Liberté (Азатлык) берләшмәсе президенты Пьер Хаффнер һәм Gulagu.net хокук яклау проектына нигез салучы Владимир Осечкин туры элемтәдә Европаның җәфалауларны кисәтү комитетыннан һәм Европаның кеше хокуклары шурасы комиссиясе башлыгыннан Русиянең Җәзаларны үтәү федераль хезмәте (ФСИН) оешмаларында җәфалауларны тикшерүне таләп итте.
Владимир Осечкин сүзләренчә, 2021 елның көзендә элеккеге тоткын Сергей Савельев алып чыккан архивка ия булган Европаның газаплауларны кисәтү комитеты вәкилләре Русиядә булып кайткан. Шул ук вакытта Европа түрәләре ФСИН оешмаларында җәфалаулар гамәлдә булган бер генә төбәккә дә бармаган.
Хокук яклаучылар "Европаның газаплауларны кисәтү комитетының эшләү системын реформалауны таләп итә".
Аларның сүзләренчә, комитет вәкилләре Русиягә даими рәвештә килгән, әмма аларны күз буяучы урыннарда гына йөрткәннәр.
Осечкин әйтүенчә, комитет вәкилләре бер мәртәбә дә мәгълүматны тапшыручы кеше, берничә ай Франциядә яшәүче Сергей Савельев белән очрашмаган.
Европаның җәфалауларны кисәтү комитеты – Европа шурасы каршында оештырылган. Аның әгъзалары җәфалауларны, рәхимсез яки дәрәҗәне түбәнсетүче мөнәсәбәт һәм җәзаларны кисәтү турындагы Европа Конвенциясен имзалаган илләрдәге колонияләргә, психоневрологик хастаханәләргә һәм интернатларга бара.
Аерым алганда, 2019 елда Европа комитеты белгечләре Мәскәүнең һәм Бурятиянең психоневрологик интернатларында физик көч куллану очракларын ачыклаган иде.
2021 елның октябрендә Gulagu.net хокук яклау проектына нигез салучы Владимир Осечкин Русия төрмәләрендә газаплаулар турындагы зур видеоархивны кулга төшерә алуы турындабелдергән иде. Төрмәләрәге күзәтү камералары төшергән 40ГБ-лы видеолар һәм фотоларда тоткыннарны җәфалау, кыйнау һәм көчләү очраклары теркәлгән.
Осечкин махсус хезмәтләр бу файлларны тоткыннарны манипуляцияләү өчен компромат буларак кулланган, дип белдергән иде. Архивны Русиядән элеккеге тоткын Сергей Савельев алып чыкты.
Gulagu.net материаллары зур шау-шу куптарды. Алар чыгарылганнан соң берничә җинаять эше ачылды, ФСИНның Сарытаудагы идарәсе җитәкчесе эшеннән китте.
Русия президенты Владимир Путин ФСИН башлыгы Александр Калашниковны да вазифасыннан җибәрде.
2021 елның декабрендә хокук яклаучылар Русия колонияләрендә җәфалауларның дәлилләре белән ФСИН видеоархивының икенче өлешен кулга төшерде, соңрак кадрларның бер өлешен чыгарды.
Владимир Осечкин сүзләренчә, сүз ФСИНның Байкал арты, Краснояр һәм Приморский краендагы оешмалары турында бара, ә язмалар 2016-2019 елларда төшерелгән. Видеоязмаларны Русиядән ФСИНның яшерен бүлекчәсе хезмәткәре алып чыккан диелә, аның исеме әйтелми.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!