Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанда җәмәгать транспортында QR-код чикләүләре гамәлдән чыгарыла


Ресторанда QR-код тикшерү
Ресторанда QR-код тикшерү

Моннан тыш, ваклап сату сәүдә объектларына төнлә дә эшләргә рөхсәт ителгән.

21 февральдән Татарстанда коронавируска каршы вакцина ясату яки COVID-19 белән авырып алу турындагы QR-кодларны кайбер урыннарда күрсәтү зарурлыгы гамәлдән чыгарыла. Бу хакта Татарстан хөкүмәте карарында әйтелә.

  • Дүшәмбе көннән башлап татарстаннарга җәмәгать транспортында йөрү өчен QR-код күрсәтү кирәкмәячәк.
  • Боулинг һәм компьютер клубларында да QR-код сорамаячаклар.
  • Моннан тыш, ваклап сату сәүдә объектларына төнлә дә эшләргә рөхсәт ителә.

Моңа кадәр Русиянең 18 төбәгендә QR-код чикләве тулысынча яисә өлешчә гамәлдән чыгарылды.

Татарстанда былтыр 15 ноябрьдән театрларга, кинотеатрларга, циркларга, концерт залларына керү өчен вакцина ясату яки коронавирус белән авырганлык турындагы QR-кодларны күрсәтү таләп ителә башлады.

Шулай ук гомуми туклану урыннарына һәм сәүдә үзәкләренә дә QR-кодлар белән генә кертәләр.

22 ноябрьдән Татарстанның җәмәгать транспортыннан бары тик QR-кодлары яки сәламәтлеге сәбәпле вакцина ясатмавы хакындагы белешмәләре булганнар гына куллана ала иде.

Җәмәгать транспортында QR-кодлар кертүдә Татарстан илнең беренче төбәге булды. Бу чикләүләр кертелгән беренче көндә берничә сугышу очраклары һәм таксиларга бәяләрнең чамадан тыш артуы турында да хәбәр ителде.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG