Мәскәү өлкәсенең сәламәтлек саклау министрлыгы, шәфкать туташлары "түзә алмаслык эш шартлары" аркасында игълан иткән ачлык сәбәпле, Коломнадагы перинаталь үзәктә тикшерү башлаган. Бу хакта төбәк хакимиятенең матбугат хезмәтенә сылтама белән РБК хәбәр итә.
Алданрак медицина хезмәткәрләренең "Действие" һөнәри берләшмәсе ким дигәндә биш кече шәфкать туташының, протест белдереп, ачлык башларга җыенуын хәбәр иткән иде.
Ачлык игълан итүләренең сәбәбе шул – үзәкнең алты катлы бинасында 22 шәфкать туташы һәм 20ләп җыештыручы эшли, ә Сәламәтлек саклау министрлыгы нормаларына ярашлы, 160 шәфкать туташы һәм санитар эшләргә тиеш, диелә.
"Эш йөкләмәсе артык күп булу сәбәпле, 12 сәгатьлек алмашы вакытында кече шәфкать туташының, ашык-пошык бер мәртәбә ашап алыр өчен, 7-10 минут вакыты гына бар" диелә ачык хатта, ул һөнәри берләшмәнең Facebook-тагы сәхифәсендә чыккан.
Шәфкать туташлары һәр бишәр көн саен ачлык тотуга акрынлап кушыла барачакларын белдергән. Ачлык башлау турындагы ачык хатны барлыгы 11 медицина хезмәткәре имзалаган. 2 февральдә һөнәри берләшмә бер көн алдан беренче шәфкать туташы – Наталья Трухинаның ачлык тота башлавын хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, Коломна перинаталь үзәгендә соңгы ике елда санитарларны кыскартканнар, кече медицина персоналына эш кисәк арткан. Әмма хезмәт хаклары артмаган, хәтта кимегән. Мәсәлән Наталья Трухинаныкы 40 мең сумнан 30 мең сумга калган.
"Действие" һөнәри берләшмәсенең юридик хезмәте җитәкчесе Анастасия Манзя РБКга хәбәр итүенчә, чарада катнашучыларның төп таләпләре: кече медицина персоналлары санын арттырырга, хезмәт хаклары белән бәйле вазгыятьне үзгәртергә, шул исәптән коронавируслы авырулар белән эшләгән өчен өстәмә түләргә, эш күләме һәм хезмәт хакы арасындагы чагыштыргысыз аерманы бетерергә.
Ачлыкны Коломна перинаталь үзәгенең баш табибы Татьяна Шаврак шәфкать туташларының таләпләрен карау җыелышына килмәгәннән соң игълан итәргә булганнар, бу җыелышны ул Мәскәү өлкәсенең сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясе кушуы белән үзе үк оештырган булган.
Быел гыйнвар аенда Башкортстанның Ишембай районы хастаханәсе хезмәткәрләре дә, болай башка эшләп булмый дип, эш шартларына, хезмәт хакларына риза булмыйча Русия президенты Владимир Путин, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга мөрәҗәгать язган иде.
Хатны 45 кеше имзалады, аларның күпчелеге – Ишембай шәһәре һәм район халкына хезмәт күрсәткән ашыгыч ярдәм фельдшерлары һәм шәфкать туташлары.
Медицина хезмәткәрләре "итальянча эш ташлау" белән янады – алар бары тик канунда каралган кагыйдәләр һәм нормативлар нигезендә генә эшләячәген әйтте. Мөрәҗәгать авторлары бригадалар һәм хезмәткәрләр санын арттыруны, бригадаларны тулы составта эшләтүне, ә хезмәткәрләрне җыю барышында, тулы булмаган бригадаларда өстәмә эшләр башкарганнары өчен, өстәмә түләү бирүне кертүләрен таләп итте.
"Итальянча эш ташлау" 4 февральдә башланырга тиеш иде. 2 февральдә Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре коронавирус сәбәпле "эш ташлау"ны туктатып торуларын белдерде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!