Җырчы Земфира сугышка каршы чыкты
24 февраль кичендә Мәскәүдә узган концертында җырчы Земфира "бездә барыбызда да җиңел булмаган көн булды" дигән һәм "Атмагыз" ("Не стреляйте") җырын башкарган.
Төнлә исә җырчы социаль челтәрләрдә "миңа моңсу, авыр, мин елыйм, мин сугышны теләмим. Һәм мин куркак түгел" дип язып чыккан.
Украина президенты Бухарест килешүенең 9 иленә мөрәҗәгать итеп, Киевка саклану ярдәм бирүен сорады.
"Бу хакта Польша президенты Анджей Дуда белән сөйләштем. Без Русияне килешүләр өстәле янына утыртырга тиеш. Безгә сугышка каршы коалиция кирәк", дип язды Владимир Зеленский Twitter-ында.
Бухарест килешүе (Bucharest Nine, B9) Үзәк һәм Көнчыгыш Европа илләрен берләштерә, аңа Болгария, Маҗарстан, Эстония, Литва, Латвия, Польша, Романия, Словакия, Чехия керә.
Русия һава һөҗүменнән метрога сыенган Киев халкы турында безнең фотогалереяны карагыз
Европа берлеге Русиягә каршы яңа чикләүләр турында килеште
Европа берлеге илләре җитәкчеләре Мәскәүгә каршы яңа чикләүләр турында килеште. Чикләүләр Русиянең энергетикасына, транспортына, тыныч максатларда да, корал җитештерүдә дә кулланылырдай ике билгеләнешле тауарларга, кайбер виза мәсьәләләренә кагылачак. Шулай ук Брюссель физик затларның "кара исемлеген" киңәйтәчәк. Нечкәлекләре әлегә ачыкланмады. Тулырак биредә укый аласыз.
Киевта халык метрода сыену эзли
25 февраль иртәсендә Киевта һава кисәтүе игълан ителгән. Зеленский да Русиянең Киевта торак кварталларга утка тотуын хәбәр итте. Халыкның бер өлеше метрода сыену эзли. УНИАН "Оболонь" метро станциясендә хәзер ни булганын күрсәтә:
Киевка төньяктан якынлашучы танкларны туктату өчен Украина күперне шартлаткан
Киевның төньягында Чернобыль ягыннан килүче Русия танклары колоннасын туктату өчен Украина хәрбиләре күперне шартлаткан.
Укринформ хәбәр агентлыгы белдерүенчә, Украина президенты идарәсе агентлыкка Русия танкларының Украина каршылыгын узып, Днепр ярындагы Вышгород бистәсе ягыннан Киевка таба килүен раслаган.
Агентлык соравына: "Танклар килә. Сугышабыз. Бәрелешләр бара", дип җавап биргәннәр.
Украина хәрби көчләре генераль штабы исә агентлыкка танклар колоннасының туктатылуын белдергән, "Күперне шартлаттык, туктаттык", дигәннәр.
Зеленский хәзерге хәлләрне 1941 ел белән чагыштырды
Украина президенты Владимир Зеленский 25 февраль иртәсендә яңа мөрәҗәгать белән чыкты. Ул да Русиянең Киевта торак йортларны утка тотуын хәбәр итте. Хәзерге хәлне ул 1941 ел белән чагыштырды.
Зеленский русияләргә дә мөрәҗәгать итеп, "без протест чараларына чыгучы кешеләрне күрәбез. Димәк, сез безне ишеттегез, сез безгә ышанасыз", диде. Ул русияләрне Украина өчен, сугышка каршы көрәшергә өндәде.
Моннан тыш президент украиннарны бер-беренә азык-төлек, сыену эзләү һәм мәгълүмат белән ярдәм итәргә чакырды.