Русиягә карата 5,5 мең санкция кертелгән
Иң күбен Швейцария керткән. Castellum.ai чикләүләрне күзәтеп баручы оешма мәгълүматына караганда, ДНР һәм ЛНРны таныганнан соң Русиягә 2,8 мең яңа санкция кертелгән.
Чикләүләрге эләгүче илләр бишлеге болайрак:
Русия - 5,5 мең
Иран - 3,6 мең
Сүрия - 2,6 мең
Төньяк Корея - 2,1 мең
Венесуэла - 0,7 мең
АКШның Чикаго шәһәрендә татарлар һәм кырымтатарлар Украинаны яклап, Путин сугышына каршылык белдереп митингка чыккан. Бу хакта Булат Фатыйхов үзенең Инсаграм аккаунтында язды.
"Ышана алмыйм, ләкин без шундый чынбарлыкта яшибез ки, минем туган илем урыс дөньясын яклау сылтавы белән күршесенә басып керде… Бу Русиянең үзендә Путин мәктәпләрне һәм хастаханәләрне ябып үз халкына геноцид ясаганда, ковидтан артык үлемнәр саны бер миллионнан артып киткән вакытта, СПИД эпидемиясе Русиядә Африкадан да начаррак булган чорда, кешеләр эчкечелектән, яман шештән, начар экологиядән һәм пычрак судан үлгән вакытта бара. Мәктәпләрдә милли телләрне өйрәнергә тыйганда, Русиянең азсанлы халыкларын һәм аларның мәдәниятен юк иткәндә. Ирекле матбугат һәм телевидение тамырыннан корытылды…", дип язды Фатыйхов.
YouTube Русиянең телевидение алып баручысы Владимир Соловьёвның "Соловьёв Live" каналын, шулай ук аның "Владимир Соловьёв белән якшәмбе киче" тапшыруының каналын томалаган.
Алып баручы бу карарларны "сугыш игълан итү" дип атады һәм YouTube-ны Русиядә ябарга чакырды. Шул ук вакытта ул, эфир алдыннан үзенең социаль челтәрләрендә трансляциягә сылтамалар куеп, YouTube-та үзенең шоуын дәвам итәчәген белдерде.
Алданрак YouTube Русиянең Russia Today мәгълүмат челтәренә караган берничә каналны бетергән иде.
Русия Донецки һәм Луһански "халык республикалары" дип аталучы фетнәчел төбәкләрнең бәйсезлеген таныганнан соң, февраль ахырында, Владимир Соловьёв кебек үк, Russia Today-ның җитәкчесе Маргарита Симоньян да Европа берлеге санкцияләренә эләкте.
Чит ил ширкәтләре Русиядән китүен яки эшчәнлеген туктатып торуын дәвам итә.
Procter & Gamble да Русиягә яңа инвестицияләр кертми торачак, реклама бирүне туктатачак һәм тауарларның бик әзен генә калдырачак.
P&G теш пасталары, шампунь, кер юуу порошоклары, ә иң мөһиме бик уңайлы бала подгузниклары, хатын-кыз чүпрәкләре чыгара иде. Шулай ук ул Русиянең иң зур инвесторларының берсе, хәйриягә дә күп акча бүлә иде.
8 март иртәсенә китүчеләрән тагын OBI, Adidas, Fitch, Estee Lauder да бар.
Кличко дөнья руханиларын Киевка чакырды
Украинаның танылган боксчысы, элекке дөнья чемпионы Владимир Кличко дөнья руханиларына мөрәҗәгать итеп, аларны Киевка килергә, Украина халкына теләктәшлек, мәрхәмәтлелек, рухи берләшү күрсәтергә һәм Киевны "кешелеклелек, рухилык һәм тынычлык башкаласы" итәргә чакырды.
Владимир Кличконың абыйсы - шулай ук танылган боксчысы, элекке дөнья чемпионы Виталий Кличко хәзерге вакытта Киев мэры вазифасын башкара.
Кайбер мөһим хәбәрләр кыскача
- Урыс-украин сөйләшүләренең өченче раундында Украинаның Русия һөҗүменә дучар өлешләреннән тыныч халыкны чыгару өчен "һуманитар коридорлар логистикасы мәсьәләсендә кайбер уңай нәтиҗәләр булуы хәбәр ителә.
- 10 мартта Төркиянең Анталия шәһәрендә Русия һәм Украина тышкы эшләр министрлары – Сергей Лавров һәм Дмитрий Кулеба очрашып сөйләшәчәк.
- БМОның Һаагадагы мәхкәмәсе Украинаның Русиягә каршы дәгъвасын карый башлады.
- Харьков күгендә Русиянең Су-34 хәрби очкычы бәреп төшерелү дәлилләре чыкты.
- Украина мөселманнарының "Өммәт" диния нәзарәте башлыгы Сәид Исмәгыйлев Русия мөселманнарын "Путин хакимиятен хупламаска" чакырды.
- Дөнья илләре умартачыларның бу җәйдә Башкортстанда көтелгән "Апимондия" халыкара форумы Русия агрессиясе сәбәпле узмаячак.
- Русия гаскәрләре Украинага бәреп кергәннән соң, Русиядән кимендә 150 журналист киткән.
Украина-Беларус чигендә урыс-украин сөйләшүләренең өченче раунды төгәләнде. Украина президенты киңәшчесе, әлеге сөйләшүләрдә катнашкан Михаил Подоляк, "һуманитар коридорларның логистикасы мәсьәләсендә кайбер уңай нәтиҗәләр бар. Аларга үзгәрешләр кертеләчәк, һәм без Русия федерациясе агрессиясеннән зыян күрүче кешеләргә нәтиҗәлерәк ярдәм итә алырбыз", дип белдерде. Русия делегациясен җитәкләгән Владимир Мединский сүзләренә караганда, коридорлар иртәгәдән ачылырга мөмкин. Монда тулырак.
10 мартта Анталиядә Русия һәм Украина тышкы эшләр министрлары очрашачак
10 мартта Төркиянең Анталия шәһәрендә Русия һәм Украина тышкы эшләр министрлары – Сергей Лавров һәм Дмитрий Кулеба очрашып сөйләшәчәк. Бу хакта Төркия тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу белдерде. Моны Русия тышкы эшләр министрлыгында да расладылар. Аларның ни хакында сөйләшәчәге әйтелми.
Русиянең Украинага сугыш башлавыннан соң, Төркия арадашчы ролен уйнарга тырыша, аның президенты Рәҗәп Эрдоган ике илнең дә президентлары белән телефоннан сөйләште һәм Владимир Путин белән Владимир Зеленскийның очрашуын оештырырга әзер булуын белдерде. Төркия Украинаның бербөтенлеген хуплый һәм аны корал белән тәэмин итә, әмма шул ук вакытта, Русиягә каршы санкцияләр кертүдән баш тарта. Монда тулырак.