Башкортстанның Ишембай районы умартачысы Кәрим Солтанбаевны 20 февральдә узган флешмобны оештыруда гаепле дип тапканнар. Аны бүген эшеннән мәхкәмәгә полиция алып киткән һәм гаепләү белдерелгән, Солтанбаевка ун мең сум штраф бирелгән.
20 февральдә Ишембай районында җир кишәрлеген француз инвесторларына бирүгә каршы флешмоб узды. Чара Исәкәй һәм Макарова авылларын тоташтырган юлда үтте. Каршылык чарасында мең ярымга якын кеше ара калдырып тере чылбыр булып тезелеп басты, ул берничә чакрымга сузылды.
Башкортстан умартачылары шул рәвешле француз инвесторлары Патрик Һоффман һәм Антуан Менделович ширкәтенә умартачылык белән шөгыльләнү өчен дистәләгән җир кишәрлеген бирүгә каршы чыкты.
Җирле җитештерүчеләрне көндәшлек сагайта, ә белгечләр читтән китертелгән бал корты токымнарының, атаклы башкорт бал корты белән кушылуы нәтиҗәсендә җирле кортларга куркыныч янавы турында кисәтә.
Башкортстан хөкүмәте җитәкчесе урынбасары Азат Бадранов флешмобта катнашучыларны "килештерелмәгән чаралар уздыруда һәм мәсьәләне сәясиләштерүдә" гаепләде.
21 февральдә Германиянең Франкфурт шәһәрендә Башкортстан умартачыларын яклап ялгыз пикет узды. Европадагы татар хатын-кызларының "Ханым" оешмасы лидеры Гөлнур Даутова "Башкорт алтынын коткарыгыз" дигән татар һәм алман телендәге шигарь белән чыкты. "Башкорт умартачыларыннан умарталыкларын тартып алу – безнең җаныбызны, эшебезне һәм керемебезне тартып алу ул. Бу рәнҗетә", дип белдерде ул.
Башкортстан прокуратурасы кушуы белән, Ишембайның районара прокуратурасы, район җирләрендә чит ил токымлы бал кортлары булган умарталыклар урнаштыруны тикшерә башлаган.
Беренчел мәгълүматка күрә, республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы чит ил инвесторларының "Би хеппи" ширкәтенә умарталыклар куерга дип Ишембай районындагы җирләрне арендага бирү өчен аукционнар игълан иткән һәм аларны өлешчә уздырган да.
Тикшерү барышында аукционнар уздыруларына һәм француз инвесторларына җирләрне тапшыруларына хокукый бәя биреләчәк диелә.
🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!