Accessibility links

Кайнар хәбәр

CAS: Камилә Вәлиева Пекиндагы Олимпиадада чыгыш ясавын дәвам итәчәк


Камилә Вәлиева
Камилә Вәлиева

CAS Камилә Вәлиева эшенең карарын хәбәр итте. Русиянең фигуралы шуучысы Пекиндагы Олимпиадада чыгыш ясавын дәвам итәчәк.  

Спорт арбитраж мәхкәмәсе Халыкара олимпия комитетының (ХОК), Дөнья допингка каршы агентлыгының (WADA) һәм Тимераякта шуу халыкара берлегенең (ISU) апелляцияләрен кире какты. Ул 13 февраль Мәскәү вакыты белән 15:30 сәгатьтә башланган иде, җиде сәгатьтән соң гына төгәлләнде. Утырыш тәмамланганда Пекинда сәгать иртәнге дүртенче ярты иде.

Джеффри Бенз (АКШ), Фабио Иудика (Италия) һәм Весна Бергант Ракоцевичтән (Словения) торган хөкемдарлар төркеме ХОК, WADA һәм ISUның апелляцияләрен карады. Алар Русиянең допингка каршы агентлыгының (РУСАДА) карарын шикаять итте, чөнки 9 февральдә РУСАДА Камилә Вәлиеваны ярышлардан читләштерү турындагы карарны гамәлдән чыгарган иде.

Камилә Вәлиеваны Олимпиададагы шәхси турнирга уздыру карары аның "якланган зат" булуы һәм мондый спортчыларга аерым мөнәсәбәт белән бәйле диелә.

Йөрәк белән проблемнар булганда билгеләнә торган триметазидин препаратын Вәлиеваның 25 декабрьдә тапшырган тестында тапканнар иде.

Шулай да бу хакта 8 февральдә, спортчы Русия такымы составында такым ярышларында алтын медаль яулаганнан соң гына билгеле булды. Русиянең фигуралы шуучыларын бүләкләүне кичектерделәр.

Вәлиева эшен караган вакытта, мәхкәмә Олимпиадада фигуралы шуучыларның такым турниры белән бәйле мәсьәләләрне тикшермәгән, алар башка мәхкәмә эшендә каралачак.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG