Accessibility links

Кайнар хәбәр

Равил Җиһаншиннан 668 берәмлек төзелеш техникасы тартып алынган


Равил Җиһаншин
Равил Җиһаншин

Сүз гомуми бәясе 182,7 миллион булган төзелеш техникасы турында бара. Бу: башнялы краннар, йөк машиналары, эретеп ябыштыру җиһазлары, LADA, Mercedes машиналары һәм башкалар.

Татарстанның арбитраж мәхкәмәсе "Альгор-Строй" оешмасының дәгъвасын канәгатьләндергән, ул "ДорСтрой" оешмасының залогка салынган милкен тартып алу турында дәгъва иткән булган. "Казан" оешмасы хуҗасы Равил Җиһаншин "ДорСтрой"га 100 процентка ия. Бу хакта "Бизнес Онлайн" хәбәр итә.

Сүз гомуми бәясе 182,7 миллион булган төзелеш техникасы турында бара. Алар арасында краннар, күтәрткечләр, төяүчеләр, йөк машиналары, эретеп ябыштыру җиһазлары, LADA, Mercedes машиналары һәм башкалар бар. Ак Барс Банк кредиты нигезендә барлыгы милекнең 668 берәмлеге залогка салынган булган.

Күптән түгел "Казан" төзелеш оешмасына нигез салучы һәм аның мөдире Равил Җиһаншинга 2,66 миллиард сумлык салымнарын түләүдән качуы нигезендә җинаять эше ачылган иде. Моннан тыш, аны 1,3 миллиард сумнан артык салымнарын түләүдән качуда да гаеплиләр.

Тикшерү фаразынча, 2018 елгы дөнья футбол чемпионатына дип, Самарда һәм Саранскида стадионнар төзегәндә, Җиһаншин 2 миллиард 668 миллион сум күләмендәге салымнарын түләүдән качкан. Эш материалларына күрә, 2013 елдан 2016 елга кадәр "Казан" оешмасы керемгә булган салымны һәм өстәмә кыйммәт салымын (НДС) түләү өчен ялган исәп-хисап документлары тапшырган.

"Казан" җитештерү-төзелеш ширкәтенең җитәкчесе – элек Татарстан Дәүләт шурасы депутаты булып торган Равил Җиһаншин. Ул Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановка якын кешеләрдән санала.

"Казан" төзелеш оешмасы Казандагы Пенсия фонды бинасын, 2013 елгы Универсиадага барлык диярлек корылмаларны, шул исәптән 45 мең урынлы "Казан-Арена" стадионын, Иннополис шәһәрен, "Свияга" тауда чаңгы шуу комплексын, Казанның яңа яр буен, Казанның "Әкият" курчак театрын һәм башкаларны төзегән иде.

Җинаять эшен тикшерү дәвам итә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG