Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов II дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены белән бүләкләнде.
Бу хактагы фәрман хокукый мәгълүмат интернет-порталында чыккан.
Фәрман нигезендә Татарстан президенты республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш кертүе һәм күпъеллык намуслы эше өчен бүләкләнгән.
Гыйнварда Русия президенты Татарстанның дәүләт киңәшчесе һәм республиканың элекке президенты Миңтимер Шәймиевкә Изге апостол Андрей Первозванный орденын тапшырган иде.
- Русиядә президент атамасы төбәк җитәкчеләре арасында бары Татарстанда гына калган иде. 2021 елның сентябрь ахырында Русия думасына "Русия субъектларында җәмәгать хакимиятен оештыруның гомуми принциплары турында"дип аталган канун өлгесе кертелде. Ул төбәк җитәкчеләрен "башлык" дип атауны таләп итә. Канун өлгесен Русия думасының һәм Федерация шурасының дәүләт төзелеше һәм канун чыгару комитетлары башлыклары Павел Крашенинников һәм Андрей Клишас кертте.
- 25 октябрьдә Татарстан Дәүләт шурасы канун өлгесенә бертавыштан каршы чыкты.
- Канун өлгесен Федерация шурасы раслады һәм Русия президенты имзалады. Президент имзалаганнан соң аның Татарстан президенты атамасын бетерү турындагы, төбәк парламентларына һәм хөкүмәтләренә караган маддәләре 2022 елның 1 июненнән гамәлгә керә. Кайбер маддәләр 2023 елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керәчәк.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!