Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымның сөргендәге мөфтие Татарстан, Башкортстан, Кавказ мөселманнарын Украинага каршы сугышудан баш тартырга чакырды


Айдер Рустемов
Айдер Рустемов

Мөфти сүзләренчә, бу каршылыклар артында “кемнеңдер геосәяси амбицияләре” ята.

Кырым оккупациясеннән соң Киевта төзелгән Кырым мөселманнарының тагын бер дини идарәсе мөфтие Айдер Рустемов Кавказ, Татарстан, Башкортстан мөселманнарына мөрәҗәгать белән чыкты. Мөфти Русия гаскәре составында торган мөселманнарны Украинага каршы сугышмаска һәм өйләренә кайтып китәргә чакырды.

"Хөрмәтле кардәшләр! Әгәр сез Русия гаскәре белән Украина чигендә булсагыз, өйгә кайтып китү өчен сәбәп табарга мөмкин. Украинага юл тоту – ул йә үтерүгә, йә үлемгә китерүче юл. Аллаһ мондый язмыштан сакласын иде. Сезгә дә, безгә дә башка юл юк. Әгәр сез Украинага басып керсәгез, туры яки читләтеп булса да мөселманнарны үтерәчәксез. Сез монда үз тормышларын, милкен, гаиләләрен, намусын яклаучы мөселманнарга тап булуыгыз бар. Алар үлгән очракта шәһид булачак, иншалла. Ә сез кем буларак үләчәксез?" диде ул.

Аның сүзләренчә, бу каршылыклар артында "кемнеңдер геосәяси амбицияләре" ята.

Рустемов белдергәнчә, Украинада 2 млн мөселман яши. Ул һәрбер өлкәнең үзәгендә ислам үзәкләре, намаз уку йортлары булуын, ислам мәктәпләре һәм бакчалар ачарга мөмкинлек булуы турында әйтә.

Узган елның декабрендә Русия Украина белән чиктә үз кораллы көчләре төркемен арттыруы вазгыятендә "иминлек гарантияләре" таләп итте.

Гыйнварда һәм февральдә сөйләшүләр һәм очрашулар сериясе узды, аларда Русиянең таләпләре турында да, шул ук вакытта Украинага һөҗүм куркынычы турында да фикер алыштылар.

АКШ һәм аның беректәшләре НАТО ишекләренең ачык булуы сәясәтеннән баш тартмаячаклары, әмма атом-төш коралларын чикләү, Европаның көнчыгышында бәрмә кораллар урнаштырмау кебек мәсьәләләр турында фикер алышырга әзер булуларын искәртә.

Русия Украинага һөҗүм әзерләү белән бәйле барлык гаепләүләрне кире кага .

18 февральлә ДНР һәм ЛНР дип аталган төбәкләрдә фетнәчеләр халыкны Русиягә эвакуацияләү турында игълан итте. Моны алар "төбәктә киеренкелек арту" белән аңлатты. Русия президенты Владимир Путин һәрбер качакка 10 мең сум бирергә кушты. Соңрак Татарстан һәм Башкортстан Донбасстан эвакуацияләнүчеләрне кабул итәргә әзерлекләрен белдерде.

Мобилизация һәм эвакуация Донбасста вазгыятьнең кискенләшеп китүе шартларында башкарыла. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасының махсус күзәтү миссиясе төбәктә соңгы көннәрдә атышларның артуын терки.

Фетнәчеләр һәм украин гаскәре әлеге атышларда бер-берсен гаепли. Фетнәчеләр украин гаскәрләре аларның позицияләренә һөҗүм итәргә әзерләнә дип белдерә. Киев моны кискен кире кага.

Украинаның вакытлыча оккупацияләнгән төбәкләрен кире кайтару министры Ирина Верещук халыкны сепаратистлар контролендәге җирләрдән Киев контролендәге җирләргә чыгарга чакырды.

"Без сезне көтәбез. Сезнең яшәр урыныгыз, ашар ризыгыгыз булсын өчен, үзегезне ялгыз хис итмәс өчен бөтен шартларны тудырабыз", дип китерә аның сүзләрен "Украинская правда".

Киевта яшәргә мәҗбүр булган Кырымтатар Мәҗлесе җитәкчелеге Кырымдагы мөфти Эмирали Аблаевны 2014 елдан соң Русия хакимиятләре белән хезмәттәшлек итүдә гаепләп, Кырымда эзәрлекләнгән мөселманнарны якламавын белдереп, хәттә АТР бәйсез кырымтатар телеканылыннан мөселманнар өстеннән ФСБның Кырым бүлегенә язган хатын да күрсәткәннән соң, 2016 елда Украинада Кырым мөселманнарының сөргендәге яңа мөфтие итеп Айдер Рустемов сайланды.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG