Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Смешарики". Тонкий юмор теперь и на татарском


Узнаем последние новости и изучаем татарский вместе с Радио Азатлык. По заказу министерства образования и науки Республики Татарстан популярный сериал "Смешарики" был переведен на татарский язык. О тонкостях перевода рассказала режиссер по дубляжу Альфия Хадиева. Предлагаем подстрочный перевод (тәрҗемә) и словарик (сүзлек).

— Әлфия ханым, мультфильмны тәрҗемә (перевод) итү никадәр (насколько) авыр булды? Тавышландыруда (озвучка) кемнәр катнашты (участвовал)?

Дөресен әйткәндә (по правде/честно говоря), тәрҗемә эше катлаулы (сложно) булды, мультфильмда бик нечкә (тонкий) юмор, аның үз фәлсәфәсе (философия) бар, аны татарча уңышлы аңлату (объяснить), татар менталитетына адаптацияләү кирәк иде. Моннан тыш жаргоннар, сленг, балалар теле Смешарикларда бик күп. Андагы геройлар еш кына әдәби (литературный) телдә түгел, "ёлки-иголки" сыман (типа) сленгны кыстырырга (добавлять) ярата. Аларны татарчага адаптацияләү дә җиңел эш түгел (нелегкая работа). Олыларның да теле төрле, әйтик, интеллигентча сөйләшкән галим-персонаж (ученый) да бар, гади авыл телендә сөйләшкән герой да бар. Менә боларны барысын да татарча да чагылдырырга (отразить) кирәк булды. Кайчак безнең тугандаш (родственные) телләрне дә карарга туры килде, үзбәк, төрек, казакъ телләрендә бу яки теге сүзне ничек әйтәләр, ничек кулланалар (используют), безгә дә ул ярашлымы (подходит?), юкмы – шуларны өйрәндек.

тәрҗемә - перевод
тәҗрибә - опыт
никадәр - насколько
берничә - несколько
дөресен әйткәндә - по правде/честно говоря
катлаулы - сложный
нечкә - тонкий
фәлсәфә - философия
туган - родной, родственник/ца
тугандаш - родственный
авыз ачу - артикуляция
​авыз ачу - в исламе разговение, прием пищи после поста в Рамадан


Аннан тавышландыру вакытында синхронизация дигән нәрсә дә бар, текстны укыганда аны видеодагы персонажның авыз ачуына (под артикуляцию) да туры китерергә кирәк бит әле. Мөхәррир (режиссер, редактор) эше авыррак булып чыкты, текстны дөрес тәрҗемә итү генә түгел, аны урыс тексты белән дә озынлыгы (длина), әйтелеше (произношение) ягыннан якынча бертөрле (примерно одинаковое) булуы кирәк.

Кемнәр тавышландырды дигәндә, бу эштә алып баручы, шоумен Әбри Хәбриев, артист Марсель Мәхмүтов, артистка, тәрҗемәче Зөлфия Шәмсуарова, актер Ирек Хафизов катнашты, кайберәүләре берничә (несколько) роль алып, аларны уңышлы башкарды.

— Барлыгы (всего) күпме серия татарча дөнья күрде?

— 2020 елда без 50 серияне тәрҗемә итеп чыгардык (выпустили), анда 3D форматта ясалган яңа серияләр булды. 2021 елда да 50 серия әзерләдек (приготовили), алары инде искерәк, 2D форматында ясалганнары. Хәзер барлыгы 100 серия татарча бар.

— Татарстан үзе моның кебек (как этот) мультфильмнарны ясый аламы? Тәрҗемә итү урынына (вместо) республикага үзенең (свой) заманча (современный) анимацион фильмнарны төшерү (снимать) авыр булыр идеме?

— Татарстанда мультфильмнар ясау тәҗрибәсе (опыт) бар, ләкин, мин белгәнчә, әлегә 3D анимация форматында эшләүчеләр бездә юк. Татармультфильмның да 3D форматта эшләвен әлегә (пока) күрмәдем. Минемчә, бүгенге көндә 2D белән балаларны кызыксындырып булмый (не заинтересовать), заманчарак формат кирәк.

чыгару - выпускать
әзерләү - готовить
төшерү - снимать
кабул итү/итмәү - принимать/не принимать
заманча - современный
заманчарак - более современный
белгеч - эксперт, специалист
чакыру/чакырту - приглашение/пригласить
һөнәр - профессия
оста - мастер/профессионально
сыйфат/лы - качество/качественно

Бу эшне башкарыр өчен, беренче чиратта (в первую очередь), әлбәттә, яхшы идея кирәк. Смешарикларның зур уңышы (успех) – балаларга кызык булган шар рәвешендәге (в форме шара) антропоморф персонажлар уйлап табу (придумать). Бүгенге көндә монстрлар рәвешендә персонажлы мультфильмнар күп, тик аларны мин үзем кабул итә алмыйм (не могу принять).

Работа над дубляжом
Работа над дубляжом

Икенче мөһим (важный) нәрсә – яхшы команда җыю. Минемчә, монда иң дөрес юл – Мәскәү яки Петербурдан тәҗрибәле белгечләрне (специалисты) чакырту (пригласить), аларны безнең кешеләр белән бергә эшләтү. Бездә анимация белән кызыксынучы сәләтле (талантливые) кешеләр бар ул, менә аларны бераз өйрәтсәләр (если научат), тәҗрибә уртаклашсалар (поделятся), һөнәр серләрен ачсалар (если раскроют профессиональные секреты), бу кешеләр киләчәктә сыйфатлы анимацион фильмнарны оста (мастер) ясый алырлар иде. Шундый кызганыч күренеш (жалкое зрелище) бар – Мәскәү белгечләре безгә килеп, нәрсәдер оештыра (организуют), күрсәтә (покажут) дә, кайтып китә(уедут). Ә бу очракта алар безнең белгечләрне өйрәтсәләр, уртак (вместе) эшләсәләр, безнекеләр дә киләчәктә сыйфатлы (качественный) контент булдыра алырлар иде.


Полную версию интервью на татарском языке читайте на сайте Радио Азатлык.

В рубрике "Читаем на татарском" есть произведения татарской и мировой литературы. Все тексты адаптированы для изучающих язык, к ним прилагаются аудио, перевод ключевых фраз и тест.

Не забывайте заглядывать на наш сайт, каждый день вы найдете что-то новое и интересное! Также подписывайтесь на наши соцсети: мы есть в Вконтакте, Telegram-е, Facebook-е и Instagram-е. ​

изучаем с Азатлык

На сайте Радио Азатлык выходит много интересных материалов, с которыми мы планируем вас знакомить в рамках курса "Изучаем татарский с Азатлык". Наш метод дает возможность читать на татарском без словаря, быстро привыкая к системе языка и набирая лексический запас. При ежедневном чтении таким методом можно в течение года научиться читать свободно. Запоминание слов и речевых оборотов происходит при этом не за счет зубрежки, а за счет постоянной повторяемости слов в тексте.

XS
SM
MD
LG