Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның 30га якын авылында малларда йогышлы төерле дерматит авыруы сәбәпле карантин кертелгән


Алданрак авыру Башкортстанның Баймак районында да чыккан иде, хуҗалыклардагы терлекләрне яндырдылар.

Татарстанның 29 авылында Русиядә сирәк очрый торган һәм терлек өчен куркыныч булган йогышлы авыру – төерле дерматит сәбәпле карантин кертелгән. Карантинны Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның 25 гыйнварда имзаланган фәрманы белән керткәннәр.

Авыруның ике чыганагын Сарман районының Югары Чыршылы авылындагы шәхси хуҗалыкларда тапканнар. Югары Чыршылыдан 10 км радиуста урнашкан куркыныч янаган зонага Сарман, Зәй Тукай районнарындагы тагын 28 торак пункт кергән.

Карантин зонасына төерле дерматиттан вакциналанмаган терлекне кертү тыелган. Малларны бары тик терлекне чалу урыннарына гына чыгарырга рөхсәт ителгән. Шулай ук хайваннарны күчереп йөртү белән бәйле ярминкәләр, күргәзмәләр һәм башка төрле чаралар тыелган.

Узган елның ноябрь-декабрендә Башкортстандагы Баймак районының Беренче Төркмән авылында, шәхси һәм фермер хуҗалыкларында сыерларның йогышлы төерле дерматит белән авыру очрагы теркәлгән иде.

Рәсми версиягә караганда, чир мал азыгыннан таралган.

Хуҗалыклардагы терлекләрне тартып алып, авыру гына түгел, сәламәт малларны да яндырдылар, бу җирле халык арасында шау-шу уятты.

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров тулы бер җирлек халкының яшәү өчен бернинди керемсез калуын таныды, Башкортстан башлыгы хакимиятенең җитәкче урынбасары Урал Килсенбаевка һәр хуҗалык белән шәхсән шөгыльләнергә һәм Яңа елга кадәр һәрберсенә компенсацияләр түләргә дигән фәрман бирде.

Йогышлы төерле дерматит вакытында мөгезле эре терлекнең тән температурасы күтәрелә, тире астындагы тоташтыргыч тукыма һәм органнар шешенә, тиресендә кутыр сыман төерләр барлыкка килә, күзләр, сулыш һәм ашкайнату органнарының лайлалы тышчасы зарарлана. Вирус кеше өчен куркыныч түгел.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG