Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекинда пандемия шартларында 2022 ел Олимпиадасы ачыла


Пекиндагы Олимпиада, тарихта беренче мәртәбә, тулысынча диярлек ясалма карда узачак, чөнки төбәктә табигый кар бик аз. Рәсми мәгълүматка күрә, 2022 ел Олимпиадасының бюджеты – 4 миллиард доллар тирәсе.  

4 февральдә Пекинда 2022 елның кышкы Олимпия уеннары ачыла. Кытай башкаласы җәйге Олимпиаданы да, кышкы Олимпия уеннарын да кабул итүче тарихтагы беренче шәһәр булачак. Һәм ул моны рекордлы кыска вакыт эчендә - 14 ел аерма белән башкарачак.

Кытай хакимиятләренең кеше хокукларын бозуы сәбәпле АКШ, аның артыннан башка илләр дә 2022 елгы Пекинда узачак Олимпия уеннарына дипломатик бойкот игълан итте. Бойкот спортчыларга кагылмаячак. Ул бу илләрнең хөкүмәт түрәләренең Уеннарга килүдән баш тартуын аңлата.

Ә менә Русия президенты Владимир Путин Пекиндагы Олимпиаданың ачылыш тантанасында булачак, югыйсә Русия җыелма такымы допинг кагыйдәләрен бозу сәбәпле, рәсми рәвештә Уеннарга үткәрелмәде. Русияләр "нейтраль спортчылар" буларак, Русиянең Олимпия комитеты байрагы астында чыгыш ясый.

Формаль рәвештә Путин Олимпиадага Халыкара Олимпия комитеты чакыруы белән түгел, Кытай халык республикасы җитәкчесе Си Цзиньпин чакырганга килә. Ике лидер сәяси сөйләшүләр уздырыр дип көтелә. Бу ике ел элек пандемия башланганнан бирле, Кытай лидерының чит ил җитәкчесе белән беренче мәртәбә шәхси очрашуы.

Владимир Путиннан тыш, Пекинга егермеләп илнең лидеры киләчәк, алар арасында Казакъстан, Кыргызстан, Үзбәкстан, Төркмәнстан, Мисыр, Польша, Сербия, Аргентина башлыклары, Камбоджа короле, Согуд Гарәбстанының һәм Абу-Дабиның варис шаһзадәләре, Люксембургның бөек герцогы, Монако кенәзе бар.

Пандемия аркасында кышкы Олимпия уеннарының бөтен чаралары куык эчендә узачак, ул олимпиячеләрнең җирле халык белән элемтәләрен булдырмаячак.

Һава аланы, барлык спорт объектлары, матбугат үзәкләре һәм Олимпиада авыллары барысы да куык эчендә урнашкан.

23 гыйнвардан, Уеннарның беренче катнашучылары килә башлагач, коронавирус йоктыруның якынча 300 очрагы теркәлде, аларның 100дән артыгы спортчылар һәм такымнарның вәкилләре арасында ачыкланды. Әмма беркемне дә хастаханәгә урнаштыру кирәк булмады.

Ярышларда трибуналар нибары 30 процентка гына тулы булачак. Чит ил җанатарларын уеннарга кертмәячәкләр. Кытай хакимиятләре Уеннарга билетларны ачык сатудан баш тартты. Аларны билгеле бер кешеләр төркеме арасында, әйтик Олимпиада иганәчеләре вәкилләре арасында таратачаклар.

Пекиндагы кышкы Олимпия уеннары рәсми рәвештә 4 февральдән 20 февральгә кадәр узачак, аларда спортның җиде төре нигезендә, 15 ярыш төрендә 109 комплект медаль уйнатылачак.

Русиядән Олимпиадада 212 спортчы катнашачак. WADA санкцияләре аркасында алар Русиянең Олимпия комитеты байрагы астында чыгыш ясаячак, ә бүләкләү вакытында илнең гимны түгел, Пётр Чайковскийның оркестр белән фортепиано өчен Беренче концертыннан фрагмент яңгыраячак.

Бу – Русия гимны яңгырамаган һәм медаль алучылар өчен ил байрагы күтәрелмәгән рәттән икенче кышкы Олимпиада.

Русия данын татар һәм башкорт спортчылары да яклаячак.

Пекиндагы Олимпиада, тарихта беренче мәртәбә, тулысынча диярлек ясалма карда узачак, чөнки төбәктә табигый кар бик аз.

Рәсми мәгълүматка күрә, 2022 ел Олимпиадасының бюджеты 4 миллиард доллар тирәсе. Шулай да, РБК хисаплавынча, Уеннарга әзерләнү өчен чыгымнар чынлыкта рәсми бюджеттан якынча ун тапкырга артып киткән һәм аны Сочи-2014 белән Пекин-2008 кебек үк, тарихтагы иң кыйммәтле Уеннарның берсе иткән.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG