Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда коммунал хезмәт бәяләре арта. Хакимият халыкны ничек тынычландырыр?


Рәсми тарифлар әлегә үзгәрмәсә дә, Татарстанда торак-коммунал хуҗалыгы хезмәтләренең бәясе сизелерлек күтәрелү социаль киеренкелекне дә арттыра. Бу мәсьәлә хөкүмәт дәрәҗәсендә каралды. Җәен исә рәсми тарифлар Казанда 13, башка шәһәрләрдә 9,2, авылларда 6,2 процентка артыр дип көтелә.

Татарстанда торак-коммунал хуҗалыгы хезмәтләре бәясе арта. Рәсми тарифлар әлегә күтәрелмәсә дә, кешеләр беренче үзгәрешләрне 2022 елның гыйнвар аена килгән түләү хисапларыннан ук күрде. Әмма Русиядә тарифларны 1 июльдән күтәрү сәбәпле, халык түләүләрнең артуын җәй уртасында үз кесәсендә катырак сизәчәк. Азатлык түләүләрнең артуына гаҗәпләнүче казаннар һәм белгеч белән сөйләште.

Күп бала анасы Алсу Исхакова Казандагы "хрущевка"да ике бүлмәле фатир арендалый. Гыйнвар аена килгән түләү хисабын күргәч ул шаккаткан. Елның беренче ае өчен ул былтыргыдан 2 мең сумга күбрәк түләргә тиеш.

Алсу Исхакова
Алсу Исхакова

— Бу айда килгән түләүне күргәч бик шаккаттым. Әле белешеп йөргән идем. Мин үзем фатирны арендалыйм. Хуҗага 8 мең сумлык түләү килгән, ничек шулай була инде дидем. Аңа кадәр кышын иң күбе 5-6 мең сум килә иде, — диде ул Азатлыкка.

Алсу ханым сүзләренчә, иң күп сумма җылылык өчен килгән. Керемнең яртысын фатир өчен чыгарып салырга туры килә ди.

— Керемнең яртысыннан күбрәге фатирны арендалау һәм коммунал хезмәтләргә түләү өчен китә. 20 мең сум тирәсе, — ди Алсу Исхакова.

Казанның бердәм хисап үзәкләренә коммунал хезмәтләр өчен түләргә килүчеләр дә гаҗәпләнү белдерә.

— Менә узган айда тулай торактагы 17 дүрткел метрлы бүлмә өчен коммунал хезмәтләргә 3300 сум алганнар иде. Бу айда түләү 3900 сумга җиткән. Җылылык өчен бик каты арткан, — диде бердәм хисап үзәгенә килгән Алсу Вәлиева.

77 яшьлек пенсионер Надежда Антонова пенсиясенең өчтән бере коммунал түләүләргә китүен әйтте.

Надежда Антонова
Надежда Антонова

— Җылылыкка арткан. Утны да күбрәк кабызганмын. Башкасын карамадым. Кемдер капиталь ремонт өчен дә 24 сумга арткан диде. Нишлисең инде, түләргә туры килә. Бурыч җыеп булмый бит. Хәзер 6 мең сумга якын түлим. Бу 46 дүрткел метрлы ике бүлмәле фатир өчен. 19 мең сум пенсия алам, хәзер тагын арттырырга җыеналар. Моннан ни файда? Бәяләр үсә бит. 5 сумга пенсияне арттыралар, аннан дәүләт 20 сум итеп ала, — диде ул.

Бу уңайдан, халыкта ризасызлык арта баруын Татарстан җитәкчелеге дә таныды. Узган шимбәдә Татарстан хөкүмәте киңәшмәсендә президент Рөстәм Миңнеханов җылылыкка бәяләрнең артуы Казан, Чаллы, Түбән Камада яшәүчеләрдә канәгатьсезлек тудыруын әйтте. Ул халыкка аңлатырга һәм исәп хисабында хаталар киткән булса, тиз арада хәл итәргә чакырды. Республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммунал хуҗалыгы министры Марат Айзатуллин бәяләрнең үсүен гыйнвар аенда көннәрнең суык булуы белән аңлатты.

Наил Мәһдиев
Наил Мәһдиев

Чаллы мэры Наил Мәһдиев исә тарифларның артуы да, һава температурасының артык түбәнәюе дә булмады, димәк түләүләрнең шул кадәр артуына сәбәп юк ди. Ул 14 февральдә шәһәр хакимияте киңәшмәсендә коммунал хезмәтләрнең идарәче ширкәтләре артык түләүләр язылган кешеләрдән гафу үтенергә һәм аларның түләүләрен яңадан хисапларга тиеш дип белдерде.

Мәһдиев әйтүенчә, идарәче ширкәтләр һәр кешенең шикаятен тикшерергә тиеш. Җылылык өчен түләүләр шәһәр халкында киңкүләм канәгатьсезлек уяткан иде. Алар Чаллыда түләүләрнең Татарстандагы башка шәһәрләрдәгедән югарырак булуына зарланды.

Русиядә чүп реформасы кертелгәннән соң көнкүреш калдыкларын җыюга да бәяләр нык үсте. Шул ук вакытта, рәсмиләр хезмәт хаклары арта бару турында сөйләсәләр дә, Татарстан халкының реаль кереме үсми. 2020 елда бу күрсәткеч 3,3 процентка төшкән, ә 2021 елның гыйнвар-сентябрь аенда 3,8 процентка арткан.

Икътисад белгече Вадим Хоменко бәяләрнең артуы халыкның төп өлешенә нык тискәре йогынты ясый ди.

Вадим Хоменко
Вадим Хоменко

— Коммунал хезмәтләр бәяләренең артуы халык тормышына начар тәэсир итә. Ике ел дәвам итүче пандемия чорында икътисадта зур кыенлыклар бар һәм халыкның кереме артмый. Узган ел федераль дәрәҗәдә халыкның реаль керемнәре үсүе теркәлде. Әмма бу уртача күрсәткеч. Әгәр икътисадны карасак, кайбер тармакларда гына үсеш булды. Алар — IT, фармацевтика, күчемсез милек. Бетте. Калган урыннарда, бюджет оешмаларында реаль керемнәр артмады. Аерым социаль төркемнәрнең, пенсиядәге кешеләрнең дә реаль кереме кимеде. Шуңа күрә халыкның төп өлеше торак-коммунал хуҗалыгы тарифларының артуын бик нык сизә. Уртача русияленең төп чыгымнары азык-төлеккә коммунал түләүләргә китә. Өлкәннәрнең ярты пенсиясе коммунал түләүләргә китүен күрәбез. Шулай ук аларга дарулар алырга кирәк, әле алары да күтәрелеп тора. Бу катлаулы, җыелып килгән мәсьәлә. Мин моны чиккә җитү дип әйтер идем. Шуңа күрә, дәүләтнең тарифларны арттырмау мөмкинлеге булса, аны эшләргә, контрольдә тотарга тиеш дип саныйм. Алайса, озак вакыт дәвам итүче тискәре тенденциядән котылып булмаячак, — диде икътисад белгече Азатлыкка.

Халыкның реаль керемнәре — инфляцияне исәпкә алып, салымнар түләгәннән соң калган табыш. Бу — илдә яшәү дәрәҗәсенең иң төгәл күрсәткечләреннән берсе санала.

Шулай да, быел бәяләрнең артуы моның белән генә тукталмаячак. Русиядә, елдагыча, тарифлар 1 июльдән күтәрелә. 2022 елның 1 июленнән соң Татарстанда коммунал хезмәтләр өчен түләүләр 6,2 процентка артыр дип көтелә. Бу — Русия төбәкләре арасында иң зур бәя арту күрсәткечләренең берсе. Татарстан Чечня һәм Петербурдан соң өченче урында.

Иң авыры Казанда яшәүчеләргә туры киләчәк. Узган ел Казан шәһәр думасы депутатлары киләсе өч ел эчендә салкын суга һәм канализациягә бәяләрне арттыру карарын хуплады. Беренче үзгәрешләрне халык җәй уртасында сизәчәк. Суга бәяләр 10 процентка, канализация өчен 41 процентка артачак. Бу канализация торбаларының таушалуы белән бәйләп аңлатыла. Халыктан кергән 6,9 млрд сум акча торбаларны төзекләндерүгә һәм алыштыруга тотылачак диелә.

2021 ел азагында Татарстан президенты фәрманы белән яңа тарифлар расланды. Анда 1 июльдән Казанда яшәүчеләр өчен коммунал хезмәт түләүләре 13 процентка, республиканың башка шәһәрләрендә һәм район үзәкләрендә 9,2 процентка, ә авылларда 6,2 процентка кадәр арттыру каралган.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG