Accessibility links

Кайнар хәбәр

Юмор остасы Юнир Салаватов: "Кар көрәп алган 14 мең миңа җитә"


Юнир Салаватов
Юнир Салаватов

Быелгы карлы кышта Башкортстанда урам җыештыручыларга кытлык сизелде. Түбән хезмәт хакына авыр физик эшкә барырга теләүчеләр күп түгел. Азатлык сәхнәдән китеп әлеге һөнәргә күчкән башкорт эстрадасының күренекле юмористы Юнир Салаватов белән әңгәмә корды.

— Пенсиягә чыккач, оныкларны балалар бакчасына, мәктәпкә йөртергә туры килде, шуңа сәхнәне ташладым, дип башлады сүзен Юнир әфәнде. – Хатыным өйдә кул кушырып утыра алмау сәбәпле, миңа әйтми генә күрше йортлардагы подъездларны юа башлаган. Сизеп калгач, аны кызганып, ярдәм итә башладым. Шуннан мине урам себерүче итеп чакырдылар. Мин берничә кеше эшли торган мәйданны берүзем җәен себереп, кышын кардан тазартып тордым. Моның өчен 30-40 мең хезмәт хакы алдым. Сәхнәдә ул кадәр акча эшләп булмый, җан да тыныч. Узган көз авырып киттем, операция уздырдым. Хәзер коммуналь хуҗалыкта эшләмим, бер оешманың ихатасындагы карны көрим. Хезмәт хакым 14 мең. Миңа җитә, акча өчен эшләмим, һавада тик йөргәнче файдам тисен дип эшлим.

Урамнан узучылар таныйлардыр?

— Кемнәрдер "Әстәгъфирулла, Юнир Салаватов бит бу!" дип аптырый, икенчеләре танырга тырыша. Балалар мине мыекларыма була "Чапаев" дип атый. Мин урам себерүче эшеннән оялмыйм. Чөнки бик авырлыклар күреп үсәргә туры килде.

Шулар турында да бүлешсәгез иде.

Колхозның урмандагы мунча зурлыгындагы йортында өч тол хатын гаиләсе бергә яшәдек

— Мин 1948 елда – Икенче дөнья сугышы тәмамлануга өч ел тулгач туганмын. Авылда ачлык, ялангачлык хөкем сөрә иде. Кешеләрнең көндез кияргә дә, төнен баш астына салып ятарга да бер күфәйкәләре генә бар. Сугыштан кайтканнар шинельләреннән файдаланды. Колхозның урмандагы мунча зурлыгындагы йортында өч тол хатын гаиләсе бергә яшәдек. Киемебез булмау сәбәпле, без, балалар, кыш буена өйдән чыкмый яттык. Кояш яктылыгын, тирә-якны, мал-туарны күрер өчен туңган тәрәзә пыяласын тын белән өреп җылытабыз. Ул эрегән урын бик тиз кабат боз белән каплана.

Йорттагы ике баланың гел елаулары истә калган. Алар бәллүдә (бишектә) ята иде, озак тормый тынып калдылар. Әниләренең сөте җитмәү, тәрбия һәм медицина көчсез булу сәбәпле, алар мәрхүм булды. Колхозда сыер фермасы булуга карамастан анда эшләүчеләрнең балалары да ачтан үлә иде. Чөнки кануннар каты. Мин ачлыкны җиңәр өчен күп итеп су эчә идем. Яз җитеп, тау битләүләрендә җир кипкәч, яланаяк чыгып кояшта җылынабыз. Балаларның йөзләре ап-ак, муеннары нәзек агач ботагы кебек серәеп тора. Июнь аенда урманда юа, какы, кымызлык, кәҗә сакалы, балтырган ише үләннәр чыккач, аякларга хәл кереп, йөгерешеп уйный башлый идек.

Юнир Салаватов
Юнир Салаватов

Шундый тормыштан артист булып китү җиңел булмагандыр?

— Мин урман, таулар арасында үстем. Ул чакта безнең Бөрҗән ягы бик алдынгы булмады. Мәктәптә укыганда агроном, тракторист, тәкә печүче кебек һөнәрләр барлыгын белә идем. Безне дә шул язмыш көтә иде. Артист һөнәре хакында телгә алучы да булмады. Актерлыкка имтихан бирергә килгәндә минем бер әзерлегем дә юк иде.

— Этюд эшли беләсеңме? – дип сорады имтихан алучы агай.

— Ә нәрсә була ул? – димен. Комиссиядәгеләр бер-берсенә карашып куйдылар.

— Көрәшә беләсеңме?

— Әйе, көрәшкән бар, – дидем миңа сорау биргән агайга карап. – Әйдә, чык, көрәшербез. Тастымал юктыр инде, чалбар каешы белән генә дә була, – дип аның аелын ычкындыра башладым. Комиссия әгъзалары күмәкләп көлеп җибәрде.

— Үзең генә көрәшне күрсәтә аласыңмы?

— Алам, – дип, көрәшкә әзерләнгәндәге кебек чалбар балакларын күтәреп, күлмәкне салып ташлап, мәйдан тирәсендә әтәч кебек кабарынып йөри башладым. Шуннан сөлге ураган булып, "дошман"ның биленнән алып күтәреп ата алмыйча җәфаланып, чак җиңә алуын күрсәттем. Комиссиядә утырганнар күмәкләп көлеп, ат җигү күренешен күрсәтүемне сорадылар.

Ат җиккән хәрәкәтләрне күз алдына китереп: атка ияләшкән кигәвеннәрне куып, малкайны иркәләп, шлея кидереп, атны тәртә арасына кертеп, ыңгырчакны салып, аякны терәп камыт каешын тарттырып, дилбегә тагып, арбага биш баламны күтәреп утыртып, бичәкәйне йомшак урын җәеп, "фю-ю-ю малкай" дип китеп бардым.

— Балаларың нигә күп шулай? – дип сорады берсе.

— Бичәм шулай тудыра, – димен.

— Үзең малай гынасың, биш балаң бармы?

— Мин биш балалы Сәфәргали агайның ат җиккәнен күрсәттем, – дидем.

Төрле вакыйгаларны, кешеләрнең характерларын, психологик халәтләрен бер җепкә тезеп күз алдына китерү сәләте – артист өчен иң төп таләп. Шушы сыйфатларны миндә күреп, бу егет артист булала дигән ышаныч белән мине укырга алганнардыр инде.

Юнир Салаватов
Юнир Салаватов

Юморист сәләте кайчан ачылды?

— Балачакта андый жанр барлыгын белмәдем. Дөрес, олыларның шаяртып сөйләшкәннәрен ишетеп үстем. Район гәзитенә хәбәрләр җибәрә идем. Авылдагы җитешсезлекләр турында бераз шаяртып яза идем. Профессиональ юморга килгәндә, ул филармониядә Кәтүк Баганайсыз калганнан соң, аның белән эшләүдән башланды.

—​ Сәхнә юморын язарга нәрсә этәрде? Ул елларда сатира-юмор өлкәсендә иҗат итүче язучыларга кытлык юк иде кебек.

— Әсәрләр юклыгы, булганнарының канәгатьләндермәве кулга каләм алырга мәҗбүр итте. Ләкин баштагы мәлләрдә язганнарымны сәхнәгә үткәрүдә каршылыкларга очрадым. Мине яклаучы кеше булмагач, иҗат җитәкчесе бик иркен кыланды, бер әсәремне дә кабул итмичә кире бора иде. Шуннан чираттагы монологымның авторы урыс язучысы И. Луцкий, тәрҗемәчесе Х. Назар дип куйдым. "Менә урыслар нинди шәп яза", – дип кабул иттеләр. Калган әсәрләремне дә шул авторлардан "яздырдым". Шуннан соң И. Луцкий псевдонимы белән иҗат итә башладым. Авторлык оешмасында да теркәлеп, язганнарым өчен гонорарлар ала башладым. Бу серемне беркем дә белмәде.

Минем сатирик әсәрләр язуым җитәкчеләр өчен тырнак астына чыра кадау кебек булды

Минем сатирик әсәрләр язуым җитәкчеләр өчен тырнак астына чыра кадау кебек булды. Бәлки алар урынында булсам, мин дә куркыр идем. Кемнең йомшак кәнәфиен югалтасы килсен? Иҗатчылар түрәләрдән уттан курыккан кебек шүрләгәнгә күрә, сәхнә өчен җиң сызганып язган авторлар да булмады. Булганнары ир-хатын мөнәсәбәте, мәхәббәт, гаилә тормышы турында примитив әсәрләр язды.

—​ Нәфис сүз жанрында эшләүчеләр сезнең күп кенә әсәрләрне башкардылар.

— Әйе, Русиянең атказанган, Башкортстанның халык артисты Әхәт Уразмәтов (Кәтүк) "Савымчыдан интервью" әсәремне утыз ел сәхнәдән төшермәде. Башкортстанның халык артисткасы Лилия Фатыйхова "8 март" дип аталган интермедиямне кырык ел, "Армиядә әбиләр" дигән монологымны унбиш ел башкарып йөрде.

Пьесалар язып, театрларга тәкъдим итеп карадым, ләкин берсен дә алмадылар. Хәтта укып та карамыйлар. Шуннан пьесаларым әрәм булмасын өчен күренекле драматургларга сата башладым. Аларның берничәсе академия театрларында да уйналды. Моның гаебе юк. Мәсәлән, француз язучысы Бальзак 340 роман язган диләр. Чынлыкта язучы үз гомерендә ул кадәр иҗат итә алмый. Ул эшләнеп бетмәгән әсәрләрне, китап чыгарырга акчасы булмаган авторлардан сатып алган һәм үз исеме белән нәшер иткән.

—​ Бүгенге эстрада юморы хакында нәрсә әйтә аласыз?

Тик алар юрган астында гына язып, язганнарын юрган астында гына укып куана

— Эстрадада классика булып киткән сатира-юмор әсәрләрен очратканым булмады. Тормыш, җәмгыять, кануннар үзгәреп тора. Эстрада юморы бер башкарганнан соң актуальлеген югалта, ул укып бетергәч кирәге калмаган гәзит кебек искерә. Икенчедән, чын сатира-юмор – ул хакимияткә оппозиция. Сатираны, сәяси анекдотларны һәрчак диссидентлар тудырган. Бүген безнең арада да күңеле белән диссидент кешеләр юк түгел. Тик алар юрган астында гына язып, язганнарын юрган астында гына укып куана. Чөнки хакимияткә дошман буласы, эзәрлекләнәсе, илдән куыласы килми.

Бүген миңа "Уральские пельмени" төркеме бик ошый. Урысларда авторлар да күп, бу сан сыйфатка күчү нәтиҗәседер инде. Татарлар да Русиядә сан ягыннан башкортлардан күбрәк булу сәбәпле, яралгы хәлендә булса да, сәхнә юморына ия. Татарстандагы Раил Садриев җитәкләгән Буа сатира театрын сокланып карыйм. Чаллының "Мунча ташы" да тырыша. Ә без исә һаман юрган астында...

Белешмә: Юнир Салаватов Башкортстанның Бөрҗән районы Байназар авылында туган. 1970 елда Уфа сәнгать институтының театр бүлеген тәмамлый. Ярты ел Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрында, аннан соң хаклы ялга чыкканчы Башкорт дәүләт филармониясендә эшли. Ул бик күп юмористик монологлар, сатирик хикәяләр, интермедияләр, сценарийлар авторы. Башкортстанның атказанган артисты.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG