Accessibility links

Кайнар хәбәр

Хакимият "Росбалт"ны бүлмә арендалауга алган акча өчен "ят агент" дип таныды


Шулай ук бу мәгълүмат агентлыгы бер ел дәверендә "ят агент"статусына ия мәгълүмат чаралары язмаларыннан өземтәләр китергән диелә.

Русия хакимияте "Росбалт" мәгълүмат агентлыгын "Сова" аналитик үзәгеннән (Русия хакимияте "ят агент" дип саный) бүлмә яллауга алган акчалары өчен ят агент дип таныган. Бу хакта 1 февральдә чыккан мәхкәмә карарында языла, дип хәбәр итә "Эхо Москвы" радиосы. Шул ук вакытта, карардан күренгәнчә, бу мәгълүмат агентлыгы "ят агент" дип тамгаланган башка мәгълүмат чаралары язмаларыннан бер ел дәвамында төрле өзекләр китергән булган.

Хакимият әйтүенчә, "Сова" үзәге "Росбалт"тан конференция бүлмәсен арендалаган өчен Европа берлегеннән алынган акча белән түләгән булган. Мәхкәмә әлеге акча күчерүне чит илдән максатчан финанслауның дәлиле дип тапкан.

"Росбалт"ны ят агентлар реестрына узган елның көзендә керткәннәр иде.

Аңа Совет берлеге КГБсының элекке хезмәткәре Виктор Черкесовның хатыны нигез салды, Черкесов элек Русия президенты Владимир Путин белән Федераль иминлек хезмәтендә (ФСБ) эшләгән һәм аның хезмәттәше булган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG