Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Гайнетдин: Татарстан исламның 1100 еллыгын "йоклап кала" язды


Равил Гайнетдин
Равил Гайнетдин

Мөфти шулай ук бюджеттан акча бирелмәвенә дә зарланды.

Русия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин Татарстанны тәнкыйтьләп чыкты. Ул республиканы ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы вакыйгасын башлап йөрмәүдә, "йоклауда" гаепләде. Бу хакта мөфти 26 гыйнварда Мәскәүдә узган Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев белән очрашуда белдерде. Әлеге әңгәмә барышын Равил Гайнетдиннең урынбасары Дамир Мөхетдинов үзенең Instagram сәхифәсендә урнаштырды.

"Әйдәгез, бергә ислам диненең 1100 еллык юбилеен федераль дәрәҗәдә үткәрик дип тәкъдим ясадым. Минем фикерне кабул иттеләр. Татарстан ләм-мим, Татарстан йоклагач, бернинди инициатива күрсәтмәгәч, бу юбилей кирәк түгел дигән фикер тугач, мин инде президент Путинга мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булдым. Татарстан аңламаганны Русия президенты Владимир Путин аңлады һәм бу зур юбилей, федераль дәрәҗәдә үткәрәбез дип әйтте", диде ул.

Равил Гайнетдин юбилей өчен бүленгән федераль акчалардан да колак кагуын әйтте.

"Бюджет маддәсеннән колак кактык без. Тегеннән-моннан азмы-күпме Татарстанга бүлеп бирелде. Без федераль програмнан үзебезгә матди яктан бер нәрсә дә сорамадык", диде ул.

Болгар дәүләтенең ислам кабул итүенә 1100 ел тулуны зурлап билгеләп үтү турында 2020 елның ноябрендә Русия президенты Владимир Путин белән очрашу вакытында Русия мөфтиләр шурасы рәисе Равил Гайнетдин әйткән иде. Путин бу тәкъдим белән килеште һәм юбилейны "дәүләт дәрәҗәсендә" уздыруны хуплады. Юбилей чараларын оештыру комитеты рәисе итеп Русия вице-премьеры Марат Хөснуллин куелды.

Оештыру комитетының зур утырышы быел 12 гыйнварда Казанда булды. Төп чаралар яз-җәй узачак. Әмма аңа кадәр дә төрле җирлектә чаралар каралган. Федераль дәрәҗәдә оештыру комитеты эшләүгә карамастан Татарстан белән Мәскәү арасында бераз булса да үзара тартышу барлыгы сизелә. Рөстәм Миңнеханов үткәргән җыелышка Равил Гайнетдин килмәде, Русия диния назәрәте вәкиле буларак аның урынбасары Дамир Мөхетдинов катнашты. Аңа кадәр Мөхетдинов 1100 еллыктан бәйрәм ясауны кайберәүләр бюджет акчасын үзләштерү дип кабул итә дигән белдерү белән чыккан иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG