Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ставропольеның Яңа Кое авылы халкы әсир төрекләр төзегән мәчетне торгызыр өчен акча җыя


Яңа Кое авылында мәчет
Яңа Кое авылында мәчет

Мәчет Беренче дөнья сугышы чорында әсирлеккә төшкән төрек хәрбиләре тарафыннан төзелгән.

Ставрополь крае Төркмән округындагы Яңа Кое (Куликовы Копани) дип аталган татар авылында иске мәчет торгызыла башлаган, моның өчен авыл халкы акча җыя. Авыл картлары бу мәчетне Беренче дөнья сугышы чорында әсирлеккә төшкән төрек хәрбиләре төзегән ди. Бу хакта Ставрополье крае мөселманнарының диния нәзарәте хәбәр итә.

Мәчетне торгызу авылга яңа имам Марат Солтанов килгәч башланган. Ул бинаны торгызу эшләре белән җитәкчелек итә. Аннан алда хезмәт иткән имам Рәшит Назыров узган елның августында вафат булган.

Бу атнада Марат хәзрәт белән Ставрополье крае диния назәрәте президиумы әгъзасы Корбанали Даутов очрашкан. Алар мәчетне торгызу өчен ниләр эшләргә, күпме акча кирәк буласын сөйләшкән. Башкарасы эшләр күп, финанс чыгымнар да зур күләмдә таләп ителә диелгән. Шул сәбәпле мөфтият тарихи мәчетне торгызуга ярдәм өчен халыктан акча җыю игълан иткән.

Әлеге мәчетне яңадан торгызу турында сүз 2017 елда ук башланган иде. Корбанали Даутов авыл җитәкчесе Альберт Аманбаев һәм мәрхүм имам Рәшит Назыров белән очрашып, мондагы тарихи мәчет бинасын реставрацияләү турында сөйләште. Бинаның тышын да, эчке ягын да төзекләндерү, түбәсен өр-яңадан каплау таләп ителә. Шулай ук тарихи бинаны мәдәни мирас объекты итеп тану өчен документлар җыярга кирәклеге дә әйтелде. Шул рәвешле, мәчетне Ставрополь краеның дәүләт тарафыннан саклана торган тарихи һәм мәдәни объектлары исемлегенә кертү ниятләнә.

Яңа Кое авылында 1560 кеше яши, монда 16 милләт вәкиле көн күрә, ләкин күпчелеге – татарлар белән төркмәннәр.

Яңа Кое – русча Куликовы Копани дип йөртелә торган авылның борынгыдан килгән татарча атамасы. Куликов фамилияле урыс крестьяны монда кое казыган, урысча атамасы шуннан килә. Моңарчы авыл Яни куп, Яни кую дип тә йөртелгән.

Авылга 1863-1864 елларда Ульян өлкәсе һәм башка губернияләрдән күченеп килүчеләр нигез сала. 1901-1905 елларда монда җирсез крестьяннар – татарлар килеп урнаша, алар Тамбов өлкәсе Бастан авылы (хәзер Рязань өлкәсе Сасовский районына керә) кешеләре була.

Рәсми саннарга карый, 1909 елда Яңа Кое авылында 130 хуҗалык, 345 ир, 230 хатын-кыз яши, мәчетләр һәм ике мәктәп булган. 1926 елгы җанисәп вакытында исә 160 хуҗалык булуы әйтелә, 90 хуҗалык – төркмәннәр, 56 хуҗалык татарлар һәм 9 хуҗалык украин яшәгән.

Элегрәк Азатлык Төркиядә беренче татар милләтле генерал Шакир-паша тарихын язган иде. Аның Пенза өлкәсендәге туган авылында генералның үз акчасына Осман стилендә төзеткән мәчет тә сакланган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG