Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә конфискацияләнгән азык-төлекне юк итүне тыймакчылар


Мәскәү янында шәфталауларны бульдозер белән изү, архив фотосы
Мәскәү янында шәфталауларны бульдозер белән изү, архив фотосы

Конфискацияләнгән азык –төлекне юк итүләре "русияләрдә җитди социаль киеренкелек тудыра, бигрәк тә керемнәр азаюы һәм азык-төлеккә бәяләр кисәк артуы шартларында", диелә канун өлгесенә аңлатма язуында.

Русиядә конфискацияләнгән, әмма кулланырга яраклы дип табылган азык-төлекне юк итүне тыярга тәкъдим итәләр. Якын арада Русия думасына шундый канун өлгесе кертеләчәк, дип яза "Известия".

"Азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы турындагы" канунга "Куллану өчен яраклы азык-төлекне юк итү һәм күмүне тыю турындагы" маддә өстәргә ниятлиләр.

"Ел саен дистәләгән мең тонна конфискацияләнгән яки әйләнештән алынган, кулланышка яраклы ризык юк ителә. Бу русияләрдә җитди социаль киеренкелек тудыра, бигрәк тә керемнәр азаюы һәм азык-төлеккә бәяләр кисәк артуы шартларында", диелә канун өлгесенә аңлатма язуында.

Кулланырга яраклы булуы турында экспертиза уздырганнан соң, мондый азык-төлектән тиешенчә файдалану дөрес булыр иде, дип искәртелә.

Әлеге тәкъдимнең авторы, Русия думасының хезмәт комитеты башлыгы Ярослав Нилов (ЛДПР) әйтүенчә, бу канун бозу сәбәпле тартып алынган барлык ризыкларга да кагыла – конфискацияләнгәннәренә дә, чикләүләр кертелгәннәренә дә. "Мәсәлән, браконьер канунсыз рәвештә балык тоткан яки кызыл уылдык туплаган. Яки фермерның документларсыз сатылган терлекчелек продукциясе тартып алынган. Әгәр ул куллану өчен куркынычсыз дип табылачак икән, нишләп аны юк итәргә ди?", дип аңлаткан парламентарий.

Русия 2014 елда Кырымны аннексияләгәнннән соң, кайбер илләр аңа карата чикләүләр кертте. Моңа җавап итеп Русия берничә илгә азык-төлек эмбаргосы игълан итте. 2015 елда Русиядә чикләнгән азык-төлекне юк итү башланды. Кремль моны контрабандага каршы көрәш белән аңлатты, чикләнгән тауарлар кертү илнең икътисадына зыян сала диде.

Русиядә беренчеләрдән булып чиләнгән ризыкны Татарстанда юк иттеләр. Апас районында Маҗарстаннан кертелгән өч түшкә казны бульдозер белән таптаттылар. Апас прокуратурасының бу гамәленең видеосы интернетта таралды. Күпләр моны Татарстанны, татарларны дөньяга хур итү дип бәяләде.

2018 елда Уфада 15 килограмм сырны һәм 180 килограмм Польшадан кертелгән грушаны юк иткәннәр иде.

2015 елдан 2020 елга кадәр Русиядә чит илдән кертелгән 36 мең тонна азык-төлек юк ителгән дип хәбәр ителде. Аның 35 мең тоннасы яшелчә-җимеш, 1,2 мең тоннасы ит, сыр һәм башка төр терлекчелек продуктлары диелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG