклам бирми идем, хәзер аңа да урын бирәм. Үз көче белән эшли торган кешенең хезмәтен күрергә тиешләр, без бер-беребезгә ярдәм итеп яшәсәк кенә үсә алабыз дип саныйм. Теләсә-кемгә реклам ясамыйм инде. Мәсәлән, бер кыз бик сыйфатлы спорт киемнәре тегүе турында сөйләп, продукциясен халыкка күрсәтүне сорады. Ул аны үз кулы белән тегә, ничек тә яшәргә тырыша, нигә әле реклам бирмәскә? Икенче берәү кулы белән пилмәннәр ясап сата, аңа да ярдәм итәсем килде, - ди Фирдүс.

Ул коронавирус белән чирләве аркасында тормышка карашы үзгәрүен дә сөйләде.

— Мин үзем августта коронавирус белән чирләдем. Үпкәм 25% зарарланган иде. Ул нервларга бик зур йогынты ясый икән. Бер ай стресста йөрдем: эшлисе, яшисе килү сүрелә башлады, ниндидер аңлатып булмаслык үзгәреш сиздем үземдә. Чирләгәндә дә, үләргә вакыт җитте микәнни инде, азагым шушы микән, дип уйлап яттым. Чирләп чыккач тормышка мөнәсәбәт бик үзгәрде, аның кадере барлыкка килде, хәзер мин концертны да башкача алып баруымны тоям. Концертларда мин тамашачыны бар авырлыкны узып яшәргә, алга атларга өндим, без әле яшибез, тагын очрашабыз, башны аска ияргә ярамый, дим. Башта "сәясәт кенә ул, маска нәрсә инде" дип кул селтәп йөргән идек, хәзер тамашачы да концертка битлекне үзе киеп килә, әйтәсе дә юк, — ди Тямаев.

"Керемебез кимендә ике тапкырга кимеде"

Туризм өлкәсе өчен 2020 ел коточкыч авыр килде. Ел башында ук чикләр ябылды һәм әле дә ачылып бетмәде. Җәйге ял сезонында эчке туризмга игътибар юнәлтергә тырыштылар, әмма бәяләре моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә югары иде. Әле дә бәяләр зур һәм сайлау мөмкинлеге дә чикле: бүген Казаннан нибары Төркия, Мальдив утраулары, Куба һәм Танзаниягә генә очып була.

Тур-агентлык җитәкчесе Владислава Сәетова туризм өлкәсендәге авырлыклар, бу юнәлештәге эшмәкәрлекнең әле генә көч-хәл белән аякка басарга тырышуы турында сөйләде.

Владислава Сәетова
Владислава Сәетова

— Бу елны бик авыр кичердек, чөнки бар чикләр ябык иде. Ул әле дә ачылып бетмәде. Минем агентлыкны гына алсак та, берничә ай рәттән бернинди гариза булмады. Аннары июнь-июльдә эчке туризм җанланып китте. Әмма бу да читтән бик кызганыч хәл кебек күренде: беренчедән, Сочи һәм Кырымга гына очу мөмкинлеге бар һәм, икенчедән, аларның да бәяләре бик югары иде. Мәсәлән, Кырымдагы бер палатка урыны, билгеле бер вакытка башка елларда 10 мең торса, быел ул 30-40 мең сум чамасына җитте. Кунакханәләр дә бәяне бик арттырды, шуңа өстәп тур-операторлар үз процентларын күтәрде. Бар кеше Төркия ачылуны көтте. Бүгенгедәй хәтерлим: Мәскәүдән беренче очкыч Төркиягә 10 августта очты, аннары Казан һәм Петербурдан да оча башладылар. Ләкин күп шәһәрләр ябык килеш калды. Мәсәлән, шул ук Уфа ябык иде. Күпләр Мисыр ачылуын көтте, әмма ул әлегә кадәр ачылмады. Әлбәттә, теләгән кеше урау юллар белән Мисырына да, Доминикан, Мексикага да оча ала, әмма бу уңайсыз һәм кыйммәтрәк чыга, - ди Владислава.

Ул әйтүенчә, 2020 елда тур-агентларның төп эше – быелгы турларны киләсе елга күчереп утыру булган. Юлламаларның бәяләре үзгәртелмичә, алар киләсе елның нәкъ шул датасына күчерелгән генә. Әлбәттә, хәзер инде моны эшләү мөмкин түгел, бу билгеле бер вакыт чикләрендә генә рөхсәт ителгән. Турларын күчерергә өлгермәгән кешеләрнең акчасы депозит булып тур-оператор хисабында эленеп калган. Ял итәргә теләүчеләр шул бәягә яки аңа өстәп, киләчәктә яңа тур сатып алырга мөмкин. Ә инде акчасын кайтарам дигән кеше аны киләсе ел азагына гына кайтара алачак. Бу хөкүмәт керткән карар белән дә бәйле.

Әгәр ял итәргә юллама алучылар барысы берьюлы тур-операторларга акчаны кайтаруны сорап мөрәҗәгать итсә һәм хөкүмәт моңа үз карары белән чик куймаса, илдә туризм үләчәк иде, дип саный Сәетова.

Ул быел кеременең дә сизелерлек кимүен әйтте.

— Узган елгы керемем белән быелгысын санап чагыштырганым юк, әмма аның кимендә ике тапкырга кимүен тәгаен беләм. Тур-агентлар өчен иң кайнар вакыт май-июльдә иде. Ул чакта без алай ук эшли алмадык. Ә менә август-октябрьдә халык булып алды. Ләкин ул өч ай вакыт еллык керемне тутыра алмый билгеле. Аннан соң чикләр ачык булса да, кеше барыбер чит илгә очарга курка. Югыйсә куркасы юк, отельләр дә аэропортлар да саклык чаралары ягыннан бик яхшы тәэмин ителгән, - ди Владислава.

"Битлек тегү әле дә актуаль"

Һөнәре буенча туризм һәм кунакханә өлкәсендә икътисадчы-менеджер булган Розалия Шириязданова пандемия башланганда декрет ялында була һәм карантин игълан ителгәнче үк битлекләр тегүгә керешә. Менә хәзер ел азагына ул берничә кешегә эш бирүче җитәкче булып җитешкән.

Розалия Шириязданова
Розалия Шириязданова

— Бу ел башына кадәр тегүчелек белән җитди шөгыльләнгәнем дә булмады. Әни гомере буе заказга текте, ул профессионал, шуннан өйрәнеп үстем. Үземнең дә тегү машинам бар иде. Тәрәзә пәрдәләре, чалбар-күлмәкләр кыскартырга кирәк булганда тегә идем. Ә болай минем рәсми эшем бар, әлегә декрет ялында идем. Бала белән өйдә утырганда битлекләр тегү бизнес-идеясе туды. Кулланучы буларак та аңлый идем: даруханәләрдә битлек табып булмый, бәяләре үсә, димәк, бу иң кирәкле тауар булачак. Нишләп әле үземә дә тегеп карамаска? Әнигә тәкъдим иттем дә һәм без, чын мәгънәсендә дүрт куллап шушы эшкә тотындык. Теккән битлекләрне сату өчен инстаграмда аккаунт булдырдым һәм шуны үзем үк рекламалый да башладым. Иң беренче вакытта вак заказлар булды: кеше үзенә һәм гаиләсенә 5-10 данә сатып ала иде. Көн саен шундый 50-70 заказ ала башладык. Әлбәттә, көн-төн эшләп тә ул кадәр заказны тегеп җитешә алмый идек, шуңа өстәмә тегүчеләр табарга туры килде. Миңа "Чудо-мама" дип аталучы мөмкинлеге чикле бала аналары ассоцияациясенә мөрәҗәгать итәргә киңәш бирделәр. Ул аналар графиклы эшкә йөри алмый, ә өйдән торып эшли ала. Гомумән, алар эшкә бик мохтаҗ һәм мин әкренләп аларны да эш белән тәэмин иттем, - дип сөйли Розалия.

Нәтиҗәдә, ул үзмәшгуль булып теркәлеп, юридик оешмалар өчен дә битлекләр тегә башлаган. Иң арзан битлекләр 130 сумнан йөрсә, чигүле, сәйләннәр, ташлар белән бизәлгәннәре 600-700 сумга сатылган. Оешмалар өчен тегелгән брендлы битлекләрне 420 сумнан җибәргәннәр.

— Битлекне күпләп тегү — әле дә бик актуаль бизнес. Гади кешеләр гадәти чүпрәктән туеп, төрле бизәкле, язулы, чигүле битлеккә заказ бирә. Юридик оешмалардан да заказлар арта, чөнки маска хәзер униформаның бер өлешенә әверелде бит. Алар үз брендлары, логотиплары белән тектерә. Мин хәзер үзем текмим, бу процессны җитәклим генә. Декрет ялым беткәч эшкә дә чыгачакмын, бу эшне дә дәвам итәргә уйлыйм. Күпме маска тегүебезне конкрет сан белән әйтә алмыйм инде, әмма ул аена мең маска гына да түгел. Шуңа мин бу елны уңышсыз килде дип әйтә алмыйм. Иремнең эшендә кыенлыклар килеп чыкканда да бу эш безнең өчен бик яхшы керем чыганагы булды, - ди Розалия Шириязданова.

"Пандемиядә өстәмә эш урыннары булдырдык"

"Roll House" кафесы мөдире Ренат Фәхриев тә быелгы пандемия аркасында зыян күрмәдем дип белдерә. Кафе электән үк ризыкны өйгә илтеп бирү юнәлешендә эшләгән. Аның интернетта үз сайты, социаль челтәрләрдә сәхифәләре булган, алар интернет аша кулланучылар арасында төрле бәйгеләр дә уздырганнар. Пандемия шартларында әлеге кафеның заказлары арткан һәм алар хәтта өстәмә эш урыннары тәкъдим итә алган.

"Roll House" кафесы
"Roll House" кафесы

— Ел гадәти башланды, ә менә карантин кертелгәч башта югалып калдык. Безне дә ябарлар дип уйлаган идек, әмма күпчелек рестораннар ябылган вакытта да безгә эшләргә ирек бирделәр. Рөстәм Миңнеханов та ризыкны илтеп бирү форматында эшләүчеләрне хуплады, аларга эшләргә рөхсәт булуы турында сөйләде. Бу безнең өчен бик куанычлы яңалык иде. Беренче мәлдә заказлар бик күп булмады, ә менә ике-өч атнадан халык заказ бирә башлады. Ул вакытта без хәтта өстәмә эш урыннары тәкъдим итә алдык – ризыкны илтеп тапшыручылар кирәк булды. Аларны саклану чаралары белән тәэмин иттек, ризыкларны өстәмә пакетларга төрдек. Без әзерләгән ризыкка сорау күп булгач, бәяләрне дә 10-20 процентка төшерә алдык. Карантин шартлары бераз йомшаргач, кеше урамга чыгып йөри ала башлагач, эшләр яхшыра төште. Еллык нәтиҗәләр буенча, артык зур өстәмә керем алдык дип әйтә алмыйм: 2019 ел белән чагыштырганда бер үк дәрәҗәдә дип әйтергә мөмкин, - ди Ренат Фәхриев.

Ел азагына бу эшмәкәрнең яхшы яңалыгы да бар: Казан шәһәрендәге ике ноктаның берсен үзгәртеп корып, "City FOOD" ясарга уйлаганнар.

— Быел Адоратский урамындагы ноктабызда арзанрак бәяләр белән "City FOOD" ачабыз. Анда аш бүлмәсе зуррак, шуңа мөмкинлекләр дә зур. Ул бүлекчәбез дә заказны кабул итеп, ризыкны илтеп тапшыру форматында эшләячәк. Меню күпкә төрлерәк булачак һәм бәяләрне дә төшерәбез. Кичә Русия президенты да әйтте бит: "Пандемия аркасында кешенең айлык кереме кимеде", диде. Моны без аңлыйбыз һәм нәкъ шуны истә тотып, бюджетлырак сегмент эшләргә уйладык, - ди Ренат.

Азатлык ритуаль хезмәт күрсәтү үзәкләре белән дә элемтәгә чыгып карады, әмма икесендә "эш күп, вакыт юк" булу сәбәпле сөйләшә алмадылар. Өченчесендә: "Хәтта реклам ясыйбыз дисәгез дә, комментар бирмибез, без бүген рекламга мохтаҗ түгел", - дип җавап бирделәр.

Коронавирус нәрсә ул?

Коронавирус дип генетик яктан бер-берсенә якын булган вируслар төркеме атала. Алар аерым хайваннарга һәм кешегә йога ала. Кайчак андый йогу ачык билгесез уза, кайчак салкын тию рәвешендә сизелә. Авыр очракларда инфекция пневмониягә китерә ала, ул исә кешенең үлеме белән тәмамланырга мөмкин. Чирнең авырлыгы вирусның төреннән һәм штаммыннан, организмның үзенчәлекләреннән тора.

Төп симптомнар:

  • югары температура
  • коры ютәл
  • хәлсезлек
  • тән сызлау

Саклану чаралары:

  • гигиена (кул юу, авыз-борынга тимәү)
  • башкалардан ара тоту ( кимендә 2 м)
  • кеше күп җыелган урыннарга бармау
  • витаминга бай җиләк-җимеш, яшелчә ашау
XS
SM
MD
LG