Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан умартачыларын яклап Германиядә ялгыз пикет узды


Гөлнур Даутова
Гөлнур Даутова

Европадагы татар хатын-кызларының "Ханым" оешмасы лидеры Гөлнур Даутова "Башкорт умартачыларыннан умарталыкларын тартып алу – безнең җаныбызны, эшебезне һәм керемебезне тартып алу ул", дип саный.

21 февральдә Германиянең Франкфурт шәһәрендә Башкортстан умартачыларын яклап ялгыз пикет узды. Европадагы татар хатын-кызларының "Ханым" оешмасы лидеры Гөлнур Даутова "Башкорт алтынын коткарыгыз" дигән татар һәм алман телендәге шигарь белән чыкты.

Даутова гомеренең күп өлешен Германиядә яши, әмма Башкортстан хакимиятләренең дистәләгән җир кишәрлеген француз инвесторларына умартачылык белән шөгыльләнү өчен арендага бирергә ниятләве турындагы хәбәрләр "аны урамга чыгарга мәҗбүр иткән".

— Умарталыклар белән бәйле вазгыять турында мин кичә Азатлык сайтында укыдым. Соңыннан "Idel.Реалии"-да. Кичә миңа әни шалтыратты, ул Уфада яши. Бөтенесе төшенкелектә һәм ни булуын аңламый. Мин чыкмыйча булдыра алмадым, чөнки элек үзебезнең дә умарталык бар иде. Бал кортлары – минем бала чагым, бу эшне бик яхшы беләм. Башкорт умартачыларыннан умарталыкларын тартып алу – безнең җаныбызны, эшебезне һәм керемебезне тартып алу ул. Бу рәнҗетә, — дип белдергән "Idel.Реалии"-га Гөлнур үзенең чарасы турында.

Быел гыйнвар аеннан Башкортстан умартачылары француз инвесторлары Патрик Һоффман һәм Антуан Менделовичи ширкәтенә умартачылык белән шөгыльләнү өчен дистәләгән җир кишәрлеген бирүгә каршы чыкты.

20 февральдә Ишембай районында җир кишәрлеген француз инвесторларына бирүгә каршы флешмоб узды. Анда меңнән артык кеше җыелды. Алар һәрдаим күмәкләп "Үз җиребезгә үзебез хуҗа" дигән шигар кычкырып торды.

Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов флешмобта катнашучыларны "килештерелмәгән чаралар уздыруда һәм мәсьәләне сәясиләштерүдә" гаепләде.


Җирле җитештерүчеләрне көндәшлек сагайта, ә белгечләр читтән китертелгән бал корты токымнарының, атаклы башкорт бал корты белән кушылуы нәтиҗәсендә җирле кортларга куркыныч янавы турында кисәтә.

5 февральдә умартачылар җыены уздырганнан соң, анда катнашкан кайбер кешеләр полиция бүлегенә китерелде, аларга аңлатмалар яздырдылар.

22 февральгә инициатив төркемнең "Ишембай районы умартачылары җәмгыяте" оештыруга кагылышлы очрашуы ниятләнә.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG