Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Җәмигъ мәчетен Казансу елгасы буенда төзүне яклап ялгыз пикет үтте


Казанда пикет
Казанда пикет

"Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты Җәмигъ мәчетен Казансу яры буенда төзелүен таләп итеп ялгыз пикетка чыкты. Яшьләр әлеге пикет белән Чаллыдагы Җәмигъ мәчетенә һәм Казандагы Ак мәчеткә дә игътибар җәлеп итергә телибез, ди.

21 гыйнварда Татарстан Дәүләт шурасы алдында "Азатлык" татар яшьләре берлеге активисты кулына "Казансу елгасы ярында Җәмигъ мәчете төзелешенә тулысынча теләктәшлек белдерәбез" дигән татарча һәм урысча язылган шигарь күтәреп ялгыз пикет уздырды.

Берлекнең рәисе Наил Нәбиуллин Азатлыкка хәбәр иткәнчә, ялгыз пикетның төп максаты Казанда, Казансу елгасы яры буенда төзеләчәге әйтелгән Җәмигъ мәчетенә тулысынча теләктәшлек күрсәтү.

"Казанда мәчетләр саны җитәрлек түгел. Бигрәк тә гаетләр вакытында зур мәчеткә ихтыяҗ бар. Күптән түгел Җәмигъ мәчете Казансу елгасының уң ягында урнашачак дигән хәбәрләр чыкты һәм без моңа бик сөендек. Әмма шул ук вакытта кайбер кешеләр бу мәчетнең төзелешенә каршы имзалар җыя башладылар. Без бу каршы чыгулар белән берничек тә килешә алмыйбыз", дип белдерде ул.

Нәбиуллин фикеренчә, төзелергә тиешле Җәмигъ мәчете татарларның, Татарстанның үзенә күрә Сөембикә манарасы, Кол Шәриф мәчете дәрәҗәсендә булырдай символларыннан берсе булачак.

"Җәмигъ мәчете татарларда горурлык хисе уятып торыр дип уйлыйм. Бу мәчетнең төзелешенә каршы чыгучылар күпмедер дәрәҗәдә көнләшүдән чыгып эшлиләрдер дип уйлыйм. Без бүгенге пикет белән мәчетнең төзелүенә теләктәшлек күрәсәтәбез. Ул мәчетнең урыны дөрес сайланган дип уйлыйбыз", диде ул.

Берлек рәисе бүгенге пикет белән Татарстандагы башка мәчетләрнең хәленә дә игътибарны җәлеп итергә теләүләрен әйтте.

"Җәмигъ мәчетен Исламны кабул итүнең 1100 еллыгы уңаеннан төзелә башлавы әлбәттә бик мөһим мәсьәлә. Әмма бу мәчет төзелгән вакытта без башка мәчетләрдәге проблемнарны да онытмасак иде. Әйтик Чаллыда күп еллардан бирле Җәмигъ мәчете төзелеп килә. Безнең фикеребезчә, аның төзелеше әкрен бара. Әлеге мәчеткә дә игътибар бирелсен иде.

Шулай ук Казан үзәгендәге тарихи Ак мәчет ташландык хәлдә. Аның хәтта манарасы да юк. Бу мәчеткә бә игътибар бирсеннәр иде. Юбилей елында Җәмигъ мәчетенә генә түгел башка мәчетләргә дә игътибар булсын иде дип теләктә калабыз һәм моны таләп итәбез", дип белдерде "Азатлык" татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиулллин.

20 гыйнварда Казансу елгасы ярында Җәмигъ мәчетен төзүне хуплап петиция дә чыкты. Петиция авторы фикеренчә, мәчетләр мөселманнарны тәрбияли, җәмгыяткә уңай йогынты ясый һәм башка дин вәкилләренең хокуларын бозмый.

Моңа кадәр мәчетне Казансу янында төзүгә каршы петиция чыкты. Петиция авторы фикеренчә, рекреацион зонадагы төзелеш һәм елганың кишәрлеген күмеп кую аның экологиясенә тискәре йогынты ясаячак.

18 гыйнварда Казан хакимиятләре Казандагы Җәмигъ мәчете урнашачак берничә вариантны карый, мәсьәлә җентекле өйрәнү стадиясендә, дип белдерде. Мәсьәләне барлык кирәкле тикшеренүләр һәм килештерүләрдән соң тәгаен хәл итәчәкләр. Җәмигъ мәчетен төзү өчен карала торган урыннар арасында Кырлай паркы янындагы җирлек, Бишбалта бистәсендәге ком базасы янындагы җирләр, Киров районының Шоссейная урамы буендагы яр янында урнашкан мәйдан һәм башка вариантлар бар иде.

  • Мәчет төзелеше 2022 елда Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга арнала. Алданрак Идел буе Болгар дәүләтенең рәсми рәвештә ислам кабул итүенә 1100 ел тулуга багышланган төп чаралар планы расланды. Планга төрле китапханәләр фондларында һәм фәнни оешмалардагы ислам кулъязма чыганакларын саклау, өйрәнү популярлаштыру һәм фәнни әйләнешкә кертү өчен Казанда фәнни үзәк булдыру кертелгән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG