Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Украинага һөҗүме вазгыятендә евро һәм доллар үсте, Мәскәү биржасы сатуларны туктатып тора


Шул ук вакытта Brent нефтенең бер мичкәсе 100 долларга җитте. Бу 2014 елның сентябреннән иң зур күрсәткеч. 

Мәскәү биржасы барлык базарларда сатуны туктатып торуын хәбәр итте.

"Барлык базарларда сатулар туктатыра. Аның яңадан эшли башлавы өстәмә хәбәр ителәчәк", диелә.

Бу игълан Казан вакыты белән 7:52дә ясала. Иртән Русиянең Донбасста хәрби чара башлау вазгыятендә Мәскәү биржасы 11% ишелеп төште.

Мәскәү биржасында сату туктатылганга кадәр евро курсы 95 сумга, доллар – 84 сумга үсте. Мәскәүнең кайбер акча алыштыру урыннарында доллар курсы 100 сумга кадәр җитте, дип яза "Настоящее время".

Шул ук вакытта Brent нефтенең бер мичкәсе 100 долларга җитте. Бу 2014 елның сентябреннән иң зур күрсәткеч.

"Тинькофф" банкы клиентлары Русия банкының рубльдәге хисаплардан доллар хисапларына акча күчерми башлавын хәбәр итте.

24 февраль иртәсендә Владимир Путин Украинада махсус хәрби операция башлануын игълан итте. Украина һәм көнбатыш медиа чаралары Мариуполь, Харьков, Одесса, Днепр һәм Киев тирәләрендә күпсанлы көчле шартлаулар турында хәбәр итә.

Украина президенты Владимир Зеленский бөтен Украинада хәрби хәл кертелүен игълан итте.

🛑 Азатлык сайтын томаласалар, нишләргә? Бу хакта безнең кулланма.
🌐 Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

XS
SM
MD
LG