Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

09:22 27.2.2022

Якшәмбе иртәсенә Украинада хәрби вазгыять:

  • Киевта тыныч. Башкаланы тулысынча Украина армиясе контроль итә. "Төнлә диверсион төркемнәр белән берничә бәрелеш булып алды", диде Киев шәһәр идарәсе башлыгының урынбасары Николай Поворозник.
  • Харьков хакимите шәһәргә Русия гаскәре кергән дип игълан итте. Украина көчләре каршылык күрсәтә диелә.
  • Русия саклану министрлыгы Херсон һәм Бердянск шәһәрләре "тулысынча блокланган", дип игълан итте. Моннан тыш министрлык Геничевск һәм Чернобаевка һава аланы аларның контролендә дип белдерде.
09:16 27.2.2022

Төнлә Еврокомиссия башлыгы Урсула фон дер Ляйен Русиягә каршы яңа санкцияләр игълан итте:

  • Кайбер Русия банклары SWIFT халыкара банклар арасындагы системнан чыгарылачак. Бу чикләү санкцияләргә эләккән банкларга кагылачак, дип көтелә.
  • Европа Русия Үзәк банкы активларын туңдыра.
  • Европа берлеге Русия олигархларына базарларда финанс активларны куллануны тию юнәлешендә эшли.
  • Русияләргә Европага инвестиция кертеп, аның өчен ватандашлык алу мөмкинлеге юкка чыгачак.

"Путин Украинаны юкка чыгару юлына басты. Ләкин ул кылган гамәлләр чынбарлыкта аның үз иленең киләчәген дә юкка чыгара", диде Төнлә Еврокомиссия башлыгы

22:05 26.2.2022

Кичке 10га төп хәбәрләр

  • Сәяхәтләр турында "Орел и решка" украин тапшыруы "Пятница" телеканалында күрсәтелми башлаячак.
  • Русия Румыния, Болгарстан, Польша һәм Чехия өчен һава киңлеген япты.
  • Словения, Румыния, Литва, Латвия һәм Эстония Русия очкычлары өчен һава киңлеген яба. Элегрәк мондый карарны Чехия, Польша һәм Болгарстан кабул иткән иде. AirBaltic Русиягә очышларны 26 мартка кадәр туктатып тора.
  • БМО мәгълүматынча, 150 меңгән артык украин Украинадан киткән, аларның яртысы Польшада.
  • Украина хакимиятләре хәбәренчә, Русяине SWIFT халыкара банкара системыннан өзәргә җыеналар.
  • Зеленский Офисы Русиянең 3500 хәрбие һәлак булуы турында белдерде. Русия һәлак булучылар турында бернинди дә мәгълүмат бирми.
  • Украина сәламәтлек саклау министрлыгы 198 гади кешенең һәлак булуын белдерде.
  • Иртән Киевта ракет күп катлы торак йортка эләкте, яраланучылар бар. Русия саклану министрлыгы торак кварталларга һөҗүм ясамыйбыз диде.
21:52 26.2.2022

Кинорежиссер Рияз Исхаков Кинематографистлар берлегеннән чыга

Ул моны, аерым алганда, берлек башлыгы һәм әгъзаларының Украинадагы сугышны хуплаулары белән дә аңлата.

"Бу Русия кинематографистлар берлеге. Аның рәисе - алыштыргысыз Никита Михалков. Режиссер һәм функционер, Украина белән сугышны хуплый. Михалков Мәскәүдә утыра, минем аны бер тапкыр да күргәнем булмады, ләкин Уфада аның шәкертләре белән аралашырга туры килә. Бу аралашу күптән инде профессиональ сыйфатта түгел, чөнки Башкортстанда кино төшерелми. Яхшы белгечләр Мәскәүгә кача, ә Уфада калучылар кино чатында тавык сату яки бер фильм да төшермәгән хезмәттәш истәлегенә китап чыгару турында сөйләшә. Оешманың әз генә дә иреге һәм профессиональ юнәлеше юк дип саныйм. Барысы да башкорт бүлекчәсенең рәисе Зөһрә Буракаеваның Ак йорттагы кураторы белән бәйләнешләреннән тора. Иң куркынычы - кино төшерергә, кино сәнгатен тамашачыга җиткерергә тиешле коллегалар Украинадагы сугышны хуплый! Мин Берлек чатында сораштыру уздырдым һәм күңелем кайтты. Бары тик ике генә кеше Украинадагы хәлләргә ачуын белдерде. Калганнар дәшми яки сугышны аклый. Мин мондый кинемотаграфистлар берлегеннән чыгам", дип язган режиссер.

Рияз Исхаков Берлектә 1997 елдан бирле торган.

19:01 26.2.2022

Русиянең мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре ачык хат язып Русияне Украинадагы сугышны туктатырга чакырды

"Без, рәссамнар, архитекторлар, тәнкыйтьчеләр, сәнгать белгечләре, сәнгать менеджерлары – Русия Федерациясе сәнгать һәм мәдәният вәкилләре - Украина халкы белән абсолют теләктәшлекне белдерәбез һәм "Сугышка юк!" дибез. Без кичекмәстән барлык хәрби хәрәкәтләрне туктатуны, гаскәрләрне Украинадан чыгаруны һәм тыныч сөйләшүләр уздыруны таләп итәбез ", диелә хатта.

"24 февраль Русия Украинаның бөтен территориясендә кинәт ачыктан ачык агрессив хәрби һөҗүм башлады, аның сәбәбе итеп "үзбилгеләнгән Донецки һәм Луһански халык республикалары халкын яклау" дип атады. Хәрби гамәлләр Украинаның бөтен территориясендә һәм аның эре шәһәрләрендә алып барыла: Киев, Львов, Харьков, Одесса һәм башкалар. Бу шәһәрләрдә яшәүчеләр арасында – бик күп туганнарыбыз, дусларыбыз, танышларыбыз һәм хезмәттәшләребез. Без 2014 елдан бирле Украина – суверен һәм бәйсез дәүләт белән барган бу сугышны туктатырга һәм аның белән нигезле һәм тигез шартларда сөйләшүләр алып баруны таләп итәбез ", дип белдерә хат авторлары.

Хат астында 4,5 мең имза калдырылган. Алар арасында Казанның җәмигъ мәчете проектын ясауда катнашкан архитектор Альберт Гыйлманов, режиссер Хәлил Әхмәтҗанов, сәнгать тарихчысы Луиза Низамова да бар.

18:32 26.2.2022

Төркия үз җирлегендә Украина белән Русия арасында сөйләшүләр уздырырга тәкъдим иткән

Шул ук вакытта Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглы Русия тышкы эшләр министры Сергей Лавров белән телефоннан сөйләшкәндә Украинада хәрби гамәлләр кылуны туктатырга чакырган дип яза Reuters.

17:41 26.2.2022

Украина Русия белән сөйләшүләрдән баш тарткан

Чөнки Русия таләпләре кабул итәрлек түгел һәм алар капитуляциягә мәҗбүр итә иде дип белдергән Украина президенты Офисы башлыгы киңәшчесе Алексей Арестович.

"Тынычлык килешүе Мәскәү шартларында түгел, Киев шартларында булачагына ишарә ясадык", дигән Арестович.

Элегрәк Русия президенты сүзчесе Дмитрий Песков сөйләшүләр көтелә дип Путин 25 февральдә Украинада Русия гаскәрләренең хәрәкәтен туктатып тору фәрманы биргән дигән иде. Әмма Украина сөйләшүләрдән баш тарткан, шуңа күрә 26 февральдә "төп көчләрнең хәрәкәте дәвам ителгән". "Хәрәкәтнең туктап торуы" турындагы сүзләр төнлә барган хәлләргә туры килми: төнлә Русия гаскәрләре Киев һәм башка шәһәрләгә һөҗүмнәр ясады.

17:23 26.2.2022

Татар брендлары Инстаграмнан Телеграмга һәм башка социаль челтәрләргә күчә башлады

Роскомнадзор Русиядә Facebook-ны "өлешчә" чикли башлауны игълан итте. Ә моңа кадәр Facebook РИА Новости, Газета.ру, Лента.ру, Звезда телеканалы аккаунтларын чикләгән иде.

дәвам

XS
SM
MD
LG