Тәлгать Таҗетдин сугышны хуплады
Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте сайтында нәзарәт рәисе Тәлгать Таҗетдиннең, Украинага каршы сугыш башлаган өчен, Русия президенты Владимир Путинга хуплау һәм рәхмәт сүзләре язылган белдерүе чыкты.
Таҗетдин Путинга, "ДНР" һәм "ЛНР"ның бәйсезлеген таныган өчен, "Русиянең миллионнарча мөселманы" исеменнән рәхмәт әйтә һәм Украинада "халыкны яклау, демилитаризация һәм күп газаплар кичергән төбәктә нацизм барлыкка килү куркынычын бетерү өчен, Украина җирләрендә махсус хәрби операция уздыру карарын ихластан хуплыйбыз" дип яза мөфти.
Монда тулырак.
Журналист, "Безнең гәҗит" мөхәррире Илфат Фәйзрахманов үзенең Facebook сәхифәсендә сугышка протест белдерде, "сугыш ярасы озак әрниячәк" диде:
Русия армиясе Киевны утка тота, тыныч халык мөмкин булган урыннарга сыенырга тырыша.
Язучы Шамил Идиятуллин татар телен өйрәнү төркемнәренә игътибар итте:
Русия саклану министрлыгының соңгы рәсми белдерүләре:
- Русия хәрбиләре Киевтан 25 километр ераклыкта урнашкан "Гостомель" һава аланын яулап алган.
- Киев Русия хәрбиләре тарафыннан көнбатыш яктан тулысынча блокланган. Моннан тыш Чернигов шәһәре дә блокланган.
- Украинаның 200дән артык хәрбие үтерелгән. Русия хәрбиләре арасында янәсе югалту юк, дип белдерә Русия саклану министрлыгы.
Русиянең Украинага агрессиясе сәбәпле Роскомнадзор матбугат чараларына цензура кертте, Русия ягы биргән мәгълүмат тулысынча ышанычлы була алмый.
БМО: Украинада тыныч халык арасында кимендә 25 кеше үтерелгән, 100дән артык кеше яраланган
Русиянең Украинага һөҗүме нәтиҗәсендә тыныч халык арасында кимендә 25 кеше һәлак булган, 102 кеше яраланган. Моның хакта Берләшкән милләтләр оешмасына сылтанып Sky News хәбәр итә.
Әлеге саннарның якынча булуы һәм һәлак булучылар, яраланучылар саны күпкә күбрәк булуы мөмкин диелә.
Зеленский тагын Путинны сөйләшергә чакыра
Украина президенты Владимир Зеленский, кешеләрнең үлүен туктату өчен, Русия президенты Владимир Путинны сөйләшүгә чакырды.
Җомга көнне чираттагы мөрәҗәгатендә Зеленскийның шундый тәкъдим ясавын хәбәр итә Укринформ.
— Тагын бер мәртәбә Русия федерациясе президентына мөрәҗәгать итәргә телим. Украинаның бөтен җирләрендә бәрелешләр бара. Әйдәгез, кешеләрнең үлүен туктату өчен, сөйләшүләр өстәле янына утырыйк, — дигән Украина президенты.
Дөнья банкы Украинага ашыгыч ярдәм әзерли
Дөнья банкы Украинага ашыгыч ярдәм бирергә әзер һәм мондый ярдәмнең төрләрен карый, шулай ук тиз арада финанслауны әзерли.
— Украинада баручы вакыйгаларның нәтиҗәсе булган, шок хәленә китерүче көч кулланулар һәм кешеләрнең үлеменнән Дөнья банкының коты алына. Без Украинаның күптәнге партнерлары һәм әлеге кискен мизгелдә аның халкын яклыйбыз, — дип язды Дөнья банкы президенты Дэвид Малпасс махсус мөрәҗәгатендә.
Монда тулырак.