Башкортстанда Ишембай район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге хезмәткәрләре 4 февральдән "итальянча эш ташлау"ны өлешчә башлады. Хезмәткәрләр берьюлы ике эштә эшләүдән баш тарта, шулай да ярдәм чакыручылар янына тулы булмаган бригадалар белән чыгып китүне дәвам итә. Элегрәк алар, алга таба болай эшләп булмый дип, эш шартларына, хезмәт хакларына риза булмыйча Русия президенты Владимир Путин, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга хат язган иде. Аны 45 кеше имзалады, күпчелеге – Ишембай районы халкына хезмәт күрсәткән ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре һәм шәфкать туташлары.
"Итальянча эш ташлау" канунда каралган кагыйдәләр һәм нормативлар нигезендә генә эшләүне аңлата. Медицина хезмәткәрләре бригадалар һәм хезмәткәрләр санын арттыруны, бригадаларны тиешле сандагы кешеләр белән туплауны, ә тулы булмаган бригадаларда өстәмә эшләр башкарганнарга өстәмә түләүне таләп итә.
Ишембай медицина хезмәткәрләренә Башкортстанның Иглин районы хастаханәсе хезмәткәрләре да теләктәшлек белдерде. Алар эшли торган хастаханәдә дә шундый ук хәлләр булып ята. Иглин районы хастаханәсе хезмәткәрләре "итальянча эш ташлау"га кушылырга ниятләре барлыгын әйтте. Бу хәбәр республика җитәкчелегенә барып ирешкәч, Иглин үзәк район хастаханәсе баш табибәсе Жанна Карунас вазифасыннан алынды. Ләкин озакка түгел – берничә көннән аның Благовещенски районы хастаханәсен җитәкләячәге билгеле булды.
Иглин үзәк район хастаханәсе хезмәткәре Светлана Әминова Азатлыкка үзләренең хезмәт шартлары турында сөйләде.
— Светлана ханым, ни өчен сез дә "итальянча эш ташлауны" хупларга уйладыгыз?
Эшләргә кеше юк, табиблар килә дә, чыдамый, китеп бара
— Без Ишембайдагы коллегаларыбызга теләктәш, чөнки сабырлыкның да чиге була. Республика сәламәтлек саклау өлкәсендәге барлык проблемнар бездә дә кабатлана. Без дә төнлә эшләгән өчен өстәп түләнергә тиешле акчаларны ала алмыйбыз. Безгә өстәмәнең 50 процентын гына түлиләр. Моннан тыш, үз эшебез белән бер үк вакытта икенче фельдшер вазифасын да башкарган өчен дә 25 процент кына өстәп түлиләр, әле без анысына да бик зур авырлык белән ирештек. Аңа кадәр безнең элекке баш табиб (Жанна Карунас - ред.) бу өстәмәне 100 процентка җиткерергә вәгъдә иткән иде, тик беркем дә моны үтәмәде. Ул безнең проблемнарны республика җитәкчелегенә җиткерергә дә сүз бирде, әмма сүзендә тормады. Без ике ставкадан да артык эшлибез, ә хезмәт хакыбыз тиеннәр генә. Эшләргә кеше юк, табиблар килә дә, чыдамый, китеп бара.
— Сез Иглин хастаханәсендә күптән эшлисезме?
— Мин бу хастаханәдә инде 35 ел, элегрәк эшләгән баш табибларның берсе вакытында да кешеләрнең болай күп китүе булмады. Ашыгыч ярдәм чакыручылар янына 6-7 сәгатькә соңга калып барырга туры килә, өлгермибез. Баш табибыбыз "сигез бригада эшли" дип җавап тота, әмма бездә беркайчан да ул кадәр кеше эшләгәне булмады. Узган сменада бөтен Иглин районына ике фельдшер эшләдек. Һәм Олы-Теләк авылында бер бригада эшләде.
— Барлыгы ничә бригада эшли?
— Бөтен районга өч бригада бар. Беркайчан да сигез бригадага җиткәне булмады. Сигез бригада чыгып хезмәт күрсәтә дип сөйлиләр икән, димәк сменага 16 фельдшер чыгарга тиеш, ә бездә хәзер барлыгы 13 кеше калды. Әле аларның да яртысы авырып ята. Кешеләр арый, коточкыч физик авырлык кичерә. Пациентлар бик күп, җитмәсә, ковид вакыты. Эшләргә бик авыр.
70 мең халкы булган зур бер районга 2-3 фельдшер хезмәт күрсәткәнен белеп торалар
Ишембай табиблары әйткәннәрнең барысы да дөрес, хәлләр чыннан да шулай. Нидер сорый, нидер әйтә башласак, безгә басым ясый башлыйлар, рецедивистлар дип атыйлар. 70 мең халкы булган зур бер районга 2-3 фельдшер хезмәт күрсәткәнен белеп торалар, беркем дә безгә рәхмәт, шулкадәр авырлыкны җиңгәнегез өчен дигәне юк. Ә диспетчерларыбызга ниләр генә ишетергә туры килми: озак килгәнгә халык безне сүгә, шалтыраталар, зарланалар. Зарланырлык та, без бит хезмәт күрсәтергә өлгермибез. Медицина ярдәме ашыгыч, тиз булырга, үз вакытында күрсәтелергә, сыйфатлы булырга тиеш. Без моны үти алмыйбыз. Пациентларыбыз алдында да кыен безгә.
"Ковидлы авырулар табибны атналар буе көтәргә мәҗбүр"
— Былтыр Башкортстан сәламәтлек саклау министры Максим Забелин Иглин районы үзәк хастаханәсенә 18 яшь табибны эшкә урнаштырабыз, дип сөйләгән иде. Шулар арасында 3 фельдшер да бар иде. Нишләп хәлләр һаман уңай якка үзгәрми соң?
— Әйе, министр безнең хастаханәгә медицина уку йортларын тәмамлаган табиблар җибәрелде дип хисап бирде. Имеш, хастаханәнең штаты тулы, диделәр. Чыннан да, узган елда безгә дүрт фельдшер килде. Әмма дүртесе дә эштән китеп барды. Быел безгә тагын биш кеше килде, аларның өчесе китте дә инде. Кайдан килсен монда тулы штат? Яшьләр мондый эш шартларына түзә алмый. Мондый авыр шартлар, арыганлык, физик авырлык, ялсыз эшләү табибларның сәламәтлеген какшата, алар авырый, эшкә чыга алмый.
Поликлиникада ковидлы авырулар табибны атналар буе көтә
Поликлиникада да, стационарда да табиблар җитми. Поликлиникада ковидлы авырулар табибны атналар буе көтә. ПЦР-тест тапшыру өчен дә, ковидтан дәвалау дарулары алыр өчен дә аларга атналар буе көтәргә туры килә. Күпме терапевтларыбыз эшеннән китеп барды инде...
Узган җәйдә безнең ашыгыч медицина ярдәме бригадасы һәлак булды. Фельдшерыбыз Дамир Хисаметдиновка 19 гыйнварда 27 яшь тулган булыр иде. Ул студент-медик иде. Аның ашарга дип әзерләп куйган ризыгы да шул килеш калды. Ашарга да өлгермәде, һәлак булды. Ашарга да вакыт тапмыйча эшләде.
— Һәлакәт сәбәбе нәрсә булды?
— Алар Зубоводагы инфекцияле авырулар хастаханәсеннән Иглинга кайтканда юл һәлакәтенә тарыды. Ашыгыч ярдәм машина йөртүчесе бер ялсыз эшләп, рульда барганда йоклап киткән. Хәтта шушы фаҗига дә хәлне яхшыга үзгәртмәде, баш табибның керфеге дә селкенмәде. Күпме эшләсәң дә, чакыруларга күпме генә чыксаң да, үзеңә тиешле өстәмә хезмәт хакы алу түгел, рәхмәтен дә ишетмисең. Менә шулай карыйлар безгә. Берәр әйбер әйтә башласаң, әллә нинди сәбәпләр табып тикшерүләр уздыра башлыйлар, кимчелек, санитар режимны үтәмәүдә гаепләргә нигез эзлиләр, яки башка берәр гаеп табалар. Бер сүз дәшәргә ярамый, дәшсәң – басым башлана.
"Бөтен әйбергә акча табыла, медицина хезмәткәрләренә түләргә генә акча юк"
— Олы-Теләктәге ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре дә "итальянча эш ташлау"га кушылырга әзер булуларын белдердәләр. Анда хәлләр ничегрәк?
— Олы-Теләк авылында да ике фельдшер бригадасы урынына бер бригада гына эшли. Алар да "итальянча эш ташлау" чарасына кушылырга әзер. Безнең хезмәт күрсәтү радиусы 60 чакрым, ә аларныкы – 150 чакрым. Күз алдына китерәсезме? Алар бер якка 150 чакрым барып, тагын шул кадәр араны кире кайтканчы, күпме вакыт уза? Шушындый шартларда безгә планны үтәмисез, чакырулар "эленеп тора" дип шелтә белдерәләр. "Кайда йөрисез сез?" диләр. Без бит авыруны машинадан ярты юлда төшереп калдыра алмыйбыз.
Бөтен әйбергә акча табыла, медицина хезмәткәрләренә түләргә генә, медикларга ярдәмгә генә акча табылмый. Тулы булмаган бригадаларда эшләсәк тә, ниндидер премияләр күргәнебез дә юк, гәрчә бу канунга каршы килә. Чынлыкта без ике кешедән торган тулы бригадаларда эшләргә тиеш. Ә менә хастаханә администрациясе ел ахырында үзенә премияләр бирергә акча таба.
— Сез ковид авырулары белән эшләүче табиблар өчен каралган өстәмә акчаларны ала алдыгызмы?
— Ковид өчен каралган өстәмәләрне узган елда алдык, ләкин аны да теш-тырнак белән бирмәскә тырыштылар, көрәшеп алырга туры килде. Сәламәтлек саклау министрлыгына кадәр барып җиттек. Ә хәзер, ковид өчен түләүләр вакыты җиткәч, финанс бүлеге тикшерә башлый – берәр авыруны өстәп язмаганбыз микән, янәсе.
* * *
5 февральдә Ишембай хастаханәсенең ашыгыч ярдәм хезмәтендәге өч фельдшер эшеннән алынды. Вера Высогорец һәм Альбина Абдрахманова ял көнне эшкә чыкмаган өчен эштән алынды. Бер көн алдан Ишембай хастаханәсе баш табибы ял көнне эшләү турында карар чыгарган булган, ләкин документны "Русия почтасы" аша җибәргән. Нәтиҗәдә, фельдшерларга боерык вакытында килеп җитмәгән. Шуңа күрә алар ял көнне эшләргә тиеш булуларын белми калганнар. Фельдшер Рамил Рәҗәпов төнге эш вакытында авырулар янына дефибрилляторсыз барган өчен эштән куылган. "Действие" һөнәр берлеге өч фельдшерның эшкә кайтарылуын сорап хат юллады һәм прокуратурага шикаять итте.
10 февральдә Башкортстанның хезмәт инспекциясе Ишембай хастаханәсенең фельдшерлары эштән канунсыз алынган дип тапты.
🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!