Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда яшәүче кешеләр саны 1,3 миллионнан арткан


Казан
Казан

Халык саны ягыннан Татарстан башкаласы 2020 елда ук Русиядә бишенче урындагы шәһәр булган иде.

Казанда яшәүчеләр саны 1,3 миллион кешедән артып киткән – 2021 елда узган җанисәпнең беренчел нәтиҗәләре шундый. Бу хакта шәһәр думасының 2021 ел нәтиҗәләренә багышланган утырышында Казан мэры Илсур Метшин хәбәр итте.

Туучылар саны һәм миграция ярдәмендә, халык саны ягыннан Татарстан башкаласы әле 2020 елда ук Русиянең бишенче урында торучы шәһәре булган иде.

Идел буе федераль бүлгесендә Казан бу күрсәткеч ягыннан икенче ел рәттән беренче урында, икенчедә — Түбән Новгород, өченчедә — Самар, дүртенчедә — Уфа, бишенчедә — Пермь.

🛑 Сез яшәгән илдә Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Безнең бу хакта кулланманы укыгыз.

Русиякүләм җанисәп 15 октябрьдән 14 ноябрьгә кадәр узды. Росстат, беренче нәтиҗәләр 2022 елның гыйнварында игълан ителәчәк дигән иде. Аннан соң акрынлап башка мәгълүмат өстәлә барачак.

Узган елның декабрь ахырында Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, җанисәпнең беренчел нәтиҗәләренә караганда, республикада яшәүчеләрнең саны 4 миллионнан артып китте дип белдергән иде, әмма төгәл нәтиҗәләр соңрак булачак, диде.

Җанисәп анкеталарында кешеләр үзләре теләгән милләт вәкиле булып языла алды. Бу җанисәптә беренче мәртәбә бер кешегә берничә милләтне күрсәтергә мөмкинлек бирелде.

Милләтләр турында мәгълүмат 2022 елның октябрендә көтелә.

🛑 Әгәр сезнең провайдер безнең сайтны томалап куйса, аптырамагыз, телефон йә планшетыгызга Азатлыкның RFE/RL әсбабын йөкләгез (App Store һәм Google Play кибетләрендә бушлай) һәм татар телен сайлагыз. Без анда да ничек бар, шулай!
🌐 Шулай ук, безнең Telegram каналына кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG