Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымда профессор Айдер Меметов белән хушлаштылар


Айдер Меметов
Айдер Меметов

Аңа 77 яшь иде, ул коронавирус белән бер авырган булган.

28 гыйнварда Кырымда танылган галим, фән докторы Айдер Меметов вафат булды. Аңа мартта 78 яшь тулырга тиеш иде, ул коронавирус белән бер авырган булган.

Меметовның вафатына Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев имзасы белән Бөтендөнья татар конгрессы, шулай ук Кырым федераль университеты белдерү чыгарыдылар.

Мәрхүм Акмәчетнең Абдал зиратында җирләнде.

Айдер Меметов кырымтатар теле буенча бердән-бер фән докторы, Украинаның атказанган фән эшлеклесе, Кырым федераль университетының профессоры, кафедра мөдире, кырымтатар теле буенча мәктәпләр, югары уку йортлары өчен дистәләрчә дәреслекләр чыгарган галим иде.

Соңгы елларда Кырымда кырымтатар җәмәгатьчелеге милли мәсьәләләрне хакимият алдында күтәргәндә халыкның мәнфәгәтьләрен яклап кискен чыгышлар ясады, хатларга имзалар куйды. Кырымтатар авыл шәһәрләренең үзгәртелгән иске исәмнәрен кайтаруга бәйле Акмәчеттә 2021 елда үзган бер конференциядә ул Мәскәүдән килгән галимнәргә "кырымтатар исемнәрен кайтырырга кирәк, вәссәләм", дигән иде.

Кырымтатарларга яла ягучы җәнҗаллы "Кырым тарихы" дәреслеге Кырым мәктәпләрендә куллануга, Акмәчеттә Аметхан Солтанның һәйкәленең урынын алмаштыруга каршы чыкканнарның берсе, кырымтатарларның Кырымның асаба халкы булуын раслаган китапны чыгарганы белән дә истә калды ул.

"Кырымга килгәннән соң кырымтатар теле дәүләт теле булсын дигән мәсьәләне беренчеләрдән булып куйдым, ләкин югарыда утырган кайбер иптәшләр, мин аларның исемнәрен әйтмим, алар безнең телебез генә түгел, милләтебезнең дә яшәгәнен теләмиләр. Мин турыдан-туры моны сөйлим. Мин аларны яхшы беләм" дигән иде Айдер әфәнде Азатлыкка биргән бер әнгәмәсендә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG