Accessibility links

Кайнар хәбәр

АКШ: без иминлек гарантияләренә җавап алдык. Русия: бу әле җавап түгел


АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен (сулда) һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров (уңда)
АКШ дәүләт секретаре Энтони Блинкен (сулда) һәм Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров (уңда)

Сүз Украина тирәсендәге вазгыять киеренкелеген бетерүгә кагылышлы тәкъдимнәр турында бара.

АКШ дәүләт департаменты Украина тирәсендәге вазгыять киеренкелеген бетерү турындагы тәкъдимнәренә Мәскәүнең язмача җавабын алуын белдерде. Бу хакта Американың тышкы сәясәт оешмасы вәкиленә сылтама белән Reuters хәбәр итә, шулай ук The Washington Post яза.

Дәүләт департаментында документның эчтәлеген белдермәгәннәр, аның турында халык алдында фикер алышуны "нәтиҗәсез" дип атаганнар, шуңа күрә моны Мәскәү ихтыярына калдырганнар.

Дәүләт департаменты вәкиле, АКШ тулысынча диалог яклы һәм үз беректәшләре һәм партнёрлары, шул исәптән Украина белән киңәшләшүен дәвам итәчәк, дип белдергән.

Шулай да Русия тышкы эшләр министры урынбасары Александр Грушко, Русия әлегә иминлек гарантияләренә кагылышлы җавабын АКШка тапшырмады дип белдерде.

Үз чыганакларына сылтама белән РИА Новости язуынча, тышкы эшләр министры Сергей Лавров чынлап та дәүләт секретаре Энтони Блинкенга хат җибәргән, әмма "ул иминлекнең бүленмәве принцибын аңлауга кагылышлы булган һәм әле җавап түгел".

1 февральдә Лавров белән Блинкенның телефон сөйләшүе узарга тиеш.

  • Узган елның декабрендә Русия АКШ һәм НАТОга килешү өлгесе тапшырган иде, анда Кремль Европадагы иминлекнең гарантияләрен таләп итә. Аерым алганда, документта НАТОның көнчыгышка киңәюенә чик кую таләбе бар, Русия моны үз иминлегенә куркыныч тудыра дип саный.
  • Гыйнвар башында Европада АКШ, НАТО һәм Европада иминлек вә хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре белән өч раундтан торган сөйләшүләр узды, әмма алар тәгаен нәтиҗәләр белән тәмамланмады. Бу сәбәпле, Мәскәү үз тәкъдимнәренә язмача җаваплар сораган иде.
  • Көнбатыш күзләве мәгълүматына күрә, соңгы айларда Русия Украина чиге янына йөз меңнән артык хәрбиен урнаштырган, ул күрше илгә һөҗүм әзерли дип фаразлана.
  • Узган атнада Вашингтон Мәскәүгә Русиянең Европадагы иминлек гарантияләре турындагы таләпләренә язмача җаваплар юллаган иде. Дәүләт секретаре Энтони Блинкен сүзләренчә, үз җавабында АКШ һәм аның беректәшләре яңа әгъзаларны, шул исәптән Украинаны да Төньяк Атлантика берлегенә кертү өчен НАТОның ачык булуы кебек, төп принциплардан чигенмәгән. Җавапта шулай ук АКШ һәм аның беректәшләренең Европадагы иминлек мәсьәләләре турындагы тәкъдимнәре бар, шул исәптән стратегик коралларны чикләү турындагы яңа килешү турында да сүз бара диелә.
  • Узган җомгада, Франция президенты Эммануэль Макрон белән телефоннан сөйләшкәндә, Владимир Путин, Русия тәкъдим иткән иминлек гарантияләренә Вашингтон һәм Брюссельнең җавабы Мәскәүнең төп шөбһәләрен чагылдырмый, дип белдерде. Путин шулай ук Украина тирәсендәге киеренкелекне бетерергә омтылмавын әйтте.
  • Әлегә Путин АКШның Русия таләпләренә җавабы турында халык алдында фикер белдермәде. Элегрәк ул Русиянең таләпләре аерылгысыз булуын һәм Мәскәүнең аларны җыелма рәвештә кабул итүләрен көтүен әйткән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG