Самар өлкәсенең мәгариф һәм фән министрлыгы, татарлар яши торган Гали авылында тугызынчы сыйныф укучысына тәнәфестә намаз укуны тыюлары турындагы Азатлык язмасына фикерен белдерде. Редакциянең сорауларына җавапны министр урынбасары Елена Пинская имзалаган.
Җавапта әйтелгәнчә, Русия Конституциясенең 28нче маддәсенә ярашлы, "һәр ватандашка вөҗдан иреге, дин тоту иреге, шул исәптән мөстәкыйль рәвештә яки башкалар белән бергә теләсә нинди динне тоту яки бер динне дә тотмау хокукы бирелгән".
Шул ук вакытта Самар өлкәсенең мәгариф министрлыгында искәртүләренчә, "укучыларның үз-үзләрен тотышы кагыйдәләре гомуми белем бирү оешмасының низамнамәсендә һәм җирле норматив актларда беркетелгән", ә "укучының дәрес вакытында нинди дә булса дини ритуаллар башкаруы дисциплинаны һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозуга китерә".
"Тәнәфес - бала өчен ял вакыты булып тора. Әгәр ул иҗтимагый тәртипне бозмаса, чит милекне бозмаса, агрессия күрсәтмәсә, үзен имин тотса, киләсе дәрескә кадәр үзенә ничек ял итәргә һәм тернәкләнергә икәнен сайлауда ирекле", дип белдергән төбәкнең мәгариф министрлыгы.
Шулай да түрәләр "Вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы" федераль канунның 16нчы маддәсе нормасын да искә алган: "Мәгариф оешмалары гыйбадәтләр, башка дини йолалар һәм тантаналар кылына торган урыннар исәбенә кертелмәгән".
Шул сәбәпле, "белем бирү оешмалары биналарында, дини йолалар һәм тантаналарда катнашучыларның да, белем бирү процессында катнашкан башка кешеләрнең дә иҗтимагый тәртибен һәм тантанасын тәэмин итү чараларын күрүне таләп итә торган халык алдында гыйбадәт кылулар, башка дини йолалар һәм тантаналар (шул исәптән гыйбадәт җыеннары һәм дини җыеннар да), митинглар һәм демонстрацияләр уздыру өчен билгеләнгән тәртиптә тормышка ашырылырга тиеш", дип белдергән Самар өлкәсенең мәгариф министрлыгы.
Февраль башында Азатлык биш бала анасы Зөлфия Гомәрова турында язма чыгарган иде. Ул үзенең улына – тугызынчы сыйныф укучысы Мөхәммәт-Салихка тәнәфестә намаз укуны тыюлары турында сөйләде.
Мәктәп мөдире Фидаил Маннанов укучының әнисе исеменә кисәтү җибәргән. Анда әйтелгәнчә, тугызынчы сыйныф укучысы "белем алучыларның эчке тәртибе таләпләрен боза".
Мәктәп мөдире намазны казага калдырып өйдә укырга куша икән. Имеш мәктәптә намаз укыганны күргән балалар өйләренә кайтып сөйлиләр, аннары төрле сүзләр китәргә, тикшерү, ФСБ килергә мөмкин, дип әйтә икән.
"Гали урта белем бирү мәктәбе җитәкчелеге улыгыз белән әңгәмә уздыруыгызны һәм аңа карата чаралар күрүегезне катгый рәвештә сорый. Югарыда санап узылган белем алучыларның эчке тәртип таләпләрен бозуны алга таба да дәвам иткән очракта, укучыны мәктәптән чыгаруга кадәр булырга мөмкин чаралар күреләчәк", диелгән мәктәп мөдиренең кисәтүендә.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!