Accessibility links

Кайнар хәбәр

ТИҮ активисты полициядән килгән урысча чакыру документын татарча язуны таләп итә


Татар милли хәрәкәте активисты Кәшиф Гатин
Татар милли хәрәкәте активисты Кәшиф Гатин

Татар милли хәрәкәте активисты Кәшиф Гатин Казанның “Вишневский” полиция бүлегеннән үзенә килгән урысча чакыруның татарча язылуын таләп итеп әлеге бүлеккә хат язган. “Урысча хатыгызны үзегезгә җибәрәм. Мин аңламадым”, дип белдергән ул җавабында.

Казанның "Вишневский" полиция бүлеге җитәкчесе подполковник Вячеслав Кочетов Кәшиф Гатинга урысча хат язып, 25463 номер белән 2021 елның 23 декабрендә теркәлгән административ канун бозуга катнашы булуын белдергән һәм 17 февральдә шул бүлеккә чакырган.

Гатин 28 гыйнварда почта аша җибәрелгән ул чакыру хатын 7 февральдә кулына алган һәм бу хатка татарча җавап хатын 8 февральдә почта аша "Вишневский" полиция үзәгенә җибәргән.

Бу турыда Азатлыкка Кәшиф Гатин үзе әйтте.

Гатин полициягә татарча хат язуның максаты – татар телен дәүләт теле итү, дип аңлатты.

— Халкыбыз, татар теленә дәүләт теле статусы таләп итеп мәйданнар тотты һәм бу теләгенә иреште. Ә ул статусны "абзыйлар" эшләтмәделәр. Канун гамәлдә бар, ләкин чынлыкта эшләми. Мин шушы канунны эшләтү өчен үземә бер принцип куйдым. Кая гына барсам да, нәрсә генә язсам да, нинди генә документлар эшләсәм дә, үзем дә татарча язам һәм тиешле оешмалардан да татарча язуларын таләп итәргә тырышам. Чөнки максатым – татар теленә ихтыяҗ тудыру. Татар теленә ихтыяҗ ул бары тик дәүләт теле буларак эшләп китсә генә туа. Полиция үзәгенә дә нәкъ менә шул максаттан татарча хат яздым, – дип белдерде ул.

Активист үз хатына татарча җавап булачагына бик ышанып бетмәвен әйтте.

— Дәүләт теле булган татар теленә ихтыяҗны сүндермәскә кирәк. Татар теленең Татарстанның дәүләт теле икәнен аңласыннар иде, – ди Гатин.

Кәшиф Гатин үзен "Вишневский" полиция бүлегенә чакыру узган елгы Хәтер көне митингы белән бәйле булырга мөмкин дип фаразлый.

— Хатта узган елның 23 декабрендә имеш ниндидер административ тәртип бозу турында язылган. Яңа ел алдыннан бернинди урам чарасы да булмады. Хәтер көненнән соң бернинди чараларда да катнашмадым. Бу да зур сорау тудыра. Татар иҗтимагый үзәгенә карата соңгы елларда барган хөкем карарлары бар да хокукый документлар түгел, ә иҗтимагый үзәкне сәяси эзәрлекләү. Бу чакыру да шул юнәлештәндер дип уйлыйм, – ди ул.

Гатин, бу хатка татарча җавап булса да, булмаса да, полиция үзәгенә баруны уйлап бетермәвен әйтте.

— Хәзер илдә канун белән эш итмиләр. Ә көч бар, акыл кирәкми, дигән принцип нигезендә гамәл кылалар. Шуңа күрә, анда барсаң, шунда ук берничә тәүлеккә утыртырга да, тотып мәхкәмәгә алып китәргә дә мөмкиннәр. Узган елларда административ канун бозу дигән булып чакырып, автозакка утыртып мәхкәмәгә алып киткәннәр иде бит. Ә мәхкәмәдә алдан әзерләнгән сәяси карарны укыганнар иде, – диде Кәшиф Гатин Азатлыкка.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG