Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: "Иннополис"ның элекке җитәкчесе Игорь Носов вафат


Игорь Носов
Игорь Носов

Ул инсульттан соң комага кергән булган. Быел Носовка апрель аенда 44 яшь тулган булыр иде.

8 февральдә "Иннополис" махсус икътисади зонасының элекке җитәкчесе Игорь Носов вафат булган, дип хәбәр итә чыганакларына сылтама белән "БИЗНЕС Online".

Хәбәргә күрә, кичә Носовта инсульт булган, ул комага киткән. Аның йөрәге бүген тибүдән туктаган диелә. Быел апрельдә Носовка 44 яшь тулырга тиеш иде.

Игорь Носов 1978 елның 28 апрелендә Казанда туган, Мәскәү юридик институтында укыган, АКШның Колорадо университетында белем эстәгән, татар, урыс, инглиз телләрен камил белгән.

2007 елда ул "Алабуга" икътисади мәйданы баш мөдире урынбасары итеп билгеләнде, ә соңрак, 2008-2010 елларда аның баш мөдире булды. Соңыннан Мәскәүгә китте, Татарстанга 2013 елда әйләнеп кайтты һәм "Иннополис"ны җитәкләде.

2018 елда Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары итеп билгеләнде, 2021 елда Ерак Көнчыгыш һәм Арктиканың үсеш корпорациясе баш мөдиренең беренче урынбасары вазифасына кереште.


"Иннополис" җитәкчесе булган вакытта Игорь Носов инвестиция үсеше агентлыгы коллегиясендә татарча чыгыш ясап интернет "йолдызы"на әверелгән иде. Урыс исем-фамилияле булса да, ул татар түрәләреннән уздырып, республиканың дәүләт телендә өстәвенә эшлекле сөйләшү алып барырга мөмкин булганын исбатлады. Кәгазьгә карамыйча ул бик җитез генә кызыклы чыгыш ясады.

Игорь Носов Камал театры артисты Хәлимә Искәндәрованың улы. Бәләкәй чакта ук театрда уйнап йөргән. "Хуҗа Насретдин" спектаклендә Равил Шәрәфиев белән уйнаган, "Монда тудык – монда үстек", "Зәңгәр шәл" кебек спектакльләрнең массалы күренешләрдә катнашкан.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG