Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лениногорски егете Данил Садриев Пекин Олимпиадасында көмеш медаль алды


Данил Сәдриев өчен бу беренче Олимпиада.

Татарстанның Лениногорски шәһәрендә туып үскән 18 яшьлек татар егете Данил Садриев Пекин Олимпиадасында көмеш медаль алды.

7 февраль ул Евгений Климов, Ирма Махиня һәм Ирина Аввакумова белән бергә Русиянең җыелма такымында чаңгыда трамплиннан сикереп 890,3 балл җыйды.

Беренче урында 1001,5 балл белән Словения такымы, өченче – Канада (844,6). Бу Русиянең 1968 елдан бирле чаңгыда трамплиннан сикерүдә беренче медале.

Данил Сәдриев өчен бу беренче Олимпиада. Данил 2003нче елның 5 маенда Татарстанның Лениногорски шәһәрендә туган. Бу шәһәрдә әле 1970нче елларда ук чаңгы трамплиннары корып куелган, шуңа бу спорт төре киң таралган.

Садриев трамплиннан сикерүдә дөньядагы иң көчле 30 спортчы арасына керә.

Бу – татар спортчыларының Пекиндагы Олимпиадада өченче медале. Быелгы кышкы Олимпиа уеннарында 15 татар спортчысы катнаша, алар Русия һәм Грузия исеменнән чыгыш ясый. Шуларның икесе – фигуралы шууда Русия өчен чыгыш ясаган Камилә Вәлиева белән Александр Галләмов Олимпия чемпионы исеменә лаек булды, биатлонда көрәшеп Эдуард Латыйпов белән Ульяна Нигъмәтуллина бронз медаль алды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG