Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда ковид чикләүләре алынырга мөмкин


Әлеге мәсьәләне оператив штаб караячак.

Татарстанда коронавирус таралу сәбәпле кертелгән чикләүләр алынырга мөмкин. Бу хакта 18 февральдә Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина матбугат очрашуында белдерде. Моңа кадәр Русиянең 18 төбәгендә QR-код чикләве тулысынча яисә өлешчә гамәлдән чыгарылды.

"Бүген "Омикрон" штаммы белән авыруның үзенчәлеген исәптә тотып, коронавирус йоктыручылар белән контактта булган кешеләргә мәҗбүри изоляция бетерелде. Ягъни кайбер чаралар үзенең әһәмиятен югалтты. Без хәзер күп очракта респиратор авыруларга хас профилактикага күчәбез. Соңгы көннәрдә авыручылар cанының тотрыклануын күрәбез. Шуңа күрә бүген кайбер чикләүләрне бетерү, яисә кайбер өлкәләрдә алардан баш тарту мәсьәләсе карала. Шулай да әлегә карар кабул ителмәгән. Мәсьәләне өйрәнәләр", диде ул.

Авдонина сүзләренчә, Татарстанда таралган штаммнарның 84 проценты "омикрон"га, 16 проценты "дельта"га туры килә. Бүгенгә республикада "омикрон" штаммының 334 очрагы расланган.

Бер атна эчендә COVID-19 белән авыручылар саны 2,3 тапкырга арткан. Февраль аенда, гыйнварның шушы чоры белән чагыштырганда, йоктыручылар саны 19 тапкырга күбәйгән.

Оператив штаб хәбәренчә, узган тәүлектә Татарстанда коронавирусның 3 600 очрагы теркәлгән, 2 792 кеше савыккан. Рәсми мәгълүматка күрә, пандемия башыннан 1 683 кешенең гомере өзелгән.

Бүгенгә республикада вакцина ясатучылар саны 80 проценттан артып киткән. Барлыгы 2 млн 446 мең кеше прививка кадаткан. Шул ук вакытта стопкоронавирус.рф мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда күмәк иммунитет 56,6 процентны тәшкил итә.

Татарстанда былтыр 15 ноябрьдән театрларга, кинотеатрларга, циркларга, концерт залларына керү өчен вакцина ясату яки коронавирус белән авырганлык турындагы QR-кодларны күрсәтү таләп ителә башлады.

Шулай ук гомуми туклану урыннарына һәм сәүдә үзәкләренә дә QR-кодлар белән генә кертәләр.

2021 елның 22 ноябрьдән QR-кодлар транспортта да кулланылышка керде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG