Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ульян өлкәсендәге колониядә 38 тоткын ачлык игълан итте 


Иллюстратив фото
Иллюстратив фото

Кеше хокукларын яклаучылар тоткыннарны җәфалаулар турында хәбәр итә.

Ульян өлкәсенең Мәләкәс шәһәрендәге 10нчы төзәтү колониясендә 38 тоткын ачлык игълан итте. Бу хакта Җәзаларны үтәтү хезмәтенең төбәк бүлекчәсенә сылтама белән 73online хәбәр итә. Оешмада белдерүләренчә, ризыктан баш тартучылар бозык кешеләр. Ләкин, басма хәбәр итүенчә, колониядәге тоткыннар кимсетү һәм җәфалаулар турында хәбәр итә.

Тоткыннарның туганнары әйтүенчә, февраль башыннан көн саен колониядә тентүләр уза. Төрмә сакчылары тоткыннарны кыйный һәм җәфалый дип әйтелә. Зарланырга тырышучыларга сексуаль көч куллану һәм башларын бәдрәфкә тыгу белән яныйлар. Бу хакта Gulagu.net кеше хокуклары проекты җитәкчесе хәбәр итте.

Хокук яклаучы Олеся Маенкова 73online-га хәбәр итүенчә, ул җәзалау турындагы хәбәрләрне прокуратурага һәм тикшерү комитетына, шулай ук Федераль җәзаларны үтәтү хезмәтенең үзәк бүлегенә җибәргән.

Ульян өлкәсендә кеше хокуклары вәкаләтле вәкиле Сергей Люльков киләсе атнада Мәләкәс колониясе тоткыннары һәм аларның туганнары белән шәхсән очрашырга вәгъдә бирде, дип хәбәр итә басма.

Ноябрь аенда "Idel.Реалии" проекты Татарстанда полициядә азаплаулар турында яңа тикшеренү чыгарды. Анда дистәләгән кеше сорау алу вакытында җәфалаулар һәм көч куллану турында сөйләде.


🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG