Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ишембай ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре "итальянча эш ташлауны" өлешчә башлаган


2 февральдә алар коронавирус сәбәпле "эш ташлау"ны туктатып торуларын белдергән иде. Җомга өлешчә булса башлый торырга карар иткәннәр.

Башкортстанда Ишембай район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшерлары 4 февральдән "итальянча эш ташлау"ны өлешчә башлаган. Ишембай район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлеге фельдшеры Вера Высокогорец Азатлыкка әйтүенчә, хезмәткәрләр берьюлы ике эштә эшләүдән баш тарткан, әмма чакыруларга тулы булмаган бригадаларда чыгып китүне дәвам итәләр.

"Без билгеләнгән юлдан кире борылмыйбыз һәм бүгеннән алып берьюлы ике эштә эшләүдән баш тартабыз. Кичә мөдиребез Рамил Рәҗәпов шәһәр хакимияте белән очрашты һәм алар белән сөйләшкән вакытта эпидемиологик вазгыять җайланганга кадәр, таләпләребезнең берсен – чакыруларга тулы бригадаларда гына чыгып китүне әлегә читкә куеп торырга сүз бирде. Әмма без график нигезендә бары тик бер ставкага гына эшкә чыгабыз. Шул рәвешле машиналар саны биштән дүрткә генә калды инде. Ниндидер фаҗига булуына юл куя алмыйбыз, ягъни әгәр чакыруларга фельдшерлар икәүләп бара башласа, кемдер ярдәмсез калырга мөмкин", дип белдерде Вера Высокогорец Азатлыкка.

Алданрак Башкортстанның Ишембай районы хастаханәсе хезмәткәрләре, болай башка эшләп булмый дип, эш шартларына, хезмәт хакларына риза булмыйча Русия президенты Владимир Путин, Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, республика сәламәтлек саклау министры Максим Забелинга мөрәҗәгать язган иде.

Хатны 45 кеше имзалады, аларның күпчелеге – Ишембай шәһәре һәм район халкына хезмәт күрсәткән ашыгыч ярдәм фельдшерлары һәм шәфкать туташлары.

Медицина хезмәткәрләре "итальянча эш ташлау" белән янады – алар бары тик канунда каралган кагыйдәләр һәм нормативлар нигезендә генә эшләячәген әйтте. Мөрәҗәгать авторлары бригадалар һәм хезмәткәрләр санын арттыруны, бригадаларны тулы составта эшләтүне, ә хезмәткәрләрне җыю барышында, тулы булмаган бригадаларда өстәмә эшләр башкарганнары өчен, өстәмә түләү бирүне кертүләрен таләп итте.

2 февральдә алар коронавирус сәбәпле "эш ташлау"ны туктатып торуларын белдергән иде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG