Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республикада югары әзерлек режимы турындагы карарга үзгәрешләр керткән. Русиянең баш дәүләт санитар табибының 2022 елның 4 февралендә имзалаган карарына ярашлы, COVID-19 белән авыручылар белән элемтәдә булган затларга мәҗбүри үзизоляциядә булу тәртибе гамәлдән чыгарылган.
Эш бирүчеләргә, шул исәптән дәүләт һәм муниципаль хакимият оешмаларына хезмәткәрләренең кимендә 50 процентын өйдән торып эшләүгә күчерү тәкъдим ителгән.
Оператив штабның 16 февральгә биргән хәбәренә күрә, соңгы тәүлектә Башкортстанда коронавирус йоктыруның 4105 яңа очрагы ачыкланган, инфекциядән 19 кеше үлгән.
🛑 Әгәр сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.
Телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!