Украина тышкы эшләр министры Дмитрий Кулеба Русиянең Украинага һөҗүмен "басып алу сугышы" дип атады. Ул моны Twitter-да язды.
Ул Путинны Украинага каршы сугыш башлауда гаепләде.
"Украинаның тыныч шәһәрләренә һөҗүмнәр дәвам итә. Бу - басып алу сугышы", дип язды Кулеба.
Миңнеханов Путин карарына теләктәшлек белдерергә өндәде
Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов Украинага Русиянең һөҗүме уңаеннан татарстаннарга мөрәҗәгать итеп, "без бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш", диде.
Миңнеханов да Украинаның көньяк-көнчыгышында "урыс халкы геноциды дәвам иткәне", "Киев режимы ягыннан Русия иминлегенә куркыныч янаганы", "Украинаның Мински килешүләрен үтәүдән баш тартуы" дигән ялган тезисларны кабатлады. Моңарчы андый белдерүләрне Русия президенты Путин ясаган иде.
— Бу шартларда без бөтен җәмгыятьнең бергә туплануына, бердәмлекне күрсәтергә, ил җитәкчелеге карарына теләктәшлек белдерергә тиеш. Ышанам ки: без яңа каршылыкларны бергә җиңәчәкбез, — диде Миңнеханов.
Украина президенты Владимир Зеленский Русиянең Украинага каршы һөҗүм башлау сәбәпле дөнья лидерларын Путинга каршы коалиция төзергә өндәде.
Зеленский твиттерда АКШ президенты Джо Байденга, Германия канцлеры Олаф Шольцка, Британия премьер-министры Борис Джонсонга һәм башка Көнбатыш лидерларына язды һәм кичекмәстән Путинны туктатырга чакырды.
"Мин Путинны, Украинага һәм дөньяга каршы сугышны кичекмәстән туктатырга чакырам. Путинга каршы коалиция булдырыйк. Тиз арада санкцияләр, ә Украинага саклану һәм финанс ярдәме. Һава киңлеген ябу. Дөнья Русияне тынычлыкка мәҗбүр итәргә тиеш", дип язды Зеленский.
Украина Русия белән барлык дипломатик мөнәсәбәтләрне өзгән. Моның хакта ил президенты Владимир Зеленский белдерде.
Үзенең чираттагы белдерүендә Зеленский Украина гаскәре авыр көрәш алып баруын, "Донбасста һәм көнчыгышта, төньякта, көньякта һөҗүмнәрдән" яклануын әйтте. "Дошман зур югалтуларга дучар булды", диде ул.
Украина саклану министрлыгы илнең көнчыгышындагы Крамоторски шәһәре янында Русиянең алтынчы очкычын бәреп төшерүен белдерә. Бу турыда Укринформ агентылыгы хәбәр итте.
Элегрәк министрлык Русиянең Украинага һөҗүм иткән биш очкычы һәм ике танкы юк ителүе турында белдергән иде.
Татар-башкорт дөньясында Путин сугышына мөнәсәбәт белдерү башланды
Башкорт IT-белгече Илдар Киньябулатов бу сугышны "кардәш илгә каршы канлы һәм мәгънәсез" дип атады:
Активист Галия Миргалеева сугышның Русия халкының күпчелеге хуплавы белән уза дип язып чыкты:
Журналист Рәмис Латыйпов хәзерге хәлләрдән ни булып бетәсен беркем дә фаразлый алмый ди: "Санкцияләр. Качаклар. Табутлар...":
"Гыйлем" берләшмәсе җитәкчесе Айдар Шәйхин:
"Татар ата-аналары" активисты Айсылу Галиева "сугыш кирәкми!" өндәмәсен чыгарган:
Украина президенты Владимир Зеленский яңа мөрәҗәгать белән чыкты
Ул ил халкын паникага бирелмәскә һәм хәрби көчләргә кирәкле теләктәшлек күрсәтергә өндәде. Чит илләрдә яшәүче украиннарга мөрәҗәгать итеп, ул аларның ярдәме кирәк булуын әйтте: "Сез зур көч. Сез безгә хәзер бик кирәк", диде ул.
Ил президенты дөнья илләре башлыклары белән сөйләшүен, АКШ президенты Джо Байден белән "антипутин коалициясе" булдыруын килешү турында әйтте.
Зеленский Украина халкына һәр сәгать мөрәҗәгать итәчәген белдерде. "Күп фейклар" таралган чакта рәсми чыганаклардан мәгълүмат бик мөһим, диде ул.