Accessibility links

Татарстанның атаклы рәссамы Зөфәр Гыймаев вафат 


Зөфәр Гыймаев
Зөфәр Гыймаев

Аңа 9 гыйнварда 71 яшь тулган булган.

15 февральдә Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Русия һәм Татарстан рәссамнар берлегенең элеккеге рәисе Зөфәр Гыймаев вафат булган. Аңа 71 яшь иде. Рәссамның үлем сәбәпләре әйтелми.

Рәссам белән хушлашу 16 февраль көнне сәгать 11.30 да "Казан Нуры" мәчетендә узачак, дип хәбәр итә Татарстанның мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.

Зөфәр Гыймаев ике ел элек элек Азатлыкка рәссамнарның матди хәле, Казан шәһәре йөзе мәсьәләсендә борчылу белдергән иде.

🛑 Әгәр сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

"Бездә бит хәтта пенсиягә өстәмә дә каралмаган. Башка төбәкләрдә ул бар. Рәссамнар иң якланмаган кешеләр мәдәнияттә. Әлбәттә, калаларның йөзе мәсьәләсен күтәрер идем. Бер караганда, Казан матурайды, чистарды, ләкин бит рух юкка чыкты. Һәйкәлләр мәсьәләсендә эскизларны чын мәгънәсендә белгечләрнең каравын кайтарырга, чын конкурслар үткәрүне торгызырга кирәк. Тарихи бинаны кемнәрдер яндыра да, юкка чыкты дип аның җирен коммерция структураларына бирәләр. Юкса бит эскизлар буенча теләсә кайсы бинаны кабат торгызып була. Агач йортларны торгызуны карарга була. Аңа әллә ни зур күләмдә акча да кирәкми.", диде ул.


Зөфәр Гыймаев 1951 елның 9 гыйнварында Үзбәкстанның Наманган шәһәрендә туган. Казан сәнгать училищесында һәм Ленинградның Репин исемендәге рәсем сәнгате, скульптура һәм архитектура институтында укыган. Шулай ук Советлар берлеге сәнгать академиясенең иҗат остаханәсендә белем алган.

🛑 Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG