1 июньнән Русиядә кайбер спорт ярышларына керү өчен җанатар электрон паспорты, ягъни Fan ID кирәк булачак. Бу хактагы канун былтыр декабрьдә имзаланды. 2022/2023 еллар сезонында Fan ID футбол ярышларына кертеләчәк дип көтелә. Паспортны дәүләт хезмәтләре порталында (Госуслуги) алып булачак. Мондый документ "тамашачаны идентефикацияләү" өчен кирәк диелә, монда җанатарның гамәлләре турында мәгълүмат саклана. Fan ID ясамый торып, спорт чараларына билет алып булмаячак.
Мондый схема Русиядә 2014 елгы кышкы Олимпия уеннарында, 2018 елда футбол буенча дөнья беренчелегендә һәм Петербурда Евро-2020 ярышларында кулланылган иде.
"Дөрес булмаган" җанатарларны депортацияләү
Әлеге яңалыкка Русия футбол такымнарының җанатарлары дәррәү каршы чыкты. Алар арасында Казанның "Рубин" һәм Уфаның "Уфа" клублары фанатлары да бар. Паспортлар кертелгән очракта алар ярышларга бойкот белдерергә вәгъдә итә.
Мәсәлән, Уфа җанатарлары болай да безне стадионнарга читлекләргә керттеләр, хәзер исә бер файдасыз документ алырга кушалар ди. "Без клубны ташламыйбыз. Fan ID кирәк булмаган бөтен чараларда аңа теләктәшлек күрсәтәчәкбез. Фанат — җинаятьче түгел", диелгән "Уфа" клубы җанатарларының телеграм-каналында.
"Рубин" җанатарлары да бу уңайдан белдерү белән чыкты.
"Хәрәкәт тарихында башбаштаклы белән беренче тапкыр очрашмыйбыз. Fan ID тамашачы иминлеге өчен түгел, ә погонлы кешеләргә "дөрес булмаган" җанатарларны Русия стадионнарыннан депортацияләү өчен уйлап чыгарылган — бу уңайдан безнең бернинди дә иллюзияләр юк", ди "Рубин" фанатлары.
Футбол җанатарлары әлеге чараны "репрессив", "нигезсез", "чамадан тыш" дип саный һәм ул стадиондагы хулиганнарга каршы түгел, ә хакимиятләргә теге яки бу сәбәпләр белән ярамаган бөтен кешегә каршы кулланылыр дип курка.
Fan ID керткәнче, футболдагы җитдирәк проблемнарны чишәсе иде
Азатлык сораштырган җанатарлар исә иң беренче чиратта бу болай да тулы булмаган стадионнарны бушатачак дип саный.
Футбол җанатары, үзе дә һәвәскәр футболчы Айнур Шәрәфетдинов хакимиятләр Fan ID кебек вак мәсьәләләр белән шөгыльләнгәнче Русия футболында күпкә җитдирәк проблемнарны хәл итсен дигән фикердә.
"Русия футболында күпкә катлаулырак проблемнар бар. Мәсәлән, яшь талантларны яңа дәрәҗәгә үстерү, спорт мәктәпләрен үстерү. Футбол әле халык мәхәббәтен шул дәрәҗәдә яуламаган, стадионнары тулы булмавыннан да күренә. Уйнарга мөмкинлекләр җитеп бетми, сыйфатлы футбол тренерлары юк. Үзебезең спортчыларны үстерү проблемнары турында уйланыр идем. Яшь талантларны эзләү системы, скаут системы начар эшли. Бик талантлы яшьләр бар, ләкин аларны күтәреп алучы юк", диде Шәрәфтединов Азатлыкка.
Ул шулай ук бу нейтраль, ягъни ярышларга еш йөрмәүчеләрне бөтенләй югалтуга китерергә мөмкин дип саный.
Бу нейтраль җанатарларны югалтуга китерәчәк
"Fan ID дөнья чемпионатлары өчен актуаль иде. Чит ил җанатарлары визаларсыз гына футбол карарга килү өчен. Ә хәзер бу нейтраль җанатарларны югалтуга китерәчәк. Мин футболны яратам, паспортны таләп итсәләр, аны ясатам. Ә кемнәрдер, мәсәлән, кичләрен кайта да, кая барырга икән, театргамы, киногамы, концерткамы, футболгамы дип уйлый. Ләкин инде футболга бара алмый, чөнки паспорты алдан ясатылмаган. Һәм ул "әй, ярар, ясатып тормыйм, бүтән җиргә барам" диячәк. Русия премьер-лигасында тулы сезонда стадионнарга барлыгы 1 млн кеше җыела. Ә Казанда 45 мең кешелек аренага "Рубин"га көч хәл белән 7 мең кеше килә. Бу уртача күрсәткечләр. Кеше футболга болай да йөрми", ди Айнур.
Стадионда тәртип бозу проблемын ул башка юл белән чишәргә тәкъдим итә. "Әгәр җанатар стадионда ниндер тәртип бозган икән, мин аңа, зыян дәрәҗәсенә карап, биш уенгамы, ун уенгамы керүне тыеп торыр идем. Аннары, Fan ID-ны теге яки бу сәбәп табып сиңа бирмәскә дә мөмкиннәр. Моңа да тискәре карыйм", диде Айнур Шәрәфәтдинов.
Үз исемен атарга теләмәгән тагын бер футбол җанатары да Азатлыкка әйтүенчә, "Fan ID тәртип урнаштыру һәм бөтен нәрсәне дигиталлаштыру максатыннан уйлап чыгарылган".
"Мин моңа ничек карарга да белмим, Fan ID белән зур чараларга кереп карадык, ә болай артык мәшәкать инде, дөресен генә әйткәндә. Билгесез сәбәпләр белән "кара исемлеккә" эләксәң, футбол караудан бөтенләй мәхрүм калу ихтималы бар", ди ул. Ул үзе билетларны матч алдыннан гына алырга күнеккән, Fan ID-ны бик мәҗбүр итсәләр ясатырмын ди. Бойкотларга кушылырга җыенмый, мин канунга буйсынам", диде ул Азатлыкка.
Тәртип кирәк
Спорт журналисты, "Татарстан яшьләре" газетының баш мөхәррире Атлас Гафиятов җанатарлар ягыннан караганда Fan ID мәшәкатьле әйбер, канунның кытыршы яклары бар ди, ләкин тәртип булырга тиеш дип саный.
"Җанатарлар ягыннан чыгып караганда, кирәкми ул. Кеше бит ял итәргә килә анда, паспорт белән килми бит инде ул анда. Бу җанатарларны тәртипкә кертү, контрольдә тоту өчен эшләнгән әйбердер дип уйлыйм. Бер яктан хәзер бөтен җирдә видеокамералар да бар, фанат клублары үз әгъзаларын белә, үзләре арасында үзләре тәртип урнаштыра ала. Ләкин тәртип кертергә җыеналар икән, кертсеннәр. Фанатлар бер кызып китсә, ул бит фетнә кебек. Кеше бит билгеле бер эмоциягә кергәннән соң үзенең нәрсә эшләгәнен контрольдә тота алмаска мөмкин. Тәртип булырга тиеш бөтен әйбердә. Тәртип", диде Гафиятов Азатлыкка.
Тәртип кертергә җыеналар икән, кертсеннәр
Бу гади җанатарларны стадионнан биздерергә мөмкинме дигән сорауга ул футбол, хоккей кебек популяр төрләрнең җанатарлары барыбер калачак дип уйлый. "Бизүен бизмәсләр инде, җанатар булган кеше җан ата инде. Аның канына кергән. Ул бит наркотик кебек – хоккей", ди Гафиятов.
Ә менә көрәшкә дә кертелсә, кыенга туры киләчәк дип саный.
"Көрәшкә болай да кеше әз килә. Буп-буш залда уздырып кара инде ярышны, кеше эмоцияләрен белдерә бит. Көрәшчеләр һәм тамашачылар арасында сөйләшү юкка чыга, тәме бетә бөтенләй", диде Атлас Гафиятов һәм канунның бөтен уңай һәм кире якларын канун бераз эшли башлагач күрербез, бәлки, үзгәртерләр дә дип өстәде.
Митингларга йөрүчеләргә дә Fan ID бирелмәскә мөмкин
Спорт юристы Илья Чичеров Fan ID бирмәс өчен төрле сәбәпләр таба алалар дип саный.
"Канун белән ниндидер проблемнары булган җанатарларга чикләүләр куелачак һәм алар Fan ID ала алмаячак, стадионнарга кертелмәячәк. Бу кеше кайчандыр ниндидер фанат вакыйгаларында күренеп калу да булырга, җәмәгать тәртибен бозу да булырга мөмкин. Моңа килештерелмәгән митингларда катнашуны да, ни телисең, шуны тартып кертергә була", дигән юрист Настоящее время телеканалына.
Формаль рәвештә папортны өч сәбәп белән бирмәскә мөмкиннәр:
- җанатар Русиядәге яки башка илләрдә уздырылган спорт чараларында җәмәгать тәртибе бозуы турында мәгълүмат булса;
- дәүләт иминлеген яки җәмәгать тәртибен тәэмин итү өчен кирәк булса;
- җанатарның хокукларга каршы гамәлләр кылырга "нияте булса".
2021 елда Петербурда узган Евро-2020 матчларына җанатар паспорты депутат Маким Гонгальский, "Чемпионат" сайты журналисты Максим Пахомов, Sports.ru продюсеры Соня Шевелевага бирелмәде. Алар үзләре моны протест чараларында катнашулары белән аңлатты.
Fan ID иминлек һәм тынычлык өчен кирәк
Русия премьер-лигасы президенты Ашот Хачатурянц әлеге канун идеясе клублардан түгел, ил хакимиятеннән чыкты ди. Шул ук вакытта ул бу стадионнарны иминрәк итәчәк дип белдерде. "Fan ID белән бәйле хәл яхшы тормыштан килеп тумады. Стадионнарда иминлек белән проблемнар бар иде. Хатын-кызлар һәм балалар үзләрен имин мохиттә икәнен тоярга тиешләр", диде Хачатурянц.
Русия җыелмасының элекке футболчысы Динияр Билалетдинов та канунны хуплады. Ул фанатларның урындыклар яндырган вакытларны искә төшерде һәм әлеге канун кертелүгә үзләре гаепле диде. "Петарда яндырдың икән — автозакларга әзер бул. Аерым регламент бар, син нәрсәгә барганыңны беләсең, аннары зарланма", диде Билалетдинов.
Дума депутаты Николай Валуев бойкотлар бернигә китермәячәк ди.
"Канунны президенты имзалады, аның кире каралуына шикләнәм. Алай булмый", диде Валуев һәм Fan ID беренче чиратта "тамашачаларның иминлеген тәэмин итү, контрольдә тоту түгел", дип өстәде.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!