Әфганстанда хакимияткә Талибан хәрәкәте (Русиядә террорчы оешма дип танылды һәм тыелды) килгәннән соң, һәм илдән чит ил гаскәрләре чыгарылганнан соң, талиблар игълан иткән гомуми амнистиягә дә карамастан, Әфганстанның дистәләгән элеккеге түрәләре, иминлек көчләре хезмәткәрләре һәм халыкара хәрбиләр төркеме белән эшләгән кешеләр үтерелгән дип фаразлана.
Бу хакта БМОның баш секретаре Антониу Гутерришның, БМОның иминлек шурасына хисабында әйтелә, дип хәбәр итә Reuters.
Докладка күрә, 15 августтан башлап йөздән артык кешенең үтерелүе, өстәвенә аларның өчтән икесен талиблар һәм аның тарафдарлары үтерүе турындагы хәбәрләрне БМОда ышанычлы дип тапканнар.
Документта, Русиядә тыелган "Ислам дәүләте" террорчы төркеменә караган дип фаразланучы ким дигәндә 50 кешене мәхкәмәдән тыш җәзалап үтерүләре турындагы мәгълүмат та бар.
БМО хисабында шулай ук талиблар хакимияткә килгәннән соң, Әфганстандагы икътисади һәм һуманитар кризис, хокук яклаучыларга һәм журналистларга басым турында әйтелә, алар "һөҗүмнәргә, куркытуларга, эзәрлекләүләргә, нигезсез кулга алуларга, рәхимсез мөнәсәбәткә һәм үтерүләргә" дучар булуын дәвам итә диелә.
АКШ президенты Джо Байден "Талибан"нан бу илдә 2020 елда урланган американ Марк Фрерихсны азат итүне таләп иткән.
Байден сүзләренчә, бу - талиблар хакимиятен тану турындагы алга таба теләсә-нинди фикер алышу өчен кирәкле шарт.
Бу хакта Ак йорт белдерүендә әйтелә.
Элеккеге хәрби Марк Фрерихс ике ел элек, Кабулда булган вакытта элемтәгә чыкмый башлаган. Американ Әфганстанда 10 ел яшәгән, төзелештә инженер булып эшләгән.
Талиблар Әфганстандагы хакимияткә 2021 елның август башында килде. "Талибан" хәрәкәте дөньяның күпчелек илләрендә, шул исәптән Русиядә террорчы дип танылды.
Шулай да Русия хакимиятләре даими рәвештә Мәскәүдә талиблар белән очраша.
Октябрьдә Владимир Путин Русиянең "Талибан"ны террорчылар исемлегеннән чыгару ягына таба "хәрәкәт итәчәген" игълан итте.
Ноябрьдә дәүләт мәгълүмат чараларына "Талибан"ны Русиядә тыелган оешма дип атамаска куштылар.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!