Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сугыш көндәлеге. Беренче 85 көн

🔸 24 февраль иртәсендә Русия президенты Владимир Путин Украинага каршы сугыш башлады.

🔸 Азатлык 85 көн буена бу сугыш тирәсендәге иң мөһим вакыйгаларны җанлы блогта теркәп барды.

🔸 Шушы вакыт эчендә анда 1200ләп пост дөнья күрде, аларны меңнәрчә кеше карады.

🔸 Көн саен яңа корбаннар, җимерү, югалтулар китерүче мәгънәсез сугыш дәвам итә, аның очы-кырые күренми.

🔸 Әлегә без җанлы блогны туктатып торабыз, сугыш тирәсендәге вакыйгаларны сайттагы хәбәрләрдә, язмаларда, социаль челтәрләрдә, телеграм каналында яктыртуны дәвам итәрбез.

Бездән аерылмагыз!

16:04 6.3.2022

24 февральдә Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән бирле, аннан миллион ярым кеше эвакуацияләнгән яисә качып киткән. Бу хакта үз Твиттерында Берләшкән милләтләр оешмасының качаклар эше өлкән комиссары Филиппо Гранди хәбәр итте.

"Бу Икенче дөнья сугышыннан бирле Европада качаклар белән бәйле иң масштаблы кризис", дип язды Гранди.

13:41 6.3.2022

13.30 сәгатькә кыскача хәбәрләр:

  • Русия шәһәрләрендә 6нчы мартка билгеләнгән Украинадагы сугышка каршы протест чараларында ким дигәндә 180 кеше тоткарланган.
  • Казанда активист Тимур Төхвәтуллин өенә полиция килгән. Тимур үзе сугышка каршы узган пикеттан соң ун тәүлекка сак астына алынган иде. Казанда тагын бер тентү активист Әмирхан Софронов фатирында узды.
  • Уфада Ленин урамындагы "Башкортостан" дәүләт концерт залы бинасы янындагы каршылык чарасында шушы көннәрдә "Коммерсант-Уфа" басмасындагы эшеннән киткән Дарья Кучеренко белән Rus News каналының "Пресса" дип язылган киемнән һәм редакция таныклыгы булган хәбәрче Ольга Комлева тоткарланганнар. Кучеренко һәм Комлева белән бергә полиция машинасында Уфадагы акциядә катнашкан тагын уннан артык тоткарланучы булган.
  • Украина баш хәрби штабы 24 февральдән бирле һәлак булган 11 мең Русия хәрбие турында хәбәр итә. Әлеге мәгълүматлар аныклана, санау эше хәрби хәрәкәтләрнең бик кызу баруы аркасында катлаулана, диелә хәбәрдә.
  • Украина сугышы аркасында Visa һәм Mastercard түләү системнары 6нчы марттан Русия банклары белән хезмәттәшлеген туктата. Бу әлеге системнарга ялганган Русия карталары – чит илдә, ә чит ил карталары Русиядә эшләмәячәк дигәнне аңлата.
  • Украина президенты Владимир Зеленский АКШ сенаторлары белән видео-очрашу вакытында Русиягә каршы нефть эмбаргосын кертүне сорады.
  • Мариупольдә сәгать 10нан 21 сәгатькә кадәр тынлык тәртибе урнаштырылды, 12:00дән – халыкны эвакуацияләү башланачак дип әйтте шәһәр шурасы. 5 мартта игълан ителгән эвакуация булмады. Мариупольнең шәһәр идарәсе хәбәр иткәнчә, Русия ягы тынлык режимын сакламый, шәһәр һәм тирә-якны утка тотуны дәвам итә. Русия Саклану министрлыгында Украина ягын да шул ук нәрсәдә гаеплиләр.
  • Русия гаскәрләре тарафыннан кулга алынган Луһански өлкәсенең торак пунктларында коралланган төркемнәр халыкны канунсыз мәҗбүри паспортлаштыра башлады. Бу хакта Украина омбудсмены Людмила Денисова хәбәр итте.
  • Украина иминлек хезмәте "Русия һәм Беларус тарафлы пропаганда алып баручы" ике бертуган Беларус ватандашларын тотуы турында хәбәр итте. Алар Русия һәм Беларусның махсус хезмәтләре белән эш итүдә шикләнелә. Азатлык радиосының беларус хезмәте хәбәр итүенчә, бу Беларусның Волынск төбәге берлеге җитәкчеләре Михаил һәм Александр Кононовичлар булуы мөмкин.

13:36 6.3.2022

Украина иминлек хезмәте "Русия һәм Беларус тарафлы пропаганда алып баручы" ике бертуган Беларус ватандашларын тотуы турында хәбәр итте. Алар Русия һәм Беларусның махсус хезмәтләре белән эш итүдә шикләнелә.

Азатлык радиосының беларус хезмәте хәбәр итүенчә, бу Беларусның Волынск төбәге берлеге җитәкчеләре Михаил һәм Александр Кононовичлар булуы мөмкин. 2022 елның гыйнварында, Беларусның Украинадагы илчесе Игорь Сокол алар белән очрашып, Беларус президенты Александр Лукашенка тәкъдиме белән беларус Конституциясенә кертелгән үзгәрешләр турында фикер алышканнар иде.

12:40 6.3.2022

Мариупольдә 10нан 21 сәгатькә кадәр тынлык тәртибе урнаштырыла, 12:00дән – халыкны эвакуацияләү башланачак, дип хәбәр итте шәһәр шурасы. 5 мартта игълан ителгән эвакуация булмады. Мариупольнең шәһәр идарәсе хәбәр иткәнчә, Русия ягы тынлык режимын сакламый, шәһәр һәм тирә-якны утка тотуны дәвам итә. Русия Саклану министрлыгында Украина ягын да шул ук нәрсәдә гаеплиләр.

11:58 6.3.2022

Русиядә 6 мартка билгеләнгән Украинадагы сугышка каршы акцияләр уза. Аларда инде 150дән артык кеше тоткарланган: Иркутскида - ким дигәндә 54 кеше, дип хәбәр итә ОВД-инфо; Владивостокта - ким дигәндә, 20 кеше, Новосибирскида – якынча 75 кеше, дип хәбәр итә "Тайга.инфо", Хабаровскида – ким дигәндә 9 кеше, Улан-Удэда – 4 тоткарланучы, Краснодарда сугышка каршы акция анонсы аркасында активист Валерий Чугуновны кулга алганнар. Шулай ук тоткарланучылар Мәскәү, Томски, Кемерово, Новокузнецки, Петропавловски-Камчатскида да бар. Сугышка каршы акцияләр Мәскәү вакыты белән 14.00 сәгатькә анонсланган. Новосибирски һәм Самарда "А если честно" мәгълүмат агентлыгы хезмәткәрләре һәм "Новосибирск 2020" коалициясе депутатлары ярдәмчеләрендә тентүләр уза.

11:54 6.3.2022

Украина Русиянең хәрби әсирләре өчен лагерьлар булдырырга планлаштыра, дип белдерде Украина президентының Офис башлыгы киңәшчесе Алексей Арестович элеккеге Русия адвокаты Марк Фейгинның youtube каналына интервьюда. Бу хакта BBC яза. "Без Женева конвенциясенең барлык таләпләре нигезендә әсирләрне үзәкләштерелгән рәвештә җыярга карар кылдык", - дип белдерде Арестович.

Аның сүзләренчә, тоткарланучылар яки кулга алынучылар сыйфатында тоту инде мөмкин түгел, чөнки алар йөзләрчә. Элегрәк Русия омбудсмены Татьяна Москалькова Кызыл Хач оешмасыннан Украинадагы Русия хәрби әсирләрен яклауда ярдәм итүне сорады.

11:19 6.3.2022

Украина сугышы аркасында Visa һәм Mastercard түләү системнары 6 марттан Русия банклары белән хезмәттәшлеген туктатачак. Бу әлеге системнарга ялганган Русия карталары – чит илдә, ә чит ил карталары Русиядә эшләмәячәк дигәнне аңлата. Элегрәк Русия банклары белән эшләвен туктатып торачагын American Express хәбәр иткән иде.

03:40 6.3.2022

Кырымтатар җырчысы Җамала Украинага ярдәмгә 67 миллион евро җыйды

Танылган җырчы Берлинда Германиянең Евровидениегә сайлау финалында чакырылган кунак буларак чыгыш ясады. Чыгыш вакытында тамашачылар SMS хәбәрләр җибәреп тупланган акча Украинаны саклаучыларга җибәреләчәк.

Җамала кырымтатар сөргененә багышланган 1944 җырын башкарды. Бу җыры белән ул 2016 елда Евровидение бәйгесендә җиңгән иде.​

"Кызганычка каршы, 1944 җыры минем өчен хәзер яңа мәгънәгә ия булды. Әмма без җиңәчәкбез. Янә җиңәчәкбез", — дип язды Җамала үзенең Instagram битендә.

"Хәзер Украинада барган хәлләр — кризис түгел. Бу — "хәрби операция" дә түгел. Бу — бер кагыйдәсез тулы масштаблы сугыш. Бүген Русия дөньяны техноген катастрофа куркынычы астына куйды.

Мин Европаның барлык илләрен Русия агрессиясенә каршы берләшергә чакырам — украиннар хәзер үз өендә нәкъ шуны эшли" дип язды җырчы.

дәвам

XS
SM
MD
LG