Биш балалы Галиәхмәтовлар гаиләсе Гали авылына 2014 елда Новосибирски шәһәреннән күчеп кайткан. Гали авылы Самар өлкәсенә дүрт мәчетле иң зур татар авылларының берсе. Урыслар бу авылда бармак белән генә санарлык.
Зөлфия Гомәрова (кыз фамилиясе) әйтүенчә, авылда аларны бик кабул итеп бетермәгәннәр. Ваһһабилар дип әйтүчеләр дә булган. Хәтта авылдан да куарга теләгәннәр. Бишенче балалары туып бер ай узгач Зөлфия ханымның ире юл казасына эләгеп вафат була. Хәзерге вакытта биш баланың икесе үз гаиләләре белән тормыш итә, өч баласы Гали авылы мәктәбендә (9нчы, 7нче һәм 1нче сыйныфта) укый.
Бу гаиләдәге малайларның икесе быелгы уку елыннан намазны казага калдырмыйча мәктәптә укырга булганнар.
"Алар шимбә укымыйлар, шуңа гадәти көннәрдә дәресләр саны тугызга җитә. Кыш көнне бит намаз вакытлары бер-бер артлы бара. Сәгать дүрттә мәктәптән кайтканда инде өйлә чыгып икенде намазы кергән була. Шуңа өйлә намазын калдырмас өчен 9нчы сыйныфта укучы улым Мөхәммәт-Салих декабрь айларында аны мәктәптә укый башлады", ди Зөлфия ханым.
Малай намазны тәнәфес вакытында берәр кеше йөрмәгәнрәк аулак урында укыса да, кайсыдыр укытучы күреп калып мәктәп мөдиренә җиткергән. Шуннан әнисен мәктәпкә чакырта башлаганнар.
Өстәвенә балалар җомга көнне мәчеткә намазга да йөриләр. Шул сәбәпле Мөхәммәт-Салихның өч дәресе кала икән.
"Аның икесе дәрестән тыш, ягъни күбрәк 9нчы сыйныфтан соң булачак имтиханга әзерләнү дәресләре. Әмма барыбер калдыру ярамый дип әйтәләр", ди ана кеше.
Башта мәктәп мөдире җомга намазына дәресләрне ташлап китмәсен өчен аңа махсус бүлмә бирергә дә ышандырган. Шуннан соң РОНОга барып соравын, әмма рөхсәт итмәүләрен әйткән.
Мәктәп мөдире намазны казага калдырып өйдә укырга куша икән. Имеш мәктәптә намаз укыганны күргән балалар өйләренә кайтып сөйлиләр, аннары төрле сүзләр китәргә, тикшерү, ФСБ килергә мөмкин, дип әйтә икән.
Мөхәммәт-Салих инде мәктәп бинасы эчендә укырга рөхсәт булмаса, тышка чыгып укыйм дигән, әмма бинадан чыгу рөхсәт ителми икән.
Мәктәп тарафыннан Мөхәммәт-Салихны өйдә укуга күчерү тәкъдиме дә булган, шулай ук дистанцион белем алуны да әйтеп караганнар. Мәктәп мөдире Фидаил Маннанов тарафыннан төрле юллар тәкъдим ителгән. Иң мөһиме - бала намазны мәктәптә укымасын диелгән. Ана исеменә кисәтү дә җибәрелгән.
Шундый ук кисәтү унынчы сыйныфта укучы һәм намазны калдырмаучы Наил Вәлиев әнисе исеменә дә булган.
Мөхәммәт-Салихның әнисе тиздән көннәр озыная башлар һәм инде малай намазны өйдә укый башлаячак дип өметләнә. Әгәр элек Мөхәммәт-Салих 9нчы сыйныфны тәмамлагач укуын мәктәптә дәвам итәргә уйлаган булса, бу хәлдән соң кире уйлаган.
"Баланың тәртибеннән зарланучы юк, мәктәптә дә ярыйсы укый, хәтта математикадан олимпиадаларда да катнаша, ике "3"лесе генә бар инде. Карантинга кадәр чаңгыдан төрле спорт ярышларында да катнашты. Бернинди зарланулар да булганы юк. Бу хакта мәктәп мөдире дә әйтә. Менә шул мәктәптә намаз укыганын гына яратмыйлар", диде Зөлфия Гомәрова.
Әлеге гаилә юридик ярдәм сорап адвокат Руслан Нәгыевка мөрәҗәгать иткән. Нәгыев мәктәп мөдиренең гамәлләре кануни түгел дип әйтә.
"Мәктәп мөдире мәктәптә дини үгетләү тыелган дип әйтә. Әмма намаз - үгетләү түгел, малай бит үзе артыннан иярергә үгетләми. Ул бары тәнәфес вакытында аулак урында намаз гына укый. Ә тәнәфес - ул аның шәхси вакыты. Моннан тыш мәктәп мөдире бу вакытта аның иминлеген кайгыртырга тиеш. Әгәр мәсьәләне хәл итеп булмаса, прокуратура яки мәхкәмәгә мөрәҗәгать итәчәкбез", диде Нәгыев.
Азатлык көн дәвамында аңлатма алырга теләп мәктәп мөдире Фидаил Маннановка да шалтыратты, әмма ул телефонын алмады. Аның җавабы булган очракта, аерым хәбәр ителәчәк.
* * *
2021 елның февралендә Чиләбе өлкәсе Пласт шәһәрендә яшәүче 7нче сыйныф укучылары Габдулла һәм Габдрахман Солтановларның әти-әнисе мәктәптә улларына ят булган православ мәдәнияте көчләп тагылуы һәм намаз укуны тыюга зарланып прокуратурага мөрәҗәгать иткән иде. Малайларның әтисе – Пласт шәһәре имам-хатыйбы Рәис Солтанов. Имам, православ динен генә алга сөреп, исламны чикләүне бу төбәктә элек-электән яшәгән халыкларга хөрмәт күрсәтмәү дип белдергән иде. 24 ел Пласт шәһәре имамы булып торган Рәис хәзрәт прокурордан бу хәлне тикшереп, тиешле чаралар күрүен үтенде.
Солтановлар гаиләсенә юридик ярдәмне адвокат Руслан Нәгыев күрсәтте. Ул Азатлыкка әйтүенчә, балаларның намаз укырга теләкләре бар икән, аны тыю канунга каршы килә. Балалар бу карарны үзләре, мөстәкыйль кабул иткән. Бу очракта мәктәп аларның иминлеген тәэмин итәргә тиеш. Алар каядыр баскыч астында, кар өстендә намаз укып йөрергә тиеш түгел (андый хәл дә булган). Мәктәп балаларга имин урын бирергә тиеш.
Прокуратурага мөрәҗәгать иткәннән соң, бу хәлләргә журналистлар игътибар юнәлткәннән соң, балаларның хокуклары якланды, бу мәсьәлә уңай хәл ителде, дип сөйләде Азатлыкка Нәгыев.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!