Днепрда хезмәттәшләренә каршы атыш ачкан солдатны - Украина Дәүләт гвардиясенә гаскәргә алынган гаскәри Артемий Рябчукны тоткарлаганнар. Бу хакта Украинаның эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Атыш нәтиҗәсендә биш кеше, шул исәптән хәрбиләр белән бәйле булмаган бер хатын-кыз үлгән. Тагын биш кеше яраланган. Фаҗига 27 гыйнвар иртәсендә, "Южмаш" машина төзү заводы территориясендә килеп чыккан.
Эчке эшләр министрлыгы хәбәрендә әйтелгәнчә, "2001 елда туган, Украина Дәүләт гвардиясенә гаскәргә алынган солдат Рябчук Артемий Юрьевич, корал тапшырган вакытта, билгесез сәбәпләр аркасында, Калашников автоматыннан Дәүләт гвардиясенең каравылдагы хәрби хезмәткәрләренә аткан".
Рябчук фаҗига урыныннан качкан булган, шәһәрдә "Сирена" полиция операциясе кертелгән. Әлегә атучының мотивлары турында хәбәр юк.
Украинаның эчке эшләр министры Денис Монастырский әйтүенчә, солдатка психиатрия экспертизасы уздырачаклар. Шулай ук гаскәрине бу адымга этәргән сәбәпләрне ачыклау өчен комиссия оештырылачак.
Рябчук Украина Дәүләт гвардиясендә узган елның көзеннән хезмәт иткән, анда бернинди тайпылышлар күзәтелмәгән, ул уңай яктан бәяләнгән, дип хәбәр иткәннәр Украина Дәүләт гвардиясенең матбугат хезмәтендә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!