Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Raf Systems финанс пирамидасы җимерелгән


Ул йөкләмәләре нигезендә түләргә сәләтсез булу сәбәпле ябыла диелә. Оештыручысы Евгений Иванов акча кертүчеләрнең бер өлешенә акчаларын кире кайтарырга сүз биргән.

Ширкәткә нигез салучы Евгений Иванов, YouTube-тагы мөрәҗәгатендә, Raf Systems крипто-акчалар инвестицион проектын ябу турында белдергән.

Евгений Иванов проектны йөкләмәләре нигезендә түләргә сәләтсез булу сәбәпле ябуын әйткән, дип хәбәр итә "АиФ". "Бу – тормышыгыздагы иң хәтәр финанс авантюрасы. Чын мәгънәсендә. Барысын да югалтырга мөмкинсез", дигән Иванов.

Шулай да акча кертүчеләрнең бер өлешенә ул акчаларын кире кайтарырга вәгъдә иткән.

Raf Systems 2021 елның апрелендә оешты һәм үзенә акча кертүчеләргә аена 17 проценттан алып 22 процентка кадәр керемнәр вәгъдә итте. Булачак "инвесторларның" иң аз кертемнәре – биткоиннарда 100 доллар тәшкил итте.

Узган ел Үзәк банк Raf Systems-ны финанс пирамидасы билгеләре булган ширкәтләр исемлегенә кертте.

2021 елда Татарстанда шактый билгеле булган "Finiko" пирамидасы җимерелде. Сентябрь уртасында аның эшчәнлегеннән килгән зыянның миллиард сумнан артып китүе билгеле булды. Ул вакытка эчке эшләр министрлыгына 3300дән артык кеше гариза язган иде.

НеadHunter эш эзләү сайты сораштыруына күрә, татарстаннарның 66 проценты финанс пирамидалары белән таныш, шуларның 41 проценты бер мәртәбә булса да алардан зыян күргән, ә шуларның һәр алтынчысы диярлек пирамидаларда акчасын югалткан. Аларга килгән зарар Татарстандагы уртача хезмәт хакыннан берничә мәртәбә артык: 100 меңнән 500 мең сумга кадәр акчасын финанс пирамидаларына акча керткәннәрнең 33 проценты югалткан. Ә һәр унынчы акча кертүче (11 процент) 1 миллион сумнан артык акчасын финанс пирамидаларында батырган. Әлеге сораштыруда республикада яшәүче 1220 кеше катнашкан булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG