Accessibility links

Кайнар хәбәр

Авылларга хәмер түгел, азык-төлек кибетләре кирәк


Кукмара районы Аш-Буҗи авылы кибете
Кукмара районы Аш-Буҗи авылы кибете

Авылларда көндәлек кирәк-ярак, азык-төлек кибетләре, хәтта даруханәләр булмаганда, "Татспиртпром"ның аракы сату нокталары булдыру ниятен авыл халкы хупламый. Кибетләрен япкан эшмәкәрләр дә, "Татпотребсоюз" да авылларда кибет тотуның табышсыз булуын әйтә.

Татарстан вице-премьеры Рөстәм Нигъмәтуллинның исерткеч эчемлекләр сату мөмкинлеген арттыру өчен авылларда күбрәк кибетләр ачу турындагы тәкъдиме җәмәгатьчелектә шау-шу уятты. Моңа Татарстан диния нәзарәтенең Аксакаллар шурасы, Бөтентатар иҗтимагый үзәге каршы чыкты. Җитәкчелек исә бу тәкъдимне ялган аракыдан саклануның бер юлы дип саный. Авылларда, чынлап та, кибетләр саны кими, ләкин халыкка беренче чиратта хәмер кирәкме? Азык-төлек, даруларга ихтыяҗ юкмы? Азатлык әлеге сорауларга җавап эзләде.

Соңгы елларда, көндәлек кирәк-ярак, азык-төлек сатучы бер кибете дә булмаган авыллар саны арта. 2014 елда Татарстанда кибетсез авыллар саны 800ләп булса, быел алар меңгә якын. Татарстан Кулланучылар оешмасы берлегенең Сәүдә идарәсе мөдире Илдус Хатыйпов әйтүенчә, андый авылларга, хөкүмәтнең финанс ярдәме белән, "автолавка"лар хезмәт күрсәтә. Ул авылларда азык-төлек кибетләре булмауны табыш юклыгы белән аңлата.

Илдус Хатыйпов
Илдус Хатыйпов

— Бүген Татарстанда 975 авылда кибет юк. Аларга 121 автокибет йөреп тора. Зуррак территорияле һәм кибетсез авыллары күбрәк булган районнарга күбрәк машина билгеләнә. Мәсәлән, Әтнә районында бер генә автолавка, ә Алексеевски районында – өчәү. Авылларда сатып алучы юк, шуңа анда кибет кую табышсыз. Тиз бозыла, ката торган ризыклар, шул ук балык яки перәнек кебек тауарларны авыл халкы гына сатып алып бетерә алмый. Ә автолавка ике-өч көн саен авылга яңадан-яңа тауар китереп тора, - ди Илдус Хатыйпов.

Ул кибетне тоту өчен җылылык, ут чыгымнарын, кибетче хезмәт хакын исәпләгәч, авыл кибетендәге табыш 300 мең сумнан да ким булмаска тиеш дип аңлата. Ә моны тәэмин итү өчен, һичьюгы, сатып алучылар саны күп булырга, йә тауар бәясе шәһәрдә яки райондагы бәядән 2-3 тапкыр кыйммәтрәк булырга тиеш.

Авылда кибет тотуның мәгънәсе юк

— Кибетне тоту өчен чыгымнар шактый. Аны җылыту, ут бәясе шулкадәр булганда, кибетче хезмәт хакын да исәпләсәк, аның сатып алучысы күп булырга тиеш. Әгәр сатып алучы юк икән, ул тауарның бәясе шәһәрдәгедән 2-3 мәртәбә кыйммәтрәк булачак дигән сүз. Кыйммәтрәк куйсаң, аны кеше алмый, ул машина яллап булса да район үзәгенә барачак. Әле тауарың арзан булса да, хәзер Татарстанда юллар чагыштырмача яхшы, мобильлек бар. Һәр кешедә диярлек машина. Авыл халкы барыбер район үзәкләренә бара. Хәзер әбиләр дә, пенсия алу белән, 3-4 кеше җыелышалар да: "Әйдә, кызлар, кибетләрдә йөреп кайтабыз", дип, такси чакыртып, тауар алырга районга баралар. "Находка"га кереп, шикәрен, ярмасын, көнкүреш химиясен җыеп кайтып китәләр. Шәһәрләр дә Татарстан буенча тигез бүленгән, халык шунда барып та күпләп ризык алып кайтырга күнеккән, авылда кибет тотуның мәгънәсе юк, - ди Хатыйпов.

Автокибетләрнең авылларга булган юл чыгымнарының бер өлешен дәүләт каплый, чөнки аны эшмәкәргә генә калдырсаң, бу эш табышсызга әйләнә. Автокибетләргә конкуренция булдырып, шәхси эшмәкәрләр дә төрле авылларга машина белән йөреп караганнар, әмма табыш булмау сәбәпле, бу эштән туктарга мәҗбүр булганнар.

Кечкенә авылларга йөрү бөтенләй чыгымлы эш

— Русиядә караганда, Татарстан бу өлкәдә алдынгы төбәк. Безнең республикада "автолавка"ларның бәясенең бер өлешен дәүләт субсидия итеп кире кайтара. Ягулык кирәк-яракларын дә хөкүмәт каплый. Югыйсә, эшмәкәр үзенә табыш китермәгән авылларга кермәячәк. Мисал өчен, Актаныш районындагы бер йортлы, ике кеше генә яшәүче авылга да йөри ул. Бер кеше генә торган авылларда да сатып кайтабыз. Кечкенә авылларга йөрү бөтенләй чыгымлы эш, ул шул зуррак авыллар хисабына гына каплана, - ди Илдус Хатыйпов.

Әгерҗе районы Сокман авылында яшәүче Гөлзада Хәбибуллина үз авылларында нибары бер кибет барлыгын, ассортиментның бик ярлы булуын әйтә. Андый авылларга автолавка да йөрми, кулланыр тауар да юк. Авыл халкы азык-төлекне читтән юллап алырга мәҗбүр.

Гөлзадә Хәбибуллина
Гөлзадә Хәбибуллина

— Сокманда бер кибет бар, әмма тауар ассортименты бөтенләй юк. Кибет хуҗасы ике-өч пачкалап кына ярма, токмач, арзанлы чәйләр, балык консервалары алып кайта, әмма ул гына аз бит. Алалар да бетерәләр. Витамин ашыйсы килгән вакытлар хәзер. Кыяр-томатын, алмасын, хөрмәсен, бананын да авыз итәсе килә. Берне булса да алып ашар идем, дип утырган чаклар күп. Өйдә машина юк, беркая чыгып булмый. Безнең авылга "Райпо" кибетләре килсә яхшы булыр иде, дип сөйләшәбез инде, - ди Хәбибуллина.

Егермеләп хуҗалыгы булган Сокманда 40-50 чамасы гына кеше яши. Форсаты чыкканда, Удмуртия республикасындагы Алнаш район үзәгенә барып азык-төлек, көнкүреш кирәк-яраклары җыеп кайталар.

— Удмуртиянең Алнаш саласы бездән 12 чакрымда урнашкан, шунда машина яллап барып кайтабыз. Ашарга да, кием-салым кирәк булганда да Удмуртиягә чыгабыз. Әгерҗе район үзәге бездән 50 чакрымда урнашкан, бик ерак бит. Даруханә кирәк булса да Удмуртиягә чыгасы, - ди Гөлзада ханым.

Мамадыш районы Шәдче авылыннан 82 яшьлек пенсионер Махруза Газимова үз авылына даруханә кирәклеген әйтә.

Әй тилмереп тә карыйбыз даруга!

— Безнең авыл зур, 100дән артык кеше яши. Шәдчедә ике кибет тә бар, ипи сатучылар гел килеп тора. Безнең авылга иң җитмәгән әйбер – ул даруханә. Ул бар иде, ике ел элек ябылды. Әй тилмереп тә карыйбыз даруга! Авылыбызда 85 яшьтән узган 15-16 кеше яши, көн туды исә дару кирәк, ә даруханә юк. Кем каян юллап алса – шуннан кайтара. Өстәвенә, хәзер шундый эпидемияле чорда, дару гел кирәк булганда... Аны китереп булса да сатып булмыймы икән? Авыл халкы үлеп бетә бит болай. Авылларда даруханәләр юклыгын уйласын иде өстәгеләр, - ди Махруза Газимова.

Кукмара районы Чишмәбаш авылыннан Раиф Фәйзуллин 2000 елда ук шәхси эшмәкәрлеккә кереп киткән, 18 ел буе шул өлкәдә эшләгән. Берничә ел элек бар булган җиде кибетен япкан. Ул соңгы елларда кече һәм урта эшмәкәрләргә, бигрәк тә кибет тотучыларга таләпләрнең бик нык артуын, шуңа авылларда кибет тотуның үз-үзен акламавын әйтә.

Хәзер авылда кибет тотуның табышы юк

— Хәзер авылда кибет тотуның табышы юк. Кукмарада бик күп кибет ябылды. Аракы мисалында аңлатып карыйм, аның аша аңлатырга җиңел. "Магнит" кибетенә барып, карта белән аласың – 220 сум тора, ә авыл кибетеләренә аны "Татспиртпром" 270 сумнан сата. Аңа сатучы үзенең өстәмә хакын да куйгач, ул 300 сум була. Ун процентка да арттырмый гына сатып булмый, салым да түлисе бар. Бүтән тауарлар да шул. Шулай итеп, авылдагы хаклар шәһәр, район үзәге бәяләреннән күпкә югары чыга. Моңа өстәп, электрон кассалар кертелде. Аны урнаштыру зур чыгымнар сорый – анысы бер хәл, әле аны эшләтү өчен интернет яхшы булырга тиеш. Анысы да авылда юньләп эшләми. Ә ул булмаса – саттырмыйлар, канун бозган булып чыгасың, штраф сугалар, - ди Фәйзуллин.

Ул соңгы бер ел эчендә авыл халкының сатып алу мөмкинлеге кимүен дә билгеләп үтте.

— Узган елгы белән чагыштырганда, яшелчәләргә бәя кимендә 100 процентка артты: 15-20 сумлык кәбестәләр хәзер авылда – 65-70 сум, кишер дә 100 сумга менеп бара, ипи-сөт хакы да артты. Ярмалар көздән үк кыйммәтләнде, әле дә туктамый, кайткан бер тауар яңа бәя белән артып бара. Соңгы 3-4 елда Кукмарада мин белгәне генә 20-30 эшмәкәр кибетен япты инде. Безнең районда, Янил авылында "Пятерочка" кибете дә ачып караганнар иде. Өр-яңадан салып, парковка урыннары ясап эшләнгән кибет иде. Бер ел да эшли алмады – ябылды. Мондый гына керем белән алып барып булмый, диделәр. Минем дә кибетләрнең ике бинасы буш тора әле, сатып алучы юк, - ди Фәйзуллин.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG