Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пекинда Путин һәм Си Цзиньпин үзара теләктәшлек турында уртак белдерүе белән чыкты

Владимир Путин һәм Си Цзиньпин
Владимир Путин һәм Си Цзиньпин

Кытай Русиянең иминлек гарантияләре турындагы тәкъдимнәрен хуплавын белдергән.

Русия президенты Владимир Путин, Пекинда Олимпиада ачылу уңаеннан Кытайга килде. Стадионга барганчы, Путин Кытай халык республикасы җитәкчесе Си Цзиньпин белән очрашты.

Очрашу ахырында Путин һәм Си Цзиньпин уртак белдерү ясаган. Аерым алганда, документта "Русиянең Европада озак вакытлы, юридик көчкә ия булган иминлек гарантияләрен будыру тәкъдимнәрен" Кытайның "аңлавы һәм хуплавы" әйтелә.

Белдерүдә шулай ук АКШга карата тәнкыйть бар, документта искәртелгәнчә, ул ракетка каршы саклану глобаль системын үстерә, халыкара килешүләрдән чыга һәм Евроатлантика һәм Тын океан төбәкләрендә тотрыклылыкка тискәре йогынты ясаучы сәясәт алып бара.

Русия һәм Кытай үзләренең демократия яклы булуын белдергән, әмма кеше хокукларын яклау "башка илләргә басым ясау коралы буларак кулланылырга тиеш түгел" дип искәрткән, шулай ук алар демократияне яклау сылтавы белән, башка суверен дәүләтләрнең эчке эшләренә тыкшынуга каршы чыккан.

Путин һәм Си Цзиньпин шулай ук "Икенче дөнья сугышы нәтиҗәләрен какшатылудан сакларга" һәм аның тарихын "кире кагырга, бозарга тырышуларына каршы торырга" килешкән.

Соңгы мәртәбә Путин Кытайда 2019 елның апрелендә булган иде.

Путин Кытайга анда Олимпиада барган вакытта беренче тапкыр гына килми. 2008 елның августында (Путин ул чакта премьер-министр вазифасында иде) ул Пекинда җәйге Уеннар ачылышында булган иде.

4 февральдә Пекинда Кышкы Олимпия уеннары ачыла. Путин ачылыш тантанасына барыр дип көтелә, гәрчә Русиянең җыелма такымы ярышларда рәсми рәвештә катнашудан читләштерелгән. Путинның үзенең дә Халыкара Олмипия комитеты чараларында катнашу хокукы юк. Русия спортчылар Олимпия комитеты байрагы астында катнаша.

Кытай хакимиятләренең кеше хокукларын бозуы сәбәпле АКШ, аның артыннан башка илләр дә 2022 елгы Пекинда узачак Олимпия уеннарына дипломатик бойкот игълан итте. Бойкот спортчыларга кагылмаячак. Ул бу илләрнең хөкүмәт түрәләренең Уеннарга килүдән баш тартуын аңлата.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG